Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Яңа Чишмәдә пенсионерлар арасында XII Республика спартакиадасының беренче этабы булып узган

    Чара 17 майда «Олимп» УСЗда булып узган, ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган.

    Ярышларда Акбүре, Буревестник һәм Красный Октябрь авыл җирлекләреннән тыш, безнең районның 45 пенсионеры катнашкан. Спартакиадада өстәл теннисы, дартс, җиңел атлетика, пуля белән ату, йөзү һәм катнаш эстафета кебек спорт төрләре буенча ярышканнар.
    Бәйрәм чарада катнашучылар парады белән башланып киткән, анда сәламләү сүзләре белән Яңа Чишмә районы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов, РПСның җирле бүлек рәисе А. Н. Козлова, клиентлар хезмәте җитәкчесе (бүлек хокукларында) Л.Н. Хираҗевалар чыгыш ясаган, алар барлык спорт сөючеләрне Җиңү көне белән котлаганнар, сәламәтлек, шатлык, активлык һәм спортта җиңүләр теләгәннәр.
    Ярышларның баш тренеры Сергей Финагентов катнашучыларны сәламләп, программа белән таныштырган. Аннан соң ярышларда призлы урыннар алу өчен көрәш башланган. Спортчылар арасында мишеньга ату аеруча зур кызыксыну уяткан, әлеге спорт төрендә 45 катнашучының 35е үз көчләрен сынап караган. 
    Киеренке көрәш нәтиҗәсендә иң көчле булып чыкканнарның исемнәрен түбәндә атыйбыз:
    -пуля белән ату буенча - Бакташ авылыннан Рамил Фәттахов һәм Горшководан Надежда Панфилова;
    -өстәл теннисы буенча - Зирекле авылыннан Сәфәров Зөфәр һәм Петропавел Бистәсенән Анна Ерохина; 
    -дартс буенча - Петропавел Бистәсеннән Валерий Ильин һәм Яңа Чишмәдән Екатерина Бочарова;
    - җиңел атлетика буенча - Акъяр авылыннан Минзаһир Шәмсетдинов һәм Екатерина Бистәсеннән Любовь Бадяева;
    - йөзү буенча - Минзаһир Шәмсетдинов һәм Яңа Чишмәдән Мөслимә Шиһапова. 
    Җиңүчеләр командасы безнең район данын 27 майда Казан шәһәрендә узачак финал ярышларында яклаячак.
    Чыннан да, өлкәннәр өчен оештырылган спорт бәйрәме уңышлы узган. Район җитәкчелегенә, АҖ башлыкларына, шулай ук спорт мәктәбе директоры Ольга Роменскаяга, тренерларга һәм спорт мәктәбе хезмәткәрләренә Спартакиаданы оештырган өчен аерым рәхмәт әйтәсе килә.

    Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: