«Якташларыма сәлам!»
Газетабызның 17 июль санында дөнья күргән "Тагын бер алтын" дигән язма күпләрдә кызыксыну уяткан. "Кем ул Ренат Әхмәтшин? Кайсы яклап безгә якташ? Нинди җиңүләр яулаган егет ул?" - дип сораучылар, шалтыратучылар күп булды. Шуларга җавап итеп, көрәш буенча ике тапкыр дөнья, өч тапкыр Россия чемпионы, хәзер инде ХХVII Бөтендөнья җәйге...
Ренат 1986 нчы елда Түбән Кама шәһәрендә гаиләдә икенче бала булып дөньяга килә. Әтисе Рөстәм Әхмәтшин - Минзәлә районы Мәлкән, әнисе Зәмзәмия Чирмешән районы Югары Кәминкә авылыннан. Әбисе Зәйтүнә апа Акбүре авылында туып үсә. Нәсел зур, тарихы олы.
…Сугышка кадәр Зәйтүнә апа Тат. Волчья (Акбүре) авылы егете Сөниев Хәсәнҗан белән гаилә коралар. Бәхетле яшьләрнең көтеп алынган уллары туа. Кызганычка каршы, канкойгыч сугыш бу гаиләнең тормышларын җимерә. Хәсәнҗан абыйны сугышка алалар, озакламый аның һәлак булуы турында кайгылы хәбәр килеп ирешә. Ачы хәсрәттән иңрәгән яшь хатынны язмыш тагын авыр сынау алдына куя. Хәсәнҗанының дәвамы булып үсәргә тиеш уллары да вафат була... Зәйтүнә апа әтисе Хәлиулла бабай гаиләсенә кайтып сыена.
Еллар үткәч, ялгыз хатын Югары Кәминкә авылына килен булып төшә. Зур дус гаиләнең терәге, үги ул-кызларына - әни, оныкларына әби булып, гомеренең соңгы көннәренә чаклы Югары Кәминкәдә гомер кичерә. Соңарып кына тагын әни булырга ходай насыйп итә, кызы - Зәмзәмиясе дөньяга килә. Чемпион егет - шул Зәмзәмиянең улы.
Ренат кече яшьтән спортны үз итә. Ул физик яктан нык, чыныккан булып үсә. Аның шундый булуы бәлки нәселдән киләдер. Бабасы Закиров Зөфәр бабай (Югары Кәминкә) заманында баһадирдай нык була. Сабантуйларда көрәшче булып мәйдан тота. Бәлки шушы ныклыгы аны фашист әсирлегенең коточкыч газапларыннан котылып калырга ярдәм иткәндер. Икенче яктан, Зәйтүнә апаның әтисе Хәлиулла бабай Минкәев тирә-якта танылган көрәшче була. Аның легендага тиң батырлыгын хәзер дә өлкәннәр сагынып искә алалар.
…Хәлиулла бабайның яшь, көчле чагы. Хәзерге кебек җәйге челләдә ураза тоталар. Ишле гаиләсен туендыру өчен Хәлиулла бабай авылдашы белән күрше авылга барып, бура бурарга ялланалар, көне буе ач килеш эшли ул. Кич белән иптәше ашый-эчә (ул уразада булмый) һәм алар җәяүләп кайтыр юлга чыгалар. Иптәше юлда әйтә: "Менә Хәлиулла абзый, син инде мәйдан батыры, кыш буе ничә сарык ашап, көч җыеп, әзерләнеп батыр исеме алып була ул, әйдә, менә син хәзер көчеңне күрсәт, ураза килеш көне буе бура бурадык, көрәшик, әгәр мине җиңсәң, синең батырлыгыңа мин ышанырмын", - ди. Бабай риза була. Көндәшен шундый көч белән җиргә алып сала, тегесе урыныннан да кузгала алмыйча, бабайдан гафу сорый. "Мин сине рәнҗеттем, Хәлиулла абзый, зинһар кичерә күр, син чын батыр көрәшче икәнсең",- ди.
Хәлиулла бабайның көче-куәте аның оныкларына, оныкчыкларына күчкән икән. Бер оныгы - Минкәев Хәмзә - яшь чагында мәйдан тоткан егет иде. Аның көрәштәге осталыгын өлкән буын хәзер дә хәтерли әле. Икенче оныгы Минкәев Госман алла ярдәме белән, физик яктан нык, чыныккан булуы аркасында гына әфган сугышында кичергән михнәтләрдән бер аягын калдырып булса да, исән-сау илгә кайтып, югары белем алып, үз тормышын корды. Ә оныкчыгы Ренат спортта зур үрләр яулый. Ул Чаллы шәһәрендә физкультура институтын тәмамлый. Уку дәверендә үк зур спортка кереп китә, дәрәҗәле исемнәр ала. Аның тренеры Фәйзуллин Рәкыйп Нәҗип улы - танылган шәхес. Ул егеткә зур өметләр баглый. "2013 ел булганга 13 саны сиңа бәхет китермәс дип әйткән иделәр. Күз тимәсен, Чаллы Сабантуенда машина алдым (ул көрәшеп алган машиналарның санын Ренат үзе генә беләдер инде), быел фатирлы булдым, Универсиадага эләктем", - дип, Ренат бәхетле мизгелләрен барлый.
Универсиадада Чаллы батыры Р. Әхмәтшин команданың капитаны була. Аңа бу вазыйфа халыкара ярышларда катнашу тәҗрибәсе булуын, ике тапкыр дөнья чемпионы икәнен истә тотып бирелгән. Башкалардан аермалы буларак, Ренат парадка чыкмаган, капитан буларак, VIР-трибунада утырган. Ренат Казандагы ярышларда Казахстан, Кыргызстан, Башкортстанда көрәшкән келәмдәшләрен очраткан, алар белән аралашкан. Билбаулы көрәшнең ирекле стилендә дә булган андыйлар. "Минем авырлыкта финалда бил алышкан егетләрнең икесен дә җиңгәнем бар иде", - ди капитан. Ренатның ирекле стиль буенча халыкара класслы спорт остасы дигән исеме дә бар икән.
Зур спортта шушындый дәрәҗәләргә ирешкән туганыбыз белән әле бүген дә телефон аша элемтәгә кердек. Җитди травмалар алса да, Ренатның кәефе күтәренке, әлегә ул дәвалану курслары үтә. Аның эш атнасы бик тыгыз: магистратурада укуын дәвам итә, Казан энергетика университетында читтән торып белем ала. ТЭА (Ресурс-Холдинг) системасында эшли. Директоры Мостафин Альберт Фәндүс улы Ренат белән горурлануын яшерми икән. Үзе турында газетага язу теләгем барлыгын әйткәч, чемпион егет: "Якташларыма сәлам җиткер", - дип үтенде. Ренат гаиләле, хатыны белән бәләкәй Миланы тәрбияләп үстерәләр. Ренатның Универсиадада катнашасын алдан белгәнгә, бу көрәшне телевизор аша бик бирелеп карадык. Аның җиңүе белән горурланабыз. Хәер, бөтен дөнья халкы Казанда узган ХХVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасында җиңү яулаган ул һәм кызлары белән горурланадыр бу көннәрдә. Кечкенә генә районыбыздан ике чемпионның (Нәфис Миннебаев һәм Ренат Әхмәтшин) дөньяга танылуы безгә икеләтә шатлык өсти. Көрәшчеләребезгә исәнлек-саулык теләп, ярышларда тагын да югарырак үрләр яуласыннар иде дигән теләктә калабыз.
Салисә МИНКӘЕВА,
Акбүре авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев