Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Якташыбыз Булат Мусин Россия чемпионы булган

24 һәм 25 майда Мордовия башкаласы Саранск шәһәрендә билбау көрәше буенча Россия чемпионаты узган.

Келәмдә Россиянең 24 төбәгеннән килгән 200дән артык иң көчле атлет үз авырлык үлчәмнәрендә иң көчлеләрне ачыклау өчен көч сынашкан.

Якташыбыз - Чертуш авылыннан Булат Мусин бик уңышлы чыгыш ясаган. Үз көндәшләрен җиңеп, ул 100 кг-га кадәр авырлык үлчәмендә 1 урынны яулаган.

Булат билбау көрәше буенча дөнья чемпионатында Россия җыелма командасы составында чыгыш ясау хокукына ия булган. Дөнья чемпионаты 2022 елның ноябрь аенда Үзбәкстан Республикасының Наманган шәһәрендә узачак. Булатны әлеге зур җиңүе белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев