Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Якташыбыз Рәсәйнең җыелма командасында уйный

    Бүген без якташыбыз, хоккей буенча Рәсәйнең Яшьләр җыелма командасы әгъзасы, 2015 елның 26 декабреннән 2016 елның 5 гыйнварына чаклы Финляндиянең Хельсинки шәһәрендә үткән хоккей буенча яшьләр чемпионатының көмеш призеры Дамир Шәрипҗанов турында сөйлибез. Дамирның тамырлары Зиреклегә барып тоташа, бу авыл - аның әти-әнисенең кече ватаны, бабасы исә - Зирекле авылының...

    Бүген без якташыбыз, хоккей буенча Рәсәйнең Яшьләр җыелма командасы әгъзасы, 2015 елның 26 декабреннән 2016 елның 5 гыйнварына чаклы Финляндиянең Хельсинки шәһәрендә үткән хоккей буенча яшьләр чемпионатының көмеш призеры Дамир Шәрипҗанов турында сөйлибез.

    Дамирның тамырлары Зиреклегә барып тоташа, бу авыл - аның әти-әнисенең кече ватаны, бабасы исә - Зирекле авылының халык иҗаты һәм көнкүреше музее директоры Мидхәт Газыймов.
    Дөнья чемпионатына баручы Рәсәй яшьләр җыелма командасына Татарстаннан 5 хоккейчы кертелә, араларына "Нефтехимик" (Түбән Кама) хоккей клубына йөрүче Дамир Шәрипҗанов та эләгә. Хоккей бәйрәменә - Хельсинкига улларына теләктәшлек белдерергә Дамирның әти-әнисен: әтисе - "ТаИФ-НК" ААҖ мастеры Әмирҗан Сәлихҗан улы белән әнисе - "Нижнекамскнефтехим" ПАҖ пресс-хезмәте белгече Алсу Мидхәт кызы (алар икесе дә Зирекледә укыган) һәм сеңелесе - КДАТУ (элеккеге КИСИ) студенты Миләүшә дә бара.
    Дамир үзе Түбән Камада туып үсә. "Нефтехимик" хоккей мәктәбендә тәрбияләнә. Хәзергесе вакытта "Оуэн Саунд Аттак" командасында, Онтарио (Канада) юниорлар лигасында сакчы буларак уйный. "Оуэн Саунд"та өч сезонда Дамир үзен ышанычлы һәм кырыс сакчы итеп таныта. Дамирны хоккей буенча Рәсәйнең яшүсмерләр җыелма командасына беренче генә җәлеп итүләре түгел. 2015-2016 елгы сезонда ул Рәсәйнең яшьләр җыелма командасы составында (u-20) Канада-Россия Суперсерия уеннарында катнаша.
    Яшүсмер чакларында клуб командалары арасында Рәсәй беренчелегенә "Ак Барс-96" командасының сак линиясен ныгыту өчен дә берничә мәртәбә чакырыла, шул составта уйнаганда 2 тапкыр Россия чемпионы була. "Весь хоккей" сайты күзәтүчесе чемпионатта Дамирның уенын югары бәяләп: ...Түбән Камадан килгән уенчы тигезлек саклап уйнады: сакта ышанычлы торуы өстенә һөҗүм ясаганда да ярдәм итте..." дип яза. Дамир белән Түбән Камадагы "Единство" газетасы корреспонденты да аралашкан.
    -Дамир, дөнья чемпионатында җыелма команда уенын ничек бәялисез?
    -Алтын алмадык, юкса булдыра да һәм финалда отарга да тиеш идек. Команда бик шәп, шунысы мөһим - бик тә оешкан. Бу безгә тагы да югарырак үрләргә күтәрелергә ярдәм иткәндер дип саныйм. Финалда, кем әйтмешли, "бераз гына җитмәде".
    -Хоккей амплуасында планнарыгыз ниндирәк?
    -Бу елны үз лигамда бар мөмкинлекләрне кулланып уйнау. Киләсе елда Америка "Los Angeles" хоккей лигасы командасы составында уйнарга ниятлим, алар белән контрактка кул куйдым инде, һәм аннан бар көчемә НХЛ командасына эләгергә телим.
    -Яраткан шөгылең - "хобби" бармы, аңа вакытың җитәме?
    -Тыныч кына балык тотарга яратам, авылга туганнарыма кайту ошый, шәһәр ыгы-зыгысыннан ял итәсең. Гомумән, ял итүнең теләсә кайсы актив төре күңелемә хуш килә. Дөрес, һәрвакытта да вакыт җитми, әмма барысына да өлгерергә тырышам.
    Дамирның ничек итеп хоккейчы булуы турында аның әтисе Әмирҗан Сәлихҗан улы Түбән Каманың "Ваша газета" корреспонденты белән әңгәмә барышында менә ниләр сөйләгән:
    -Җиде яшендә Дамир хоккей белән шөгыльләнә башлады, тренировкалардан соң әле тагын футбол мәктәбенә дә йөрде. Улымның "нагрузкаларга", тренерларның таләпчән булуларына кайчан булса да зарланганын хәтерләмим мин. Улым турында беренче тренер: "Дамирдан һичшиксез ни дә булса килеп чыгачак", - дия иде. Остазларының барысын да Дамир яхшы яктан гына искә ала. "Ак Барс" составында үз яшендә ике тапкыр Россия чемпионы булды. Казанлыларга кайбер позицияләрне ныгытырга рөхсәт иткәннәр, алар Дамирны чакырды. Финалларда аны командаларның менеджерлары күреп алганнардыр, күрәмсең, аны исәпкә алганнар. Дамир Канадага китәргә карар кылганда инглиз телен бер дә белми иде, ә хәзер рәхәтләнеп сөйләшә.
    Әти-әнисе Дамирны сезон төгәлләнгәч кайтыр дип көтә. Уңышлар сиңа, Дамир!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: