Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Ярыш оешкан төстә һәм матур узды

8 февральдә Яңа Чишмәдә «Татарстан чаңгы юлы-2020» массакүләм ярышлар узды

Шимбә көнне «Сосновка» чаңгы базасында зур кышкы бәйрәм узды. Яңачишмәлеләр - чаңгы спортын яратучылар «Россия чаңгы юлы-2020» Бөтенроссия акциясе кысаларында үткәрелгән «Татарстан чаңгы юлы-2020» массакүләм ярышларында бердәм катнаштылар.
Спорт формасы кигән катнашучылар арасында мәктәп укучыларын, район үзәге предприятиеләре һәм оешмалары хезмәткәрләрен һәм хәтта яше 60тан узган кешеләрне дә очратырга мөмкин иде. Яшь ата-аналар мәктәпкәчә яшьтәге балаларны беренче чаңгы ярышында катнашудан читтә калдырырга тырышмаганнар. Суык җилле көн берәүне дә куркытмады, киресенчә, бөтен көчне ярышка багышладылар. Чаңгы спорты турындагы җырлар стартка дәрт уятты. Күпләр, яхшы нәтиҗә күрсәтер өчен, ярышлар башланганчы разминка өчен чаңгы юлын «сынап карадылар». Чаңгылар, чаңгы базасында катнашучыларны теркәгәннән соң, иртәнге сәгать 9дан бирелде.
Сафка тезелеп баскач, район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов та катнашучыларны ярышка рухландырды. Ул катнашулары өчен мактады, бәйрәм белән котлады, барысына да җиңү, уңышлар теләде. "Авырмагыз, спорт белән шөгыльләнегез, барыгызны да финишта көтәбез», - диде. Район мәдәният йортының «Зажигай» ансамбле дә үз җырлары белән сөендерде.
Катнашучыларны дүрт төркемгә бүлделәр: малайлар, кызлар, ир-атлар һәм хатын-кызлар. Дистанция барысы өчен дә бер төрле - бер километр. Кечкенә генә интервал аша, бер-бер артлы мәктәп укучылары, аннары кызлар, өлкәннәр старт алды. Башлангыч сыйныф укучыларының күпләп старт алуы шунда ук күзгә ташланды -  барлыгы 30 кеше. Кайберәүләр мондый ярышларда беренче тапкыр катнашты, һәм аларның ничек сынатмаска, нәрсәгә сәләтле булуларын күрсәтергә тырышуларын күрергә кирәк иде.
Трассада барысы да булды: егылу да, күршеңә очраклы бәрелүләр дә, чаңгылар да очты, тик дистанциядән чыгучылар булмады. Җиңүчеләрне һәм призерларны унике бүләк һәм диплом көтә иде, аларны мактау пьедесталында тапшырдылар. Беренче булып аңа кызлар керде. Өченче урынны Ангелина Денисова (Екатерина мәктәбе) яулады. Финишта җиңү өчен Яңа Чишмә гимназиясеннән апалы-сеңелле Ангелина һәм Элеонора Федоровалар «көрәште». Нәтиҗәдә Ангелина җиңде, Элеонора икенче булды. Малайлар арасында беренче урынны Данил Пузиков (гимназия) яулады, икенче - Красный Октябрьдән Марсель Фәрхетдинов, өченче – Ленинодан Дмитрий Шаров. Өлкәннәр арасында Виктор Мякишев (ГТХМ), Елена Тухтаманова (финпалата) финишка барыннан да алда килеп җиттеләр. Өлкәннәр арасында 2 урын яулаган өчен эшмәкәр Фәнил Саматов һәм Надежда Дунаевага (ГТХМ) бүләкләр тапшырылды. Үз төркемнәрендә Евгений Панасенко («Кайгырту» ХСХКҮ) һәм Диләрә Вәгыйзова (РҮХ) өченче булды.
Барысы да әйбәт, күңелле һәм бәйрәмчә узды. Гомумән алганда, авыл җирлекләре белән бергә төрле яшьтәге берничә йөз кеше катнашкан «Татарстан чаңгы юлы-2020» ярышы оешкан төстә һәм матур узды.


Ольга ИВАНОВА.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев