Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • “Жемчужина“да көч сынаштылар

    6 декабрьдә "Жемчужина" бассейнында зур ярыш булып үтте. Татарстанның алты районыннан БЯСМ-дә тәрбияләнүчеләр Яңа Чишмә БЯСМ призына спартакиадада катнаштылар, ул Ватан Герое көненә багышланган иде. Әйтергә кирәк, бассейнда алма төшәр урын да юк иде (коену костюмнары һәм башлыклар кигән балалар искиткеч күп иде), мондый күренеш бассейнда беркайчан да булмады, 8...

    6 декабрьдә "Жемчужина" бассейнында зур ярыш булып үтте. Татарстанның алты районыннан БЯСМ-дә тәрбияләнүчеләр Яңа Чишмә БЯСМ призына спартакиадада катнаштылар, ул Ватан Герое көненә багышланган иде.
    Әйтергә кирәк, бассейнда алма төшәр урын да юк иде (коену костюмнары һәм башлыклар кигән балалар искиткеч күп иде), мондый күренеш бассейнда беркайчан да булмады, 8 яшьтән алып 16 яшькәчә булган 100 дән артык яшь йөзүче төрле стильдә 50 метрлы арада һәм 50 метрлы 4 эстафетада (арада) бүләк алу өчен көрәштеләр.
    Яшьләр эшләре буенча бүлек начальнигы Ольга Лаврентьева һәм йөзү буенча район федерациясе рәисе Галина Скоковалар спартакиаданы ачып җибәреп, балаларга җиңү һәм аңа ирешү өчен нык торуларын теләделәр.
    -Алексеевск, Балык Бистәсе, Чистай, Мөслим, Нурлат, Чирмешән районнарыннан командалар килде, - дип сөйләде БЯСМ директоры Валерий Кузнецов. Чөнки бездә ярышлар уздыру өчен шартлар менә дигән. Күпчелек күрше районнардагыга караганда да яхшырак. Үткән елда 4 районнан 50 спортчы килгән иде, быел исә ике тапкырга күбрәк һәм бу сөендерә дә.
    Үз нарасыйларына көч-куәт бирер өчен әти- әниләре, әби-бабайлары, апа-абыйлары да килгән. Сәламәт яшәү рәвешенең байтак гаиләләрдә гадәткә керүе сөендерә.
    -Мин үземнең оныкларыма көч бирергә килдем. Фәрит беренче сыйныфта укый, йөзү белән үткән елдан бирле шөгыльләнә, призлы урыннарны алган өчен өч грамота алды инде. Оныгым Айгөл дә бүген ярышларда катнаша. Мине алар үзләре чакырдылар. Ничек килмисең инде! - ди Яңа Чишмәдә яшәүче Минзифа Ногманова. Ярышлар бик киеренке үтте, спортчылар һәр йөзүдә бөтен тырышлыкларын күрсәттеләр. Безнең йөзүчеләр дә сынатмадылар, төрле дистанцияләрдә (шуларның икесе эстафета) 8 беренче, 3 икенче һәм 3 өченче урыннарны яуладылар. Болар - Галәветдинов Фәрит, Сурен Туманян, Максим Клюшкин, Илнар Нуретдинов, Рамазан Шәйхетдинов, Булат Рәхимов, Алексей Вагуров, Илфат Галимов, Иван Попков, Никита Быков, Виталий Засадихин, Вадим Попков, Әдилә Хәйбуллина, Никита Быков һәм Данил Панков. Җиңүчеләр тренер Сергей Финагентов, Ольга Роменская, Сергей Сафонов җитәкчелегендә шөгыльләнәләр.
    Ярышлардан соң без кунаклар белән аралаштык.
    -Сезгә безнең "Жемчужина" ошадымы? - дип сорау бирдек.
    -Бик тә, бигрәк тә зурлыгы белән. Безнең Нурлатта бассейн матур булса да, кечерәк - нибары өч өлештән (дорожка) тора. Биредә шөгыльләнергә рәхәттер, -диде кунак егете, 10 яшьлек Тимур Вәлиев. -Без инде биредә икенче мәртәбә, әле тагын киләчәкбез, - дип ышандырдылар Чирмешән йөзүчеләре.
    Ольга ИВАНОВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: