Шешминская новь

Новошешминский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Полезная информация

Газета турында

Таныш булыгыз, "Яңа Чишмә хәбәрләре" Үз тарихында (безгә инде 80 елдан артык ) район газетасы ике тапкыр исемен үзгәртә. Беренчесе, 1933 елда басма оешкан вакыттагы "Клич колхоза" исеме 1958 елда "Заря коммунизма" итеп үзгәртелә. 1962 елда район таратылгач газета да басылып чыкмый башлый. Байтак еллар узгач, 1983 елда район кабат...

Таныш булыгыз, "Яңа Чишмә хәбәрләре"

Үз тарихында (безгә инде 80 елдан артык ) район газетасы ике тапкыр исемен үзгәртә. Беренчесе, 1933 елда басма оешкан вакыттагы "Клич колхоза" исеме 1958 елда "Заря коммунизма" итеп үзгәртелә. 1962 елда район таратылгач газета да басылып чыкмый башлый. Байтак еллар узгач, 1983 елда район кабат оеша, ә 1984 елның 1 гыйнварыннан инде заманча "Яңа Чишмә хәбәрләре" ("Шешминская новь" ) исеме астында басма орган да яңадан торгызыла (безнең массакүләм мәгълүмат чарасының 1933 елдан башлап бүгенгесе көнгә чаклы узган юлы 2003 елның язында басылып чыккан "Безгә-70!" дип аталган язмада дөнья күрде).

Бүгенгесе көндә "Яңа Чишмә хәбәрләре" ни соң ул? Бу район иҗтимагый-сәяси газетасы, аны гамәлгә куючы - "Татмедиа" ЯАҖ.

Хәзер газета АЗ форматында басылып чыгучы басма, ул атнага 2 тапкыр: чәршәмбе һәм җомга көннәрдә дүрт битле булып чыга, берсендә телепрограмма һәм реклама сыйфатында белдерүләр урын алган (соңгысы басманың гомуми мәйданының 10-20%ын тәшкил итә). Газета бәясе - ирекле.

Рус телендәге "Шешминская новь" газетасының "Яңа Чишмә хәбәрләре" татар телендә басылып чыгучы дубляж варианты бар. Басманың тиражы ай саен үзгәреп тора һәм 3000 данәгә якын тәшкил итә. Килешегез, бу Яңа Чишмә районы (газетабыз таралу урыны булып тора) өчен аз түгел, безнең газетаны һәр гаилә диярлек яздырып ала! Газетабыз төрле яшьтәге, төрле эшчәнлек алып баручы, социаль-һөнәри статусы төрле булган күп санлы аудиториягә исәпләнгән, шунлыктан, бигрәк тә, "Авыл хуҗалыгы", "Рәсми хроника", "Мәдәният тормышы", "Яңа Чишмә җире кешеләре", "Безгә язалар", "Хәйриячелек", "Актуаль интервью", "Район киңәшмәсеннән (слетыннан, концертыннан), "Спорт" һ.б. даими рубрикалардан һәркем үзенә кирәкле язма таба ала.

2001 елның февраленнән, газета компьютерга нигезләнеп чыгарыла башлагач, бизәү мөмкинлекләре артты. Газетада "заголовок-фирма" (хәзер ул үзебезнеке), колонтитуллар үзгәрде, тематик битләргә заставкалар, иллюстрацияләр, фоторәсемнәр, рубрикалар, коллажлар, иллюстрацияләнгән заголовкалар, рәсемнәр һ.б. урнаштыру мөмкинлеге туды (артты).

Яңа Чишмә муниципаль районы "Шешминская новь" "Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы, "Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы редакциясе, "ТАТМЕДИА" АҖ филиалы.

Районның үз типографиясе булмау сәбәпле, без Чистайның "Яңа типография" ҖЧҖ белән хезмәттәшлек иттек. Башта атнага ике тапкыр диапозитив тасмалар җибәреп, газеталарны үзебез барып ала идек. Редакция Интернет челтәренә тоташкач, без типография белән электрон почта аша аралаштык, әлбәттә, бу икътисадый яктан отышлырак, шулай ук яңа язмаларны урнаштыру мөмкинлеге дә бирә иде. Хәзер, 2012 елның сентябреннән башлап, без газетаны "Татмедиа" ААҖнең "ПИК "Идел-Пресс" филиалы типографиясендә бастырабыз. Сез аны электрон вариантта да күрә аласыз.

Газета чыга торган көннәр: чәршәмбе, җомга. Гомуми тираж - 3000 данә тирәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев