Мәктәп белән хушлашу
Безнең районда 120 укучы өчен 25 майда соңгы кыңгырау чыңлады. Укытучыларны, мәктәп укучыларын, аларның әти-әниләрен уку елы төгәлләнү белән котларга гимназиягә район башлыгы Вячеслав Козлов та килгән иде.
Евгений СТАРОВ
Бу тантаналы көндә, урамда җилле салкынча һава торышы булуга карамастан, гимназиядә линейка мәктәп йортында үтте. Укучылар плакатлар, лозунглар, шарлар белән...