Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

25 октябрь – Корбан гаете

Ис­лам бу­ен­ча кор­бан ча­лу - эре һәм вак мө­гез­ле тер­лек­не Ал­лаһ ри­за­лы­гы өчен бәй­рәм көн­нә­рен­дә кор­бан ча­лу ул. Кор­бан ча­лу төп их­ты­яҗ­ла­рын са­на­ма­ган­да (мә­сә­лән, то­рак, ки­ем, ма­ши­на, өй җи­һаз­ла­ры), ма­лы 114 мең 500 сум­га җит­кән ке­ше­ләр­гә вә­җип са­на­ла. Кор­бан ча­лу га­ет на­ма­зын­нан соң үтә­лер­гә ти­еш. Әгәр бу эш га­ет на­ма­зы­на...

Ис­лам бу­ен­ча кор­бан ча­лу - эре һәм вак мө­гез­ле тер­лек­не Ал­лаһ ри­за­лы­гы өчен бәй­рәм көн­нә­рен­дә кор­бан ча­лу ул.

Кор­бан ча­лу төп их­ты­яҗ­ла­рын са­на­ма­ган­да (мә­сә­лән, то­рак, ки­ем, ма­ши­на, өй җи­һаз­ла­ры), ма­лы 114 мең 500 сум­га җит­кән ке­ше­ләр­гә вә­җип са­на­ла. Кор­бан ча­лу га­ет на­ма­зын­нан соң үтә­лер­гә ти­еш. Әгәр бу эш га­ет на­ма­зы­на ка­дәр баш­ка­рыл­са, дө­рес са­нал­мый. Кор­бан өч көн дә­ва­мын­да - көн як­ты­сын­да, ко­яш ба­е­ган­га ка­дәр - га­ет көн­не һәм ан­нан соң­гы ике көн дә­ва­мын­да ча­лы­на.

Кор­бан­ны үзең чал­саң хә­ер­ле­рәк. Кем чал­са да өч шарт­ны үтәр­гә ки­рәк: 1. Кор­бан ча­лу­ны үтәү­че­дә аны тап­шыр­ган ке­ше­нең исе­мен­нән ча­лу ни­я­те бу­лыр­га ти­еш һәм кор­бан ча­лу­ны үтәү­че: "Әй Ал­лаһ, бу кор­бан син­нән һәм си­ңа кай­та, фә­лән­нән ка­бул ит", - дип әйт­сә ях­шы­рак. 2. Кор­бан ча­лу­ны үтәү­че мө­сел­ман бу­лыр­га ти­еш. 3. Кор­бан чал­ган өчен ча­ла тор­ган кор­бан­ның ите бе­лән тү­лә­нер­гә ти­еш тү­гел.

Ки­мен­дә ике яшь­лек сы­ер яки үгез, бер яшь­лек яки кы­я­фә­те бе­лән бер яшь­лек­кә ох­шаш кә­җә яки тә­кә ча­лы­на. Ачык­тан-ачык авы­ру, карт хай­ван­ны, су­кыр яки ак­сак мал­ны, ашар­га ярак­лы нин­ди дә бул­са әгъ­за­сы, мә­сә­лән кой­ры­гы бул­ма­ган тер­лек­не ча­лыр­га рөх­сәт ител­ми. Ә ме­нә мө­гез­лә­ре ки­сел­гән яки печ­те­рел­гән хай­ван кор­бан ча­лу өчен ту­ры ки­лә.

Кор­бан­лык ит­не өч өлеш­кә бү­лү хә­ер­ле­рәк. Өч­тән бе­рен үзе­ңә кал­ды­рыр­га һәм бәй­рәм та­бы­ны әзер­ләр­гә, өч­тән бе­рен ту­ган­нар­га һәм мох­таҗ­лар­га өлә­шер­гә һәм кал­ган өч­тән бе­рен сак­лар­га кал­ды­рыр­га бу­ла.

"А­ша­гыз, аша­ты­гыз һәм сак­ла­гыз", - ди­гән пәй­гам­бә­ре­без. Тү­бән­дә­ге­чә дә эш­ләп бу­ла: өч­тән бе­рен га­и­лә­ңә кал­ды­ра­сың, ә өч­тән ике өле­шен ту­ган­нар­га, күр­ше­ләр­гә, мох­таҗ­лар­га һәм яр­лы­лар­га өлә­шә­сең.

Кор­бан итен ту­ган­нар­га, яр­лы­лар­га һәм мох­таҗ­лар­га өләш­кән­дә, дин әһә­ми­ят­кә алын­мый.

Хөр­мәт­ле яңа­чиш­мә­ле мө­сел­ман кар­дәш­ләр!

Мө­сел­ман­нар өчен из­ге көн­нәр­нең бер­се бул­ган Кор­бан га­е­те Зөл­хиҗ­җә ае­ның 10 нчы кө­не­нә ту­ры ки­лә. Бәй­рәм га­ет на­ма­зын­нан баш­ла­нып ки­тә. Мә­чет­ләр­дә ир­тән­ге на­маз укыл­ган­нан соң, бәй­рәм вә­га­зе баш­ла­нып ки­тә­чәк. Га­ет на­ма­зы исә ир­тән­ге сә­гать 8 дә укы­ла. Ба­ры­гыз да мә­чет­ләр­гә рә­хим ите­гез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X