Актив эшчәнлек – мул тормыш дәлиле
10 апрельдә район хакимиятенең конференц-залында Яңа Чишмә муниципаль район Советының 22 нче утырышы булып үтте. Утырышны муниципаль район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде. Утырышта ТР Президенты территорияләре белән эшләү буенча Идарәнең баш киңәшчесе Аркадий Семенычев катнашты. Утырышка район башкарма комитеты җитәкчесе, аның урынбасарлары һәм бүлек начальниклары, район суды рәисе, район прокуроры,...
10 апрельдә район хакимиятенең конференц-залында Яңа Чишмә муниципаль район Советының 22 нче утырышы булып үтте. Утырышны муниципаль район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде. Утырышта ТР Президенты территорияләре белән эшләү буенча Идарәнең баш киңәшчесе Аркадий Семенычев катнашты.
Утырышка район башкарма комитеты җитәкчесе, аның урынбасарлары һәм бүлек начальниклары, район суды рәисе, район прокуроры, полиция бүлекчәсе начальнигы, мәктәпләр һәм АМЙ директорлары, балалар бакчалары мөдирләре, район предприятиеләре һәм учреждениеләре җитәкчеләре чакырылган иде.
Утырыш башланыр алдыннан район башлыгы Вячеслав Козлов җыелучыларның барысына да мөрәҗәгать итеп, район торак пунктларындагы территорияләрне төзекләндерү һәм санитар чистарту буенча икеайлыкны актив төстә һәм сыйфатлы итеп үткәрү кирәклеген белдерде.
Алты мәсьәләдән торган көн тәртибен раслаганнан соң шуларның беренчесе буенча - 2012 елда район бюджетының үтәлеше турындагы информация белән финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Завалишина чыгыш ясады. Депутатлар 2012 елда керемнәр буенча - 339 млн. 373 мең сум, чыгымнар буенча 332 млн. 618 мең сум күләмендә район бюджетының үтәлеше турындагы отчетны расладылар.
Энергияне сакчыл тоту һәм энергетик нәтиҗәлелекне арттыру программасын тормышка ашыру барышы турындагы икенче мәсьәлә буенча район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Надежда Попкова чыгыш ясады. 2012 елда куллану исәбен көйле алып бару, корректорлы санагычлар урнаштыру, биналарны җылыту һ.б. хисабына энергия ресурсларының (җылылык, газ, эл.энергиясе, су) шактый экономияле тотылуы билгеләп үтелде. 2013 елда коммуналь хезмәтләр өчен чыгымнарның тулаем күләме 75,3 млн. сум тәшкил итә (эл.энергиясе - 48,3 млн, газ - 23,4, җылылык - 1,9, су - 1,7 млн.).
Аннан соң район территорияләрендә муниципаль дәрәҗәдәге сәнәгать мәйданчыклары турындагы мәсьәлә карап тикшерелде, бу хакта Надежда Попкова сөйләп үтте. Депутатлар сәнәгать мәйданчыклары (алар районда дүртәү булачак) турындагы Положениене расладылар. Алар эшкәртүче тармакларны үстерү, җәмәгать туклануы, сәүдә, спорт тармаклары икътисады һәм продукцияләрнең яңа төрләрен җитештерү максатларында булдырылачак.
Балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиягә бәйле Нигезләмә турында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк мәгълүмат белән чыгыш ясады. Нигезләмәгә үзгәрешләр кертелгән, комиссия утырышларны аена икедән дә ким үткәрмәскә, кабул иткән документлар 15 көн эчендә карап тикшерелергә тиеш һ.б. Депутатлар Нигезләмәне бертавыштан расладылар.
Аннан соң депутатлар "Районның муниципаль торак булмаган фондын арендага бирү тәртибе турында"гы район Советы карарына үзгәрешләр керттеләр, бу хакта Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Наталья Гордеева сөйләде.
Район башлыгы урынбасары Наилә Закирова халыкның эшлекле активлыгын арттыру һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны (ШЯХ) үстерү турында чыгыш ясады. Соңгы араларда ШЯХ буенча эш активлашкан. 2012 елда район халкы 4744 тонна сөт саткан (район буенча сатылган гомуми сөтнең 17 проценты), бу 1 баш сыерга 2547 кг тәшкил итә. 2013 елның I кварталында 590 тонна сөт сатылган, мал тотучыларга моның өчен 8 млн. сумнан артык акча түләнгән. Бу эштә Акъяр һәм Шахмай авыл җирлекләре алда бара. 2012 ел азагында ит сатуда аны тоткарлаучы факторлар булды - базарда ул үтмәде, азык базасы да ярлы иде. Әйтергә кирәк, халыкның бер өлешендә ШЯХ алып бару теләге юк, ә бит араларында эшләмәүче гражданнар да байтак. 2006 елдан бирле районда 202 млн. сумлык 1393 ШЯХ кредиты алынган. Район буенча уртача 100 йортка 28 кредит (ТР да - 33) туры килә. Акъяр (52 кредит), Шахмай (48) һәм Тубылгы Тау (45) АҖ-дә күрсәткечләр әйбәт. Бу авыл җирлегендә халыкның тормыш дәрәҗәсе дә югарырак. ШЯХ кредитлары алуда Черемухово (100 йортка 11 кредит), Красный Октябрь (16), Буревестник (17), Зирекле (19) һәм Әдәмсә (20) авыл җирлекләре сүлпән эшлиләр.
Авыл җирлекләре башлыкларына халыкта мал санын арттыру, үзләреннән арткан авыл хуҗалыгы продукцияләрен сату өчен шартлар тудыру өстендә эшләргә кирәк.
Н.М. Закирова докладын Мәшгульлек үзәге директоры Луиза Исхакова чыгышы тулыландырды. Тикшерелгән мәсьәлә буенча тиешле карар кабул ителде.
Утырыш азагында иң күп сөт тапшыручылар: Чуаш Чабаксарыннан П.К. Петров, Чаллы Башыннан И.Х. Усманов, Акъярдан Р.В. Галимова, Шахмайдан Г.Б. Гыйлаҗетдинова, шулай ук әйбәт эшләүче орлыкландыручылар: Акбүредән Ф.Р. Мортазина һәм Яңа Чишмәдән С.Н. Холин истәлекле бүләкләр һәм акчалата премияләргә тиенделәр.
Шуның белән Яңа Чишмә муниципаль район Советының 22 нче утырышы үз эшен төгәлләде.
Азат МУСИН
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев