Алар өчен картлык – шатлык
Петропавел Бистәсендә туган Нина Петровна белән Григорий Иванович Быковлар гомер буе үз авылларында яшәгәннәр, туган җирләренә хезмәт иткәннәр. Тормышлары исә җиңелләрдән булмаган: сугыш чорында колхоз кырларында нигездә үсмер малайлар һәм хатын-кызлар бил бөккән. Сугыштан соң да ирләргә кытлык булган, яшь буын җигелеп тарткан тормыш арбасына җигелерлек ирләр аз калган. Бәлки...
Григорий Быков 3 ел Совет Армиясендә - эчке эшләр гаскәрләрендә хезмәт итеп, 1954 елны өенә әйләнеп кайта һәм шунда ук эшли башлый, авыл тормышына эшкә сагынып кайта ул. Механизаторлыкка, шоферлыкка укып чыга. Комбайнчы булып эшли, аннан 30 ел шул ук колхозда йөк машинасы йөртә. Григорий Иванович 1956 нчы елны 19 яшьлек кызга - Нинага өйләнә. Ул Яңа Чишмәдә тегү мастерскоенда эшли. Кызлары тугач, эштән китәргә туры килә. Нина Петровна Бистәдәге балалар бакчасына хуҗалык эшләре мөдире булып урнаша. Бу эше бик уңай була: Аня артыннан уллары Виктор, өч елдан соң Саша, 6 елдан соң төпчекләре Юрий дөньяга килә. Балалар тугач, эшне беразга булса да калдырып торырга, кайчагында аны алыштырырга туры килә. Нина Петровна колхозда күп эшләми, стажының күпчелеге авыл Советы башкарма комитетында тупланган, хезмәт хакы зур булмаса да, үз хуҗалыклары булгач, мохтаҗлык кичермәгәннәр: өстәлләрендә ипи белән сөт өзелмәгән. Быковлар балаларында да үзләре һәм "теге егет" өчен җаваплылык тою хисе тәрбияләгәннәр. Бар да кечкенәдән эшләп, якыннарын кайгыртып үскән. Бүгенгесе көндә алар төрле шәһәрләрдә яшиләр: Анна белән Юрий - Әлмәттә, Виктор белән Александр Алабугада "Елаз" заводында җаваплы эштә, РЭЭБ һәм Госстрахта эшлиләр, үз гаиләләре (балалары, оныклары) белән бергәләп өлкән яшьтәге әти-әниләрен кайгыртып яшиләр. Аларның өйләренә уңайлы болдыр, җылы бәдрәф ясыйлар, заманча көнкүреш техникасы куеп аларның тормыш шартларын яхшырталар. Әти-әниләренә кәрәзле телефоннар алып биргәннәр, даими рәвештә телефон аша сөйләшеп торсалар да, буш вакытлары булуга Петропавел Бистәсенә аларның хәлләрен белешергә кайталар. Ә алар, аллага шөкер, бер көе яшәп яталар: яшьтәшләре белән аралашалар, яшь чакларын искә төшерәләр, Григорий Иванович балыкка, Нина Петровна - чиркәүгә йөри, кыскасы, һәркайсының үз шөгыле, бер-берсенә комачауламыйлар, ә менә бакчада - алар гел бергә эшлиләр. "Быел уңыш яхшы булды, бигрәк тә суган уңды. Балаларга да җибәрәбез, үзебезгә дә җитәрлек", диләр картлар. Алар тормышларына сөенеп туя алмыйлар, алар өчен картлык - чынлап торып шатлык, хәзер үзләре теләгәнчә яши, ни теләсәләр шуны эшли алалар. Балаларының һәркайсының үз тормышы, оныклары белән аралашу үзе бер рәхәтлек бирә, дәрт өсти.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев