Алга китеш бар, әмма эшлисе эшләр дә байтак
Ел саен ТР министрлар кабинеты һәм муниципаль район башлыклары арасында җирле үзидарә органнары эшчәнлеген бәяләү һәм үтәлешне тикшерү турындагы Килешүгә кул куела. Аларның эшчәнлеге 42 күрсәткеч буенча (2012 елда - 25 күрсәткеч) бәяләнә һәм 2011 ел нәтиҗәләре буенча безнең район социаль-икътисадый үсеш буенча 23 авыл районнары арасында икенче урында. Азат...
Ел саен ТР министрлар кабинеты һәм муниципаль район башлыклары арасында җирле үзидарә органнары эшчәнлеген бәяләү һәм үтәлешне тикшерү турындагы Килешүгә кул куела. Аларның эшчәнлеге 42 күрсәткеч буенча (2012 елда - 25 күрсәткеч) бәяләнә һәм 2011 ел нәтиҗәләре буенча безнең район социаль-икътисадый үсеш буенча 23 авыл районнары арасында икенче урында.
Азат МУСИН
Халыкның тормыш дәрәҗәсе (башкарма комитет җитәкчесе Н.И. Попкова курьерлык итә) 6 күрсәткеч буенча билгеләнә һәм алар начар түгел. 2011 елда җан башына акчалата керем 8892 сум (план буенча 7472 сум) тәшкил итте, алар хезмәткә, пенсияләр һәм пособиеләр түләү фондының күтәрелүе хисабына артты. Эшсезлек дәрәҗәсе 1,08 тәшкил итә (ТР буенча - 1,41), 2012 елның 1 гыйнварына эшсез калган 80 кеше исәптә тора.
Керемнәр (табышлар) белән тәэмин ителеш (финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Завалишина курьерлык итә) 3 күрсәткеч буенча билгеләнә һәм алар тулы күләмдә үтәлгән:
- керемнәр буенча еллык планны үтәү 104% тәшкил итте;
- җан башына район бюджетына кергән салым һәм салымнан булмаган керемнәр 6514 сум тәшкил итте (план - 4818 сум).
Сәламәтлек саклау буенча (РҮХнең баш табибы Р.Н. Билалов курьерлык итә) халыкның табигый кимүе артуны билгеләп үтәргә кирәк. 2011 елда 219 кеше үлгән, 157 бала туган (башка шәһәрләрдә туган, әмма Яңа Чишмә районында теркәлгән балаларны да исәпкә алып). Шунысы сөендерә, районда яңа туган балалар үлеме юк, әмма эшкә сәләтле яшьтәге халыкның үлеме арту күзәтелә, хәер, сәламәтлек саклау өлкәсендә бюджет чыгымнары 1 кешегә исәпләгәндә 3807 сум тәшкил итте (план буенча - 1796 сум).
Физкультура һәм спортны үстерү дәрәҗәсе буенча (яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча бүлек начальнигы О.А. Лаврентьева курьерлык итә) уңай якка алга китешләр бар. Физкультура һәм спорт белән системалы рәвештә шөгыльләнүче халык саны арта, әлеге максатларга бюджетка салынган акчалар чыгымы 1 кешегә 44 сум тәшкил итте (план буенча - 19 сум). Халыкны спорт белән шөгыльләнүгә тагы да күбрәк җәлеп итү өчен мөмкинлекләр бар әле.
Мәдәни өлкәне үстерү буенча (бер кешегә исәпләгәндә) бюджет чыгымнары артса да (2093 сум, план буенча - 1761 сум) түләүле хезмәтләр күрсәтү нибары 0,67% кына тәшкил итте (планда - 31,8%). Мәдәният бүлегендә (начальнигы С.Ю. Кирюшова) эшлисе эшләр бар әле.
Мәгариф өлкәсендә (мәгариф бүлеге начальнигы Г.Н. Мөбәракшина курьерлык итә) авылда 1 укытучыга уртача 8,9 укучы туры килә, БДИ буенча күрсәткечләр начар түгел. Шул ук вакытта, педагогларның уртача хезмәт хаклары уртача республика күрсәткечләреннән шактый югары, ә менә мәктәпләрдә сыйныфларның тулылыгы (укучылар белән) республикада иң түбәннәрнең берсе.
Торак буенча (район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары М.М. Гомәров курьерлык итә) күрсәткечләр үтәлгән, 2011 елда 1 кешегә 0,286 кв.м торак тапшырылган (план буенча да шулай), бер кешегә уртача гомуми торак мәйданының 26,9 кв.м туры килә (план буенча 24,3 кв.м).
ТХК өлкәсендәге торыш буенча (М.М. Гомәров курьерлык итә) су чыгымнарын исәпкә алу приборларын урнаштыруны төгәлләү буенча эшләр бар әле (планда каралган 100%-ның нибары 52%ы гына үтәлгән), халыкның 72,5%ы гына коммуналь хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатыннан канәгать, хезмәт күрсәтүләр тарифы 17%ка артты (план буенча 6,5%). Коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә гражданнарның үз чыгымнары өлеше 16,2% тәшкил итте (план буенча - 17,6%), бусы бик тә сөендерә.
Күргәнебезчә, районның социаль-икътисадый үсешендә уңай яклар да бар, әмма эшлисе эшләр дә әле байтак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев