Алга, кыю атлагыз!
Туган көн, Яңа ел, Җиңү көннәреннән аермалы буларак, чыгарылыш кичәсе һәр мәктәп укучысының гомерендә бер мәртәбә була торган бәйрәм. Яңа Чишмәдә "Олимп" УСЗ каршындагы иркен мәйданда җәйге җылы кичтә район мәктәпләрен тәмамлаучы 108 укучы чыгарылыш кичәсенә җыелган иде. Аларны аттестат алулары, БДИын уңышлы тапшырулары уңаеннан котларга укучыларның әти-әниләре, туганнары, дуслары,...
Биредә беренче мәртәбә яшерен тавыш бирү юлы белән укучылар үз араларыннан Балның короле белән королевасын сайлап куйдылар. Кулга-кул тотынышып, парлашып, алар остазлары белән бергә «Олимп» бинасыннан чыктылар. Чыгарылыш сыйныфларын тәкъдим итү һәм аларның горур атлаулары хуплап каршы алынды. Салют гөрелтесе тантананың башлануына сигнал булды. Мәктәп тәмамлаучыларны беренче булып район башлыгы Вячеслав Козлов ихлас котлады. Ул балаларга алдагы тормышларында уңышлар, яңа ачышлар теләде. - Алда сезне Тормыш дип аталучы озын юл көтә. Аңа кыюрак атлагыз. Сез яшь, көч-куәтегез ташып тора, киләчәккә планнарыгыз зурдан.Үзегезнең сәләтегезне, хыялларыгызны тормышка ашырырлык һөнәр сайлагыз. Исегездә тотыгыз, әгәр укуыгызны тәмамлап, дипломлы белгечләргә мохтаҗ булган районыбызга кайтсагыз, без шат булачакбыз.Шушы тантаналы мизгелдә подиумга алтын медаль алучылар чакырылды. Быел 10 укучы аерым үрнәктәге аттестат һәм алтын медаль алды. БДИ тапшыру тарихында беренче тапкыр Яңа Чишмә районыннан Екатерина мәктәбе укучысы Оксана Савельева химиядән 100 балл җыйган. Вячеслав Козлов югары нәтиҗәләргә ирешүдә нык һәм үҗәт булган уку отличникларына рәхмәт белдерде, аларга бүләкләр һәм бүләк сертификатлары тапшырды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов үгет-нәсихәт сүзләре әйтеп, мәктәп тәмамлаучы 5 укучыга көмеш медальләр тапшырды. Медалистлар мәктәпне уңышлы тәмамлау өчен үзләренең бөтен көчләрен, тырышлыкларын куеп, укытучыларын һәм әти-әниләрен сөендерер өчен белем үрен яулауның катлаулы юлын узганнар.
Аларның әниләренә һәм әтиләренә дә котлау сүзләре кабул итү чираты җитте. Шушындый балалар тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт йөзеннән район башлыгының рәхмәт хатларын һәм мәктәп директорларыннан чәчәк бәйләмнәре алдылар. Быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары арасында олимпиадаларда һәм фәнни-практик конференцияләрдә җиңүчеләр, медалистлар, дипломантлар, иҗади конкурсларда һәм спорт ярышларында катнашучылар (призерлар), музыка мәктәбенең чыгарылыш укучылары, яшьләр хәрәкәте активистлары һәм волонтерлар, кыскасы, чынлап торып горурланырлык балалар бар иде. РМБ җитәкчесе Александр Еронтьев, ата-аналар исеменнән - Татьяна Поварницына, Яңа Чишмә урта мәктәбенең 11 сыйныф җитәкчесе Светлана Данилова балаларга үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр. Концертны алып бару һәм музыкаль номерларны Яңа Чишмә урта мәктәбе укучылары һәм мәктәп тәмамлаучылар үз өсләренә алдылар, аларга БСМдә тәрбияләнүчеләр һәм гимназиянең чыгарылыш укучылары актив булышлык күрсәттеләр. 11 сыйныф укучылары мәктәпне тәмамлауга карата хәзерләнгән үз композицияләрендәге иң матур мизгелләрне кабатладылар: вальс, саубуллашу җырын хор белән башкару һ.б. Гимназиячеләр үзләренең иң уңышлы биюләрен флэшмоб стилендә башкардылар. Ниһаять, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк бөтен халык тарафыннан сайлап алынган Бал короле һәм королевасын тәкъдим итте. Кабат салют яңгырады һәм чиста зәңгәр күк йөзенә төрледән-төрле шарлар очырдылар.
Яшьләр бәйрәме 27 июньдә билгеләп үткән Яшьләр көне уңаеннан тантана белән дәвам итте. Бәйрәм белән һәммәсен Яшьләр эшләре бүлеге начальнигы Ольга Лаврентьева котлады һәм райондагы иң актив яшьләргә бүләкләр тапшырды. Аннан яшьләрне Самарадан килгән артистлар чыгышы, күңелле бәйгеләр, биюләр, төрле күңел ачулар көтте.
Чыгарылыш кичәсе үз мәктәпләрендә дәвам итте, күптәнге йола буенча ул яңа тормышны башлау билгесе булган иртәнге таң атуын каршылау белән тәмамланды.
Ольга Иванова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев