Алган урыннарын югалталар
Соңгы вакытларда "Татарстан" агрофирмасының Әдәмсә бүлекчәсендә сыерларның сөте кими башлаган. Көн саен монда үткән ел дәрәҗәсеннән 550 килограммга азрак сөт сатыла.
Сыерларның продукция бирүчәнлеге түбән булуның төп сәбәбе - рационда фуражның тиешенчә булмавында. Әлегә кадәр монда, хәер, гомумән, агрофирма буенча бер баш сыерга берәр килограмм гына фураж бирелгән. Хәзер исә аны өч килога якын өстәгәннәр, әмма бу тиешле ферментлардан башка, начар үзләштерелә һәм терлекләрнең ашказаны эшчәнлеген боза торган арыш фуражы. Шулай ук хезмәт хакын түләүдәге бурычлар да (5 айлык) малларга тискәре йогынты ясый бугай. Шушы проблемалар булуга да карамастан, терлекчеләр ярыйсы эшлиләр һәм барлык эш күләмен башкаралар. Авыл хуҗалыгы идарәсенең җитештерү - маркетинг бүлеге начальнигы Леонид Богомолов һәм Әдәмсә бүлекчәсендә башкаручы директор Әдһәм Сибгатуллин белән бергә фермага килгәч, без анда терлекләрнең азык белән тәэмин ителгәнлеген күрдек, маллар тук һәм көр күренә, тик күбесе - пычрак. Сыерлар рационында сенаж (15 кг), силос ( 20 кг) бар, киртә абзарларда печән һәм салам бирелә. Терлекчелек биналарының барысында да яхшы микроклимат. 350 баш сыердан көн саен 1500 кг сөт сатыла. Тудыру бүлеге эшли, бозаулар өчен ясалган читлекләр агартылган һәм декабрьдә 40 ка якын бозау алырга ниятлиләр, сыерлар бозаулый башлаган инде. Ял итү бүлмәсендә чиста, бәяләр, эш күрсәткечләре язып эленгән, тик аларның кайберләрен яңартырга кирәк. Әгәр терлекчеләрнең 11 айдагы эш күрсәткечләрен чагыштырып карасак, тулаем савым күләме 798 центнерга арткан һәм 10737 центнер тәшкил иткән, МЭТ-нең баш саны шушы чорда 51гә арткан һәм 903 баш тәшкил итә, бозаулар да үткән елдагыдан күбрәк алынган - 283 баш (2011 елда - 252). Терлекчелек продукциясен җитештерүнең билгеле бер үсешендә савым һәм артым күрсәткечләренең уртача район күрсәткечләреннән түбән булуын күрергә мөмкин. Төп 8 савымчы арасыннан Әлфинур Шишкина (11 айда - 160,9 тонна) һәм Валентина Айфалова (140 тонна) барыннан да күбрәк сөт савалар. Механизаторлар Рафаэль Нәбиуллин, Мингали Зиннуров, Николай һәм Зәкәрия Шишкиннар, терлек караучылар Әнәс һәм Наил Гатауллиннар, Минсалих Сафин, Михаил Котов, бозау караучы Мәдинә Нәбиуллиналар фермада намуслы эшлиләр.
Хәзер фермада хуҗалык исәбе белән бозауларны салкын алым белән асрау өчен иске бинаны яңадан җиһазлау эшләре төгәлләнеп килә. Соңгы 2 ел эчендә сөт үткәргечләр урнаштырып терлекчелек биналарын реконструкцияләү тиешле нәтиҗәләр бирер дигән ышаныч уята.
Рәсемдә: Ә. Гатауллин, М. Сафин, М. Нәбиуллина, Н. Гатауллин һәм М. Котов (сулдан уңга).
Әлеге язмага карата үз фикерләрегезне сез газетабызның novoshish-minsk.ru сайтына урнаштыра аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев