Алтын вакыт әрәмгә узмасын
"Татарстан" агрофирмасында көзге культураларны 6000 гектардан артык мәйданда чәчәргә ниятлиләр. 14 август көненә агрофирма бүлекчәләрендә 500 гектардан артык көзге игеннәр чәчелгән иде инде. Евгений СТАРОВ
"Татарстан" Агрофирмасы" ҖЧҖнең генераль директоры Гомәр Сөләйманов сүзләре буенча, быел көзге культуралар чәчүгә иртәрәк керешкәннәр. Барлыгы 6100 гектар мәйданда көзге культуралар чәчәргә уйлыйлар, шуның 4200 гектарын арыш, ә калганын көзге бодай билиячәк. Барлык бүлекчәләр дә чәчүгә оешкан төстә керешкәннәр. Көзге культураларны чәчүгә 3600 гектар мәйданда җир әзерләнгән инде һәм бу эш дәвам итә. Чәчү өчен орлык әзерләнгән, шытымлылык буенча тикшерү узган, химик препаратлар белән агуланган. Агрофирмада чәчү эшләре ашламалар кертеп, фәкать сыйфатлы орлыклар белән генә алып барылачак. Арыш - "Радонь", ә көзге бодай югары репродукцияле "Казанская 285" һәм "Казанская 560" сортлары белән чәчеләчәк. Орлыкларның 70 проценты күчмә фондтан, ә калганы быелгы уңыштан эшкәртелеп алыначак. Көзге культуралар чәчүгә барлыгы 9 агрегат чыккан, шуның 2 се - югары җитештерүчәнлекле заманча чәчү комплексы. Чәчүгә беренчеләрдән булып 9 августта Чаллы Башы бүлекчәсеннән механизатор Нәҗип Дәүләтшин чыккан. СЗП-3,6 чәчкече белән МТЗ-1221 тракторында ул 200 гектар көзге культуралар чәчкән инде. Чәчкечләрдә Марат Ушаков белән Гуссам Гарифуллиннар эшли. Әдһәм Гарифуллин - орлык ташу, ә Фәргать Әхмәдиев ашлама ташу эше белән мәшгульләр. Ике сменада Айнур Әхмәтов һәм Рәмис Вәлиев дисклы БДМ тырмалары белән югары җитештерүчән Нью-Холланд тракторында көзге культуралар чәчү өчен туфрак әзерлиләр, ә Фаил Әхмәтшин МТЗ-1221 тракторында җирләрне тырмалау эшен башкара. Сәгыйть Сөнгатуллин МТЗ-80 тракторында чәчүлекләрне тыгызлау эше белән мәшгуль. Чаллы Башы бүлекчәсендә эш яхшы оештырылган һәм көзге культураларны чәчү эше оптималь срокларда төгәлләнер, диясе килә.
Рәсемдә: агроном Илшат Усманов Марат Ушаков һәм Нәҗип Дәүләтшин белән (сулдан уңга)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев