Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Архангел Бистәсендә яңа юл һәм күпер

Үткән атна азагында Архангел Бистәсендә ике мөһим вакыйга булды: яңа спорт мәйданчыгы (бу хакта без яздык) һәм республика программалары буенча төзелгән күпер белән вак таш түшәп тазартылган урам юлы файдалануга тапшырылды. Җыелган авыл халкы алдында чыгыш ясаган АҖ башлыгы Нина Сердюк соңгы елларда авыл җирлегендә яңа ФАП төзелү, урам юлларының...

Үткән атна азагында Архангел Бистәсендә ике мөһим вакыйга булды: яңа спорт мәйданчыгы (бу хакта без яздык) һәм республика программалары буенча төзелгән күпер белән вак таш түшәп тазартылган урам юлы файдалануга тапшырылды.
Җыелган авыл халкы алдында чыгыш ясаган АҖ башлыгы Нина Сердюк соңгы елларда авыл җирлегендә яңа ФАП төзелү, урам юлларының төзекләндерелүе, суүткәргеч һәм урам яктырткычларның яңартылуы хакында сөйләде.
Авыл халкы (бигрәк тә Н. Лебедка очында яшәүчеләр) язгы-көзге пычракта юлсызлыктан, Шушма елгасы кушылдыгы аша салынган тузган күперчектән интеккән. Һәм менә быел Алексеевск юл төзүчеләре җәйге чорда 1 км озынлыкта Бакча урамына вак таш түшәгәннәр, үзара салым акчасына Елга аръягы урамында да (430 метр) шундый эш башкарылган, ышанычлы нык күперчек тә ясалган.
Урам бәйрәменә Бакча урамында яшәүче бар халык җыелган иде, җирле артистлар алар өчен концерт та бирделәр. Алар өчен матур җырлар яңгырады, шушы урамда яшәүче мөхтәрәм затларга бүләкләр тапшырылды. Алар арасында хезмәт ветераннары Иван Некрасов, Леонид Беляев, Анна Тропынина, Лидия Забелина, 14 бала тәрбияләп үстергән Елена Барсукова (хәзер аның 30 оныгы һәм 9 оныкчыгы), шушы урамда яшәүче һәм хуҗалыкта 30 ел эшләүче Юрий белән Ольга Петровлар гаиләсе һәм башка бик күпләр (минемчә, чараны алып баручылар шушы урамда яшәүче барлык 53 гаиләне дә, шул исәптә яшь гаиләләрне дә атап үттеләр, чөнки аларның һәммәсе дә хөрмәткә һәм мактауга лаек, шунысын да әйтергә кирәк, монда бөтен урамга 15 бала үсеп килә).
Авыл халкын шушы матур вакыйга белән котлап, район башлыгы Вячеслав Козлов урамнарны төзекләндерү һәм вак таш түшәү быел җиде авыл җирлегендә алып барыла, бу эш 2016 елда да дәвам иттереләчәк, дип билгеләп үтте һәм авылда хөрмәткә лаек хезмәт ветераннары, ирле-хатынлы Георгий һәм Ольга Запускаловларга истәлекле бүләк тапшырды.
Лидия Забелина республика, район җитәкчелегенә һәм юлчыларга сыйфатлы юл һәм күпер өчен авыл халкы исеменнән рәхмәт белдерде, ә АҖ башлыгы Нина Сердюк "Алексеевскдорстрой" ААҖ участок начальнигы Җәмил Фазыловка истәлекле бүләк тапшырды.
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X