Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Армиядә хезмәт итәргә әзер бул!

25 февральдә Яңа Чишмәдә дүрт районнан җыелган егетләр ТР хәрби комиссары генерал-майор Сергей Погодин һәм ТР да кеше хокукларын яклау буенча вәкил Сәрия Сабурская белән очраштылар. Яңачишмәлеләр кунакларны һәрвакыттагыча тантаналы шартларда бик җылы каршыладылар.

Погодин булачак солдатларга Кораллы Көчләрнең структурасы, армиягә чакыруны оештыру турында кыска һәм аңлаешлы итеп сөйләде. Ул тагын контракт буенча хезмәт итү шартлары белән дә таныштырды.
-Теләсә кайсы часть командованиесе Татарстан егетләренә күз ата, димәк армиядә безнең абруебыз зур. Егетләрнең күбесенең элиталы гаскәрләрдә хезмәт итүе очраклы хәл түгел, - диде Сергей Погодин. Ул Яңа Чишмә һәм Чистай районнарының ир-егетләрне вакытлы хезмәткә, контракт буенча хезмәткә хәзерләү буенча әйбәт эшләүләрен билгеләп үтте. Шулай ук хәрби комиссар катнашучыларның теләсә нинди сорауларына җавап бирергә әзер булуын белдерде: "Язмача да, телдән дә бирә аласыз. Теләүчеләр чарадан соң да яныма килә алалар, - диде. Микрофонга бары ике кеше килде. Азат: "Минем ике балам бар, минем армиягә барасым килә. Миңа нишләргә?" - диде. Сорау республика комиссарын нык гаҗәпләндерде: "Мин эшләгән чорда мондый сорауны беренче ишетүем. Закон ике баласы булган ир-атны армиягә алудан тыя, шулай да без бу мәсьәләне аерым карарга тырышырбыз", - диде.
Район хәрби комиссариаты белгече Алексей Мельников Яңа Чишмәдә контракт буенча хезмәт итәргә теләүчеләрнең артуын искәрде, тик алар кая җибәрәләр - шунда түгел, үзләре теләгән җирдә, әйтик, үзләре хезмәт иткән частьтә хезмәт итәргә телиләр. Бу мөмкин эшме? - дип, Погодинга сорау бирде. "Әгәр дә разнарядкада мондый бүлек бар икән, бу бик мөмкин. Иң яхшысы контракт буенча җыю (туплау) пунктына мөрәҗәгать итәргә кирәк, анда сайлап алуда ярдәм итәчәкләр", - дигән җавап яңгырады.
ТР да кеше хокукларын яклау буенча вәкил Сәрия Сабурская егетләрнең хокукый белемнәрен арттырды. Аның слайдлар һәм видеофильмнар белән күрсәтелгән монологы бик кызыклы булды. Ул Татарстан егетләрен (призывникларын) илнең теләсә кайсы ноктасына кеше хокуклары буенча вәкил ярдәмчеләре үз частьләренә кадәр озатулары, солдатларның көнкүреше, хезмәтләре, частьтә уставка мөнәсәбәтләре хакында кызыксынып торуларын сөйләде.
Сәрия Сабурская да сораулар белән мөрәҗәгать итәргә тәкъдим ясады, тик сорау бирүчеләр әлегә булмады. Ә менә очрашу ахырында хәрби комиссар һәм кеше хокукларын яклау буенча вәкил өстәле янында халык җыелды.
Ике егетнең гәүдә авырлыгы белән проблема икән, бу хакта аларның әниләре сүз кузгатты. Генерал-майор булачак солдатларның икесенең дә кулларын кысты, алар белән сөйләште һәм егетләрне армиягә алсыннар өчен ярдәм итәргә вәгъдә бирде.
Бер гаилә исә: "Улыбыз Президент полкында хезмәт итәргә тели", - диде. Уку алдынгысы, сәламәтлеге шәп, барлык күрсәткечләр буенча элиталы солдат (автор күзлегеннән) булачак. Сергей Погодин бу егеткә игътибар итәчәген белдерде, тик ул барыбер җентекле сайлап алу аша үтәргә тиеш.
Өмет бар, тырыш Рөстәм!
Лариса ФЕДОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев