Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Һава чиста, ә су – юк: кем җавап тотар

Кулланучы һәрчак хаклы - бу халык әйтеме һәркемгә мәгълүм, ә соңгы елларда кулланучы үзенең хокукларын кем яклавын һәм шул хокуклар уңаеннан кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеген яхшы белә - Роспотребнадзорга Кулланучыларның хокукларын яклау һәм районда санитар-эпидемиологик торыш мәсьәләләре буенча хәлләр ничегрәк булуын без Роспотребнадзорның әйдәп баручы белгеч-эксперты Гөлфирә Мостафинадан сөйләвен үтендек.

-Һәм беренче сорау: безнең районда халыкның йогышлы һәм паразитлар тарата торган авырулар белән авырау очраклары кимү күзәтеләме?
-Соңгы 10 елда алынган мәгълүматлар буенча йогышлы һәм паразитлар тарата торган авырулар күрсәткече бер дәрәҗәдә кала бирә. Хәер, нозологияләр буенча кимү күзәтелә - пневмония - 64%ка, микроспория - 41%ка, энтеробиоз - 64%ка, башка нозологияләр буенча арту сизелә - кискен эчәк инфекцияләре 87%ка, талпан тешләү 31%ка, сулыш алу органнары туберкулезы 30%ка.
2014 елда районда йогышлы һәм паразитлар тарата торган авыруларның 568 очрагы теркәлгән, ахыры үлем белән тәмамланган алкоголь белән агулану очрагы да (1) бар.
-Ни өчен шушы еллар дәвамында без иртәгә теге яки бу йогышлы авыруны эләктермәвебезне ышанып әйтә алмыйбыз?
-Менә, мисал өчен, үткән ел районда кызамык, кызылча, эпидемик паротит, дифтерия, столбняк, коклюш кебек йогышлы авырулар теркәлмәде. Чөнки үз вакытында профилактик прививкалар ясалды. Районда халыкның нибары 27%ы гына гриппка каршы прививка ясаткан, хәвеф төркеменә керүчеләргә, котыру авыруына, себер түләмәсе, талпан энцефалитына каршы эпидемик күрсәткечләр буенча тиешле прививкалар ясалган. Ел саен гриппка каршы вакцинация ясауны башкарганда предприятие һәм оешма җитәкчеләре активлык күрсәтми. Бигрәк тә үз хезмәткәрләренә ясату өчен үз акчаларына вакцина сатып алмыйлар, гәрчә грипптан өзлегеп, дәвалану чыгымнары вакцина бәясеннән шактый артып китсә дә.
-Әмма, килешегез, эчәк инфекциясеннән һәм агуланулардан прививка ясата алмыйсың?
-Килешәм. Сыйфатсыз туклану продуктлары һәм су әлеге авырулар чыганагы булып тора. Ә бездә су начар. Мисал өчен, 2014 елда суга төрле лаборатор тикшерүләр үткәргәндә суның сыйфаты гигиена таләпләренә җавап бирмәве ачыкланды. Үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү чыганакларындагы бүлү челтәрләреннән килә торган һәм коелардагы суларның микробиологик һәм санитар-химик күрсәткечләр буенча санитар таләпләргә туры килмәү очраклары да бар. Йогышлы һәм паразитар авырулар профилактикасы эшендә, районда санитар-эпидемиологик торышны яхшырту буенча әле берничә хәл ителмәгән мәсьәлә бар: Архангел, Екатерина, Петропавел Бистәләрендә, Красный Октябрь поселогында, Чуаш һәм Рус Чабаксарларында, Акъярда халыкны яхшы сыйфатлы су белән тәэмин итү өчен су белән тәэмин итүнең яңа чыганакларын эзләп табу кирәк, чөнки әлеге торак пунктлардагы су белән тәэмин итү чыганакларында эчә торган суның сыйфаты ГОСТ таләпләренә туры килми (катылыгы, коры калдыклар, сульфат (ПДК-1,5-2 тапкыр югары) буенча, шулай ук кайбер торак пунктларда тузган суүткәргеч челтәрләрне алмаштырырга кирәк, чүплекләр санитар кагыйдәләргә туры китерелергә тиеш.
-Су турында барысы да аңлашылды, бездә һаваның чисталыгы ничегрәк?
-Һава атмосферасының пычрану дәрәҗәсен билгеләү өчен 17 проба алып тикшерелде, шунысы сөенечле, сулый торган һавабыз чагыштырмача чиста.
-Җәмәгать туклануы, азык продуктлары һәм алкоголь җитештерү һәм сату буенча Сез ниләр әйтерсез?
-Узган ел без 74 объектта тикшерү үткәрдек, санитария законнарын бозган өчен 161 ИЭ һәм башка вазыйфаи шәхесләр административ штрафка тартылды. 16 материал судка җибәрелде.
-Шулай да төп сорау: ничек сакланырга соң?
-Беренчедән, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә, суны кайнатып кына эчәргә (бигрәк тә язгы ташу чорында), продуктлар сатып алганда аның составына, яраклылык вакытына игътибар итәргә һәм, продукт сыйфатына шик туганда, аны кулланмаска кирәк, иң яхшысы - кибеткә яңадан китерегез. Сатучылар аны кабул итәргә тиеш, шулай булмаганда, Роспотребнадзорга мөрәҗәгать итегез, адресы: Май урамы, 8 йорт.
-15 мартта без Бөтендөнья кулланучылар хокукын яклау көнен билгеләп үтәбез. Бу көн нинди девиз астында үтәчәк?
-Бу көннең девизы: "Дөрес тукланырга чакырабыз". Билгеләп үтелгәнчә, зур күләмдә терлек майларыннан һәм гади углеводлардан торган ризыклар куллану, рационда яшелчә-җиләк-җимеш, балык, диңгез продуктларының җитәрлек булмавы аркасында халыкның туклануы сыйфатлы туклану принципларына туры килми. Туклану продуктларының сыйфатсыз булуы, азык-төлек сәнәгате предприятиеләренең маркетинг практикасы һәм тиешле мәгълүматлар булмау кулланучыларны сыйфатлы туклануны сайлау мөмкинлегеннән мәхрүм итә. ТР Роспотребнадзор органы белгечләре тарафыннан Бөтендөнья кулланучылар хокукын яклау көненә хәзерлек буенча эш итү планы булдырылган. Без дә шул план нигезендә эшлибез.
Әңгәмәне Лариса
Федорова алып барды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев