Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Авыл халкына тагын бер бүләк

Татарстанда 30 га якын республика президент программасы тормышка ашырыла, шуларның 20 се турыдан-туры авыл җирлекләренә кагыла. Менә шуларның берсе буенча бу атнада Шахмай авылында тантаналы шартларда яңа участок ветеринария пунктын ачу булды. Әлеге чарада район башлыгы Вячеслав Козлов, ТР да кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, ТР ветеринария күзәтчелеге...

Татарстанда 30 га якын республика президент программасы тормышка ашырыла, шуларның 20 се турыдан-туры авыл җирлекләренә кагыла. Менә шуларның берсе буенча бу атнада Шахмай авылында тантаналы шартларда яңа участок ветеринария пунктын ачу булды.
Әлеге чарада район башлыгы Вячеслав Козлов, ТР да кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, ТР ветеринария күзәтчелеге территориаль бүлеге начальнигы Нияз Дәүләтханов, ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре, хуҗалык җитәкчеләре һәм шушы объект төзелешенә сөенгән авыл халкы катнашты.
Яңа ветеринария пункты биш авылга хезмәт күрсәтәчәк - Шахмай, Чаллы Башы, Чертуш, Рус Чабаксары һәм Чуаш Чабаксарына, монда 3500 дән артык терлек исәпләнә.
Ветеринария пунктын төзү өчен республика бюджетыннан 2 млн.сумнан артык акча бүлеп бирелгән, ә төзекләндерүгә 300 мең сум акчаны район бюджеты түләгән.
-Районда шундый икенче объект инде бу, - дип билгеләп үтте Вячеслав Козлов үзенең котлавында. -Мин районыбыздагы һәр өй туена сөенәм һәм мондый өй туйлары агымдагы елның августында безнең Черемухово Бистәсендә (яңа мәктәп), Яңа Иванаевода (яңа клуб) һәм район үзәгендә (яңа балалар бакчасы) көтә. Авыл хуҗалыгында АПК хезмәткәрләре өчен торак төзү, терлекчелек фермаларына капиталь ремонт ясау һәм яңаларын төзү, сенаж траншеялары, фермаларга таба бару юлларын ясау кебек программалар тормышка ашырыла. Әлеге максатларга дистәләгән миллион сум акча бүлеп бирелә һәм болар бар да авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә уңай тәэсир итә. Шәхси хуҗалыклар да читтә калмый - бөртек фуражы сатып алуга тиздән 1 баш сыерга өчәр мең сум һәм 1 кәҗәгә берәр мең сум акча бүлеп биреләчәк. Авылда шундый социаль программаларны тормышка ашырган өчен без республика җитәкчелегенә зур рәхмәт белдерәбез.
Шушы көннәрдә Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов игеннәрне урып-җыю кампаниясе барышын контрольгә алу өчен вертолетта республикабыз районнары кырларын карап әйләнә. Үткән атна ахырында ул безнең районда да булды һәм барлык көчне уңыш җыюга туплау кирәклеге турында билгеләп үтте. Шулай ук республика программаларын тормышка ашыру киләсе елда да дәвам иттерелә, дип билгеләп үтелде. Рөстәм Миңнеханов шәхси хуҗалыклардагы терлекләрнең баш саны белән дә кызыксынды, авыл җирлекләре башлыклары игътибарын үз хуҗалыкларында терлек асраучы авыл халкына төрле яклап ярдәм күрсәтү кирәклегенә юнәлтте.
Шахмай авыл җирлеге халыктагы терлек саны буенча районда лидер булып тора, монда шәхси хуҗалыклардан барыннан да күбрәк сөт тапшыралар, ШЯХ кредитларын да барыннан да күбрәк алар алган һәм, әлбәттә инде, халык иминлеге дә тиешле дәрәҗәдә. - Әлеге факторлар яңа ветеринария пунктын нәкъ менә Шахмайда төзү ихтыяҗын тудырды да инде, - дип ассызыклады район башлыгы. -Социаль әһәмияткә ия әлеге объект буш тормас дип өметләнәм, авыруларга каршы профилактик эшләр күбрәк алып барылсын иде.
Татарстан - күп кенә икътисадый күрсәткечләр буенча, шул исәптә авыл хуҗалыгында да, лидер - регион. Җирле авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре үз продукцияләре белән бөтен Республиканы туендыра алачак.
Яңа пункт ачу тантанасын төгәлләп, Шахмай авыл җирлеге башлыгы Ринат Хәсәнов бу объект авылга бик тә кирәк дип, аның озак хезмәт итүен теләде һәм "Блокстрой" җәмгыяте җитәкчесе Евгений Клюев җитәкчелегендәге төзүчеләргә һәм ветпунктның яңа мөдире Айнур Әбделвәлиевка истәлекле бүләкләр тапшырды.
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев