Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Азык хәзерләүгә – ныклы игътибар

Җәй - га­дәт­тә тер­лек азы­гы хә­зер­ләү чо­ры - ки­е­рен­ке чор. Ра­йон бу­ен­ча 11 июль­гә 11335 тон­на пе­чән, 21700 тон­на се­наж хә­зер­лән­гән. "Та­тарс­тан" аг­ро­фир­ма­сын­да кыш­лык­ка азык за­па­сы туп­лау әй­бәт темп­та ба­ра. Ки­чә­ге­се көн­гә би­ре­дә 4500 тон­на пе­чән һәм 8500 тон­на се­наж хә­зер­лән­гән. Ев­ге­ний СТА­РОВ Азык хә­зер­ләү эшен оеш­ты­ру ту­рын­да без "Та­тарс­тан"...

Җәй - га­дәт­тә тер­лек азы­гы хә­зер­ләү чо­ры - ки­е­рен­ке чор. Ра­йон бу­ен­ча 11 июль­гә 11335 тон­на пе­чән, 21700 тон­на се­наж хә­зер­лән­гән. "Та­тарс­тан" аг­ро­фир­ма­сын­да кыш­лык­ка азык за­па­сы туп­лау әй­бәт темп­та ба­ра. Ки­чә­ге­се көн­гә би­ре­дә 4500 тон­на пе­чән һәм 8500 тон­на се­наж хә­зер­лән­гән.

Ев­ге­ний СТА­РОВ

Азык хә­зер­ләү эшен оеш­ты­ру ту­рын­да без "Та­тарс­тан" Аг­ро­фир­ма­сы" ҖЧҖ ге­не­раль ди­рек­то­ры Го­мәр Сө­ләй­ма­нов бе­лән әң­гә­мә кор­дык. Ул фи­ли­ал бу­ен­ча 5522 гек­тар мәй­дан­да күпь­ел­лык үлән­нәр җы­еп алы­ну­ын, ор­лык­ка та­гын 500 гек­та­ры кал­ды­ры­луын, күпь­ел­лык үлән­нәр 5 июль­гә чак­лы чап­ты­ры­лу­ын бил­ге­ләп үт­те. Аг­ро­фир­ма­ның бар­лык бү­лек­чә­лә­рен­дә хә­зер кат­наш азык ур­ды­ры­ла, аны се­наж­га са­ла­лар. Бу төр азык 300 га мәй­дан­да ур­ды­рыл­ган. Чүп­ле­рәк уҗым ба­су­ла­рын­нан да уңы­шы се­наж­га са­лы­на. Аг­ро­фир­ма­да үлән чап­ты­ру өчен ти­еш­ле тех­ни­ка бар. Ме­ха­ни­за­тор Ри­нат Сө­ләй­ма­нов­ның "Маг­дон"­да хез­мәт җи­теш­те­рү­чән­ле­ге юга­ры (рә­сем­дә ул Чал­лы Ба­шы бү­лек­чә­сен­дә­ге баш­ка­ру­чы ди­рек­тор Ри­нат Са­ла­ва­тов бе­лән сөйләшә). Ул ин­де 2000 гек­тар­дан ар­тык мәй­дан­да үлән чап­кан, аг­ро­фир­ма­ның бер­ни­чә бү­лек­чә­сен­дә шул эш­не баш­кар­ган. Шу­шы тех­ни­ка­дан баш­ка та­гын ЕС-1, Е-302, КПС-5 Г, "По­лесь­е" ком­бай­ны­на так­кан ро­тор­лы ике чап­кыч бар. Көн са­ен 250-300 тон­на яшел мас­са ур­ды­рыл­ган. Шах­май бү­лек­чә­сен­дә се­наж­ны 15 июнь­дә үк са­ла баш­ла­ган­нар. Һәр аяз ми­нут­ны кө­теп, яң­гыр­дан соң мас­са­ны әй­лән­дер­гән­нәр. Һәр бү­лек­чә­гә баш бел­геч­ләр­дән җа­вап­лы ке­ше­ләр бер­ке­тел­гән. Го­мәр Сө­ләй­ма­нов сүз­лә­ре­нә ка­ра­ган­да, азык хә­зер­ләү эше Чал­лы Ба­шы бү­лек­чә­сен­дә оеш­кан­рак төс­тә бар­ган, би­ре­дә ин­де 900 тон­на пе­чән, 3000 тон­на се­наж (шу­ның 300 тон­на­сы төр­гәк­ләр­дә) хә­зер­лән­гән. Шу­шы бү­лек­чә ме­ха­ни­за­тор­ла­ры: Хә­мит Шә­рип­җа­нов, Шәү­кәт Са­фин, Ирек Хәм­зин, Хә­мит Га­ләут­ди­нов, Мин­хәт Га­таул­лин эш­не на­мус бе­лән баш­ка­ра­лар. Бри­га­дир Ай­рат Габ­дул­лин азык хә­зер­ләү эшен әй­бәт оеш­ты­ра. Хә­зер бү­лек­чә­дә пай җир­лә­ре өчен бер пай­га 1,5 тон­на исә­бен­нән пе­чән би­ре­лә. Аг­ро­фир­ма­ның бар­лык бү­лек­чә­лә­рен­дә чә­чү­лек­ләр­не дә ка­ра­ган­нар. Бар­лык чә­чү­лек­ләр чүп үлән­нәр­гә, 2000 гек­тар­дан ар­ты­гы корт­кыч­лар­га кар­шы эш­кәр­тел­гән, ку­ку­руз ба­су­ын­да ике мәр­тә­бә рәт ара­ла­ры эш­лән­гән. "Та­тарс­тан" аг­ро­фир­ма­сын­да бы­ел уңыш мул бу­лыр­га ох­шап то­ра. Бү­ген аг­ро­фир­ма­да бор­чак ур­ды­ру­га ке­реш­те­ләр. 15 июль­дән соң көз­ге иген­нәр­не сук­ты­ру­га ке­ре­шә­чәк­ләр. Ае­рым учас­ток­лар­да сай­лап кы­на арыш сук­ты­ра баш­ла­ган­нар, як­шәм­бе көн­не бе­рен­че ик­мәк ола­вы эле­ва­тор­га оза­ты­ла­чак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев