«балачак утравында» һәрвакыт кояш булсын
Балачак дөньясы - чиста һәм бик матур, әлбәттә, бу матурлыкны әти-әниләр генә тудыра. Балаларның ялын оештыру, күңел ачу һәм актив ял итү өчен безнең районда 1 июньдә 23 балалар мәйданчыгы ачылды. Лариса ФЕДОРОВА Таганнар, карусельләр, әкияти өйчекләр, төрле типтагы тренажерлар, кечкенәләр өчен ком урыны (песочница), әле тагын ял итү өчен...
Балачак дөньясы - чиста һәм бик матур, әлбәттә, бу матурлыкны әти-әниләр генә тудыра. Балаларның ялын оештыру, күңел ачу һәм актив ял итү өчен безнең районда 1 июньдә 23 балалар мәйданчыгы ачылды.
Лариса ФЕДОРОВА
Таганнар, карусельләр, әкияти өйчекләр, төрле типтагы тренажерлар, кечкенәләр өчен ком урыны (песочница), әле тагын ял итү өчен төрледән-төрле ачык буяулар белән буялган эскәмияләр - болар бар да матур коймалар белән тотып алынган зур мәйданчыкка урнаштырылган. Бу урын кечесен дә, олысын да үзенә җәлеп итеп тора. Мондый "утраучыкка" күпме бала килүен һәм күпме вакыт уздыруларын исәпләү мөмкин түгел, ә шушы оҗмах почмагы никадәр шатлык һәм күңелле мизгелләр бүләк итүен күрергә мөмкин.
Болар бар да "Лукойл" ААҖ социаль-мәдәни проектлар конкурсында ("Балачак утравы" номинациясендә) 2 млн. 760 мең сум грант откан "Аҗаган" клубы директоры Гөлшат Габетдинова аркасында булдырылган. Бу акчалар 23 балалар мәйданчыгы оештыруга тотылган - район башлыгы Вячеслав Козлов контрольлегендә яшьләр эшләре бүлеге һәм авыл җирлекләре башкарма комитетлары шушы күркәм эшне башкардылар. Авыл җирлекләре башкарма комитетлары башлыклары мәйданчыклар төзүгә балалары булган әти-әниләрне тарттылар, алар шатланып үз өлешләрен керттеләр: кемдер мәйданчыкны тигезләде, кемдер чүкеч белән эш итте-койма, челтәр капка, төрле корылмалар ясады. Бу почмак балаларның яраткан урынына әйләнсен өчен өлкәннәр барын да эшләргә тырыштылар.
Бәйрәм көнне, 1 июньдә, барлык балалар мәйданчыкларында район башкарма комитетыннан вәкилләр - оешма җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, мәдәният хезмәткәрләре, ата-аналар балаларны котладылар. Тантаналы бәйрәмнең сәбәпчеләре булган балалар бәйрәмдә бик актив булдылар: алар җырладылар, биеделәр, кояш, әни, күк йөзе турында шигырьләр сөйләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев