Балалар бакчалары өчен түләүләр
2013 елның 1 гыйнварыннан балаларын бакчага йөрткән өчен әти-әниләр түли торган бәяләр артты. Безнең районда ясле төркеменә йөрүче балаларның әти-әниләре уртача 300 сумга күбрәк түләячәк, ә зурраклар төркеменә йөрүчеләр өчен якынча 250 сумга күбрәк була. Хәзер әлеге уңайдан ата-аналарда байтак сораулар туа. Кайбер аңлаешсыз моментларга ачыклык кертүен сорап, без район...
2013 елның 1 гыйнварыннан балаларын бакчага йөрткән өчен әти-әниләр түли торган бәяләр артты. Безнең районда ясле төркеменә йөрүче балаларның әти-әниләре уртача 300 сумга күбрәк түләячәк, ә зурраклар төркеменә йөрүчеләр өчен якынча 250 сумга күбрәк була. Хәзер әлеге уңайдан ата-аналарда байтак сораулар туа. Кайбер аңлаешсыз моментларга ачыклык кертүен сорап, без район мәгариф бүлегенең мәгълүматый-методик үзәге методисты Лилия Мохтаровага мөрәҗәгать иттек.
- Бу түләү ни сәбәпле күтәрелде? Һәм ул нидән килеп чыга?
- Балалары бакчага йөргән өчен әти-әниләр түләвенең артуы иң элек ТКХ хезмәтләренә түләү тарифларының, туклану продуктларына бәяләрнең, хуҗалык товарларына чыгымнарның һ.б.ның артуына бәйле, - дип аңлатты ул.
- Төрле төр балалар бакчалары өчен үз түләүләре гамәлдә. Гомумүсеш, компенсацияләү рәвешендәге һәм катнаш балалар бакчалары бар. Безнең районда компенсацияләү рәвешендәге гамәлдә. Белгәнегезчә, ата-аналар взносының зур өлешен абонент түләве тәшкил итә, ул төркемгә кергән (теркәлгән) көннән башлап баланы бакчага йөрткән өчен исәпләнелә. Ул, бала бакчага нидер сәбәпле килмәгән очракта да, мәҗбүри тәртиптә түләттерелә. Взносның калган өлеше - бу туклану өчен түләү, аны үзәкләштерелгән бухгалтериядә баланың аена төркемдә булган (бакчага йөргән) көннәр саныннан чыгып исәплиләр. Килми калулары, аның сәбәпләре турында әти-әниләр балалар бакчасына алдан ук хәбәр итәргә тиешләр. Әгәр бала бер көн дә калмый йөргән икән, түләү түбәндәгечә: атнага 5 көн һәм 6 көн эшләүче бакчага йөрүче балалар бакчаларында балалар йөргән өчен түләү аерыла (бездә 5 балалар бакчасы шимбә көнне дә эшли). Түләү баланың яшенә дә бәйле: ясле (1-3 яшьлекләр) һәм зурраклар төркеме (3-7 яшьлекләр) өчен ул төрле - атнага 5 көн эшләүче (10,5 сәгать) бакчага йөрүче балаларның (бу төркемгә 1-3 яшьлек балалар керә) әти-әниләренә түләү күләме 1243 сум тәшкил итә, шуның 974 сумы - абонент түләве, туклану өчен - 269 сум; зурраклар төркеме (3-7 яшьлекләр) өчен түләү бәясе - 1147 сум, абонент түләве - 805 сум, туклану өчен - 342 сум. Атнага 6 көн эшләүче (9 сәгать) балалар бакчаларына йөргән өчен (1-3 яшьлекләр) 1297 сум түлисе, абонент түләве - 975 сум, туклану өчен - 322 сум; 3-7 яшьтәгеләр төркеменә йөрүчеләр өчен 1252 сум түлисе, абонент түләве - 842 сум, туклану өчен - 410 сум.
- Түләүгә булган ташламаларга карата да сораулар күп. Бу нинди категориягә керүче ата-аналарга кагыла?
- Республика дәрәҗәсендә әти-әниләр түләвенә 100% һәм 50% ташлама буенча гражданнар берничә категориягә бүленгән. Әмма муниципаль берәмлекләргә (икътисадый торыштан, финанс мөмкинлекләреннән чыгып) үзләренчә хәл итү хокукы бирелгән. Түләүдә 50 процент күләмендәге ташламадан Яңа Чишмә муниципаль районы башкарма комитеты карары (№31,23.03.2009) белән әти-әниләрнең берсе сугышчан хәрәкәтләрдә катнашкан, игезәк балалары булган һәм күп балалы (2дән күбрәк) гаиләләр файдалана. Авыр сөйләшүче һәм терәк-хәрәкәт аппараты авырулы балалар бакчага бушлай йөриләр (ягъни 100% ташлама). Моннан тыш, ТР Министрлар Кабинетының "Мәктәпкәчә белем бирүдә төп гомумбелем бирү программасын тормышка ашыручы дәүләт һәм муниципаль гомумбелем бирү учреждениеләренә баланы йөрткән өчен әти-әниләр түләвенең бер өлешенә компенсация турында"гы Карары да (№9, 18.01.2007) үз көчендә. Дәүләт тарафыннан гаиләгә социаль ярдәм күрсәтүгә әти-әниләр түләвен өлешчә: беренче бала өчен - 20%, икенчесе өчен - 50%, өченчесе һ.б. өчен 70%-ын кайтару да керә. Әгәр ата-ана беренче взносны вакытында кертсә, кире кайтарылган акчага тулмаган өлешен генә өстәп түләү авыр булмый. Компенсация рәсмиләштерү өчен әти яки әни кеше район социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итәргә тиеш.
- Компенсацияне рәсмиләштерү өчен нинди документлар тәкъдим итәргә кирәк?
- Әлеге сорау белән без Матди ярдәм буенча республика үзәгенең Яңа Чишмә районындагы филиал директоры Людмила Сорокинага мөрәҗәгать иттек.
- Алар әлләни күп түгел. Барыннан да бигрәк, гариза кирәк. Шулай ук баланың әти-әнисе (яки баланың законлы вәкиле) һәм балалар бакчасы арасындагы килешү; әти-әнисенең паспорт күчермәсе (килешү кем белән төзелә, шуныкы) дә кирәк булачак. Баланың (яисә барлык балаларның) туу турындагы таныклыгы күчермәсе кирәк булачак. Бу балаларның туу чиратын билгеләү өчен кирәк. Мисал өчен, өлкән бала - мәктәп укучысы ди, бу очракта балалар бакчасына йөрүче кечкенә бала - икенче бала булып тора. Түләү документының күчермәсе дә кирәк, чөнки компенсация күләме фактта кертелгән акча күләменнән чыгып билгеләнә. Әйтик, икенче бала өчен сез 500 сум акча керттегез ди, бу очракта сезгә нибары 250 сум акчаны гына кире кайтарачаклар ( ягъни 50%). Компенсацияне банктагы счетка күчерү өчен безгә счет күчермәсе кирәк булачак. Барлык атап үтелгән документлар җыелмасын түбәндәге адрес буенча китерергә кирәк: Яңа Чишмә авылы, Совет урамы, 80, 109 каб. (социаль яклау бүлеге). Аңлашылмаган сорауларыгыз булса, 2-22-98, 2-20-30 телефоны буенча безгә мөрәҗәгать итә аласыз яки үзегез дә килә аласыз. РМБ һәм социаль яклау бүлеге вәкилләре белән сөйләшү (аралашу) хәбәрчебез кулына калькулятор алырга мәҗбүр итте. Әгәр исәпләп карасак, акчаны кире кайтаруны исәпкә алып, ата-аналар түләве 300гә түгел (яки 250), ә азрак арткан. Өченче бала өчен 90 сумга күбрәк түлисе (300 сумнан 70% - компенсация), икенче балага - 150 сумга (50%ын кире кайтару) күбрәк түләргә туры киләчәк. Арту бер генә балалары булган әти-әниләргә күбрәк сизеләдер, мөгаен - 240 сум (20%ы кире кайтарыла). Яңа Чишмә "Ландыш" балалар бакчасы мөдире Наталья Ведякина белән дә ачыктан-ачык сөйләшү булды.
- Балалар бакчасы өчен ничек һәм кайчан түләргә кирәк?
- Иң яхшысы - вакытында түләү мөһим, шулай булмаганда, ата-аналар автомат рәвештә бурычлылар исемлегенә күчә һәм алга таба аңа калган бурычны да исәпкә алып күбрәк түләргә туры киләчәк. Кызганычка каршы, кайбер намуссыз, усал ният белән шушы акчаны түләмәүче шәхесләр бер документны - әти-әниләр һәм балалар бакчасы арасындагы килешүне бозалар. Интернетта хәзер әти-әниләрнең акча түләү-түләмәүләре ачык күренә, шулай булгач, ваемсыз ата-аналар өчен җаваплылыкны кайсы бакча мөдире үз өстенә алыр икән.
Балалар бакчасы өчен түләүне Саклык банкында һәм Татфондбанкта кертергә мөмкин. Ак Барс Банк, Саклык банкындагы терминал аша түләүләр бик тиз башкарыла, кайбер ата-аналар шушы максатта интернет-хезмәтләрне үзләштерделәр.
- Ата-аналарга киңәшләрегез һәм тәкъдимнәрегез нинди?
- Абонент түләве - аз түгел, ул теләсә нинди очракта түләттерелә, димәк, бакчага йөрмичә генә түләү күләмен киметү мөмкин эш түгел. Киресенчә, баланы мәктәпкә хәзерләү - күп хезмәт, көч сорый торган процесс. Бу педагоглар, әти-әниләр, шулай ук сабыйларның да тырыш хезмәте. Балалар бакчасында әле көннәр калдыруга катгый тыю булмаса да, күп кенә әти-әниләргә планлы, уйланылган занятиеләр, уеннар, коллективта аралашу гына үсеп килүче балада мәктәптә бик кирәкле булган сыйфатларны тәрбияләүгә, үстерүгә булышлык итүен аңларга кирәк.
Балаларны мәктәпкә озатканда, чыгарылыш бәйрәмендә, бакча хезмәткәрләре аңы үсеш алмаган сабыйлардан кызыксынучан, тиктормас балалар тәрбияләгән өчен эчкерсез рәхмәт сүзләре ишетәләр. Чынлап та, балалар бакчаларында эшләүчеләрнең эше авыр, күпкырлы, тик ул әти-әниләр түләвенең артуына, кунакка әбиләре килүгә, һава торышы бозылуга карамастан, баланың әтисе яки әнисе белән һәр көнне үзе йөргән төркемгә ашыккан очракта гына ул кызыклырак һәм нәтиҗәлерәк булачак.
Әңгәмәне Ольга ИВАНОВА алып барды
Фоторәсем "Ландыш" балалар бакчасы архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев