Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Балалар бакчасы өчен ата-аналар түләве артачак

2015 елның 1 гыйнварыннан республиканың балалар бакчаларында баланы караган һәм тәрбияләгән өчен ата-ана түләве күләме уртача 12%ка арту планлаштырыла. Түләүләрнең артуы мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре эшчәнлеген финанс яктан тәэмин итүдә чыгымнарның артуы белән бәйле. Шул исәптә бу - туклану продуктлары бәяләренең артуы, балалар бакчаларындагы балаларны карауда (тәрбияләүдә) катнашучы персоналның хезмәт...

2015 елның 1 гыйнварыннан республиканың балалар бакчаларында баланы караган һәм тәрбияләгән өчен ата-ана түләве күләме уртача 12%ка арту планлаштырыла.
Түләүләрнең артуы мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре эшчәнлеген финанс яктан тәэмин итүдә чыгымнарның артуы белән бәйле. Шул исәптә бу - туклану продуктлары бәяләренең артуы, балалар бакчаларындагы балаларны карауда (тәрбияләүдә) катнашучы персоналның хезмәт хакларының артуы да.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, балалар бакчаларында балаларны тоту өчен чыгымнарның күп өлешен дәүләт үз өстенә ала (70%тан артыграгын). Ата-аналар түләве күләме исә бүгенгесе көндә балалар бакчасында баланы тотуның гомуми бәясеннән 27%ка якынын тәшкил итә, ул аена уртача 8 мең сум чыга.
Ата-аналар түләве учреждениенең төренә, эш режимына һәм баланың яшенә бәйле. Мисал өчен, бүгенге көндә 3 яшьтән алып 7 яшькәчә бала (10 сәгать ярым гомуми үсеш бирүче балалар бакчасында тәрбияләнүче) өчен ата-ана түләве 2283 сум тәшкил итә. 2015 елның 1 гыйнварыннан ул 280 сумга артачак һәм 2563 сум тәшкил итәчәк.
Игътибар! Ата-аналар өчен барлык компенсация түләүләре сакланачак:
1. Беренче балага уртача ата-ана түләвеннән 20% күләмендә, икенче балага - 50%, өченче һәм аннан соңгы балаларга 70% күләмдә компенсация. Бу компенсация гражданнарның керемнәренә бәйсез рәвештә, барысына да түләнә.
2. Муниципаль дәрәҗәдә билгеләнгән компенсация. Ул гражданнарның кеременә бәйле. Аны гаилә әгъзаларының һәрберсенә туры килгән керем 20000 сумнан ким булган очракта һәрбер гаилә дә ала ала. Керем аз булган саен, компенсация күбрәк.
Мисал өчен, кереме гаиләдәге бер кешегә 10000 сумнан азрак булган гаиләгә 10 сәгать ярым гомуми үсеш бирүче балалар бакчасына йөргән беренче бала өчен "РФда белем алу турында"гы Законга туры китереп 257 сум күләмендәге акчасы кире кайтарылачак һәм 767 сум күләмендә өстәмә республика компенсациясе алачак. Нәтиҗәдә, 2563 сум түләп, ата-ана 1024 сум күләмендә компенсация алачак. Гаиләнең факттагы чыгымы (балалар бакчасына түләүгә) 1539 сум тәшкил итә.
3. Күп балалы гаиләләргә ташламалар. Алар билгеләнгән ата-аналар түләвенең 50%ын түлиләр һәм шулай ук компенсация алу мөмкинлекләре дә бар.
4. Инвалид балалар, туберкулезлы балалар, ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар балалар бакчасына бушлай йөриләр.
Ата-аналар түләвенең артуы сезнең гаиләгездә җитди чагылыш табармы? Балагызны балалар бакчасына йөртүегезне дәвам итәсезме? Гамәлдәге компенсацияләр сезнең өчен ярдәм булып торамы? Әлеге сорауларны без балалары бакчага йөрүче әти-әниләргә юлладык. -Без бакчага дүртенче кызыбызны йөртәбез. Ишле гаилә булганга, безгә ташламалар каралган. Ай башында без 1000-1200 сум түлибез, бер өлешен социаль яклау бүлеге кире кайтара, нәтиҗәдә үзебезнең кесәдән 500-550 сум чыга. Шуңа да, бәяләр арту безнең гаилә өчен әллә ни зур чыгым булмастыр, без икебез дә эшлибез, хезмәт хакыбыз әйбәт, - ди Яңа Чишмәдән ишле гаилә башлыгы Владимир Ефимов.
Яшь әни Юлия Михайлова:
-Безнең кызыбыз бер генә, балалар бакчасына йөргән өчен аена 2400 сум чамасы акча түлибез, 400 сумын (20%) компенсация итеп кайтаралар. Әлбәттә, бәя арту сөендерми, шулай да кызыбызны бакчага йөртәчәкбез, башкача мөмкин түгел, баланы калдырыр урын юк. Икенче яктан, балалар бакчада яшьтәшләре белән аралашалар, режим саклана, баланың үсешенә йөз тоткан занятиеләр үткәрелә, уңай күнекмәләр бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев