Балалар – бәхет ул
Күптән түгел Чуаш Чабаксары авылында яшәүче Роза Николаевна Маклаковага ТР дәүләт бүләге - "Ана даны - Материнская слава" медале бирелде. Роза үзенең ире Николай белән 6 бала тәрбияләп үстергән. Без бүген әлеге гаилә, аларның балачаклары һәм хәзергесе көндә ниләр белән шөгыльләнүләре хакында сөйләрбез. Лариса ФЕДОРОВА 1979 елда Маклаковлар гаиләсендә Иван,...
Күптән түгел Чуаш Чабаксары авылында яшәүче Роза Николаевна Маклаковага ТР дәүләт бүләге - "Ана даны - Материнская слава" медале бирелде. Роза үзенең ире Николай белән 6 бала тәрбияләп үстергән. Без бүген әлеге гаилә, аларның балачаклары һәм хәзергесе көндә ниләр белән шөгыльләнүләре хакында сөйләрбез.
Лариса ФЕДОРОВА
1979 елда Маклаковлар гаиләсендә Иван, ә бер елдан соң Владимир исемле уллары якты дөньяга килә. Малайлар бик җитез, тере булып үсәләр, әниләренә мәшәкать җитәрлек була: ул совхозда сыер савучы булып эшли, ә ул елларда сыерларны өч тапкыр сауганнар, өстәвенә, шартлар да хәзергечә булмый. Фермага кадәр саз ерып җәяү дә барырга туры килгән. Ә иң авыры пычракта балаларны балалар бакчасына илтү була. Маклаковлар аннан ерак яшәгәннәр. "Берсен, кечкенә Сашаны (1985 елда туган) күтәрәм, ә калган икесе безнең арттан йөгереп баралар иде", - дип сөйли Роза ханым. Өч малайның кием-салымын да юып өлгертергә, өстәвенә, хуҗалыктагы мал-туар да, бакча эшләре дә - барысын да күбрәк аңа башкарырга туры килә. Николай - механизатор, иртәдән кичкә кадәр кырда яки остаханәдә. Бераз үсә төшкәч, Иван белән Владимир кул арасына керә башлыйлар, мәктәптән кайткач, һәркайсы үз эшен белгән: кайсы йорт тирәсен җыештырган, кайсы маллар караган. Укытучылардан аларга карата ул бернинди зарлану да ишетми. Малайлар чаңгыда йөрергә яраткан, телерадио-аппаратура белән мавыкканнар, магнитофон ремонтларга өйрәнгәннәр. Сашага 4 яшь булганда, әниләре тагын бер энекәш алып кайта, аңа Лев дип исем бирәләр, гаиләгә кыз бала алып кайту өмете сүрелми һәм 1991 елда кызлары Надежда туа. Абыйлары аны бик тә яраталар, әти кеше дә бик нык сөенә. Надя мәктәпне тәмамлагач, аңа: "Бар, кызым, укуыңны дәвам ит. Акча белән ярдәм итәрбез", - диләр. Надежда әти-әнисенең сүзен тыңлый, медицина училищесын яхшы билгеләргә генә тәмамлый, бары инглиз теле аркасында гына кызыл диплом ала алмый. Түбән Камада реанимация бүлегенә эшкә алалар - бу бик тә җаваплы. Эшчән генә егеткә кияүгә чыга. Абыйлары гаиләләрендә гел малайлар гына туган булса, ике атна элек Надежданың кызы туа. Әлеге сөенечле хәбәр барлык туганнарны да диярлек әти-әниләре йортына җыйган. Иванның гаиләсе генә кайта алмаган (аның хатыны һәм өч улы бар), алар Ерак Көнчыгышта яшиләр. Ул анда армия хезмәтендә була, шунда өйләнә дә. Аннары контракт буенча Чечняда хезмәт итә һәм гаиләсе янына кайта.
Владимир Уралда ГТХ гаскәрләрендә хезмәт иткән, хәзер Түбән Камада яши, 8 ел милиционер булып эшләгән. Өйләнгән, улы бар.
Малайлар арасында, Роза ханым сөйләвенчә, Александр иң түземсезе булган, мәктәптә үткәрелгән җыелышларда аның исеме бер генә тапкыр телгә алынмаган. Әмма Александр үзенә җитди һөнәр сайлый, эретеп ябыштыручы эшен үзләштерә, армиядә хезмәт итә (командирларыннан фәкать рәхмәт хатлары гына килеп торган), өйләнә, уллары туа, бүгенгесе көндә Чистайда "Водоканал"да эшли.
Лев әле өйләнмәгән, иртәрәк, ди. Әнисе дә аның белән килешә: "Туйга акча эшләсен әле", - ди. Химик гаскәрләрдә хезмәт иткән, хәзер Түбән Камада химкомбинатта эшли.
Алексей да үз һөнәрен сайлаган - бусы Маклаковларның кечесе. Аңа тиздән 18 яшь тула, Яңа Чишмәдәге 118 нче номерлы ҺУ-да 3 курста укый, ә аннан соң, абыйлары кебек үк, Ватан алдындагы бурычын үтәячәк. Әти-әниләре балалары белән горурланалар, яраталар, оныкларын аеруча якын итәләр, киленнәре һәм кияүләреннән дә бик канәгать алар. Роза белән Николай икесе дә лаеклы ялда. Авыл хуҗалыгында озак еллар эшләп тә кечкенә генә пенсиягә лаек булулары турында да әйтми кала алмадылар. Дәүләт бүләген һәм аңа өстәп бирелгән тиешле акчаны алгач, Роза ханым зур яңа суыткыч сатып алган, ул аларга бик тә кирәк булган.
Бүген Маклаковлар өе бушап калган, ә ял көннәрендә иркен өй эчендә алма төшәр урын да булмый. Тик монда беркемгә дә кысан түгел, күңелең киң булса, бар да сыя.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев