Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Балалар фаҗигагә юлыккан

6 ноябрьдә кичке сәгать 8 ләр тирәсендә Акъяр-Чирмешән трассасында (Черемуховога илтүче юл чаты тирәсендә) ЮТҺ булган, анда Оренбург өлкәсеннән булган балалар зыян күргән.

Оренбург өлкәсе Бузулук шәһәреннән Казанга экскурсиягә барган балаларны алып кайтучы "Хайгер" автобусын узарга теләгән ВАЗ-"Калина" автомобиле шоферы идарәне югалтып, яны белән автобуска бәрелә. Ике машина да кюветка оча - автобус уң ягына ава, ә "Калина" - түбәсенә ята. "Калина" хуҗасы - район үзәгеннән 20 яшьлек гр. М. Һәм аның пассажиры вакыйга урыныннан качып китәләр, тик полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланалар. Медицина тикшерүе машина йөртүченең исерек булуын ачыклый.
Автобуста зыян күрүчеләргә (барлыгы 36 кеше, 32-се 1999-2000 елларда туган балалар) беренче ярдәмне узып баручы яңачишмәле Алмаз Вафин күрсәтә, тиешле хезмәтләргә дә ЮТҺ турында ул хәбәр итә.
Зыян күргән 4 бала хастаханәгә урнаштырыла, нәтиҗәдә берсенә амбулатор дәвалану билгеләнә, ике малай (сөякләре сынган) Казанга озатыла, ә 13 яшьлек кызның умыртка баганасы сынганга ошаган, ул РҮХ-дә калдырыла.
Балалар хастаханәдә һәм кунак йортында төн куналар, 7 ноябрьдә аларны Яңа Чишмә гимназиясендә ашатып, икенче автобус белән өйләренә озаталар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев