Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Балалар – тормыш мәгънәсе

Еле­на һәм Ни­ко­лай Сте­па­нов­лар га­и­лә­нең бә­хе­те ба­ла­лар са­ны­на бәй­ле дип са­ный­лар. Га­и­лә­дә ба­ла ту­ган са­ен бә­хет­лә­ре ар­та. Ту­был­гы Тау авы­лын­да яшәү­че Сте­па­нов­лар га­и­лә­сен­дә биш ба­ла, нәкъ ме­нә шу­шы ба­ла­лар - тор­мыш­ла­ры­ның мәгъ­нә­се. Ла­ри­са ФЕ­ДО­РО­ВА Га­и­лә языл­ма­ган ка­нун­га та­я­нып яши: бер-бер­сен кай­гыр­тып, бер-бе­ре­нә яр­дәм итеп, бер­кай­чан ал­даш­мый­ча яшәр­гә, та­гын ты­ры­шып укыр­га...

Еле­на һәм Ни­ко­лай Сте­па­нов­лар га­и­лә­нең бә­хе­те ба­ла­лар са­ны­на бәй­ле дип са­ный­лар. Га­и­лә­дә ба­ла ту­ган са­ен бә­хет­лә­ре ар­та. Ту­был­гы Тау авы­лын­да яшәү­че Сте­па­нов­лар га­и­лә­сен­дә биш ба­ла, нәкъ ме­нә шу­шы ба­ла­лар - тор­мыш­ла­ры­ның мәгъ­нә­се.

Ла­ри­са ФЕ­ДО­РО­ВА

Га­и­лә языл­ма­ган ка­нун­га та­я­нып яши: бер-бер­сен кай­гыр­тып, бер-бе­ре­нә яр­дәм итеп, бер­кай­чан ал­даш­мый­ча яшәр­гә, та­гын ты­ры­шып укыр­га һәм эш­ләр­гә ты­ры­ша.

Ни­ко­лай бе­лән Еле­на "Та­тарс­тан" аг­ро­фир­ма­сын­да эш­ли­ләр. Ни­ко­лай - тер­лек­че, Еле­на - ла­бо­рант һәм ск­лад мө­ди­ре. Ике­се­нең дә эш­лә­ре авыр, җа­вап­лы, хә­зер­ге бә­я­ләр бе­лән ча­гыш­тыр­ган­да тү­лә­ве ге­нә таш­ка үл­чим. Шу­ңа да Сте­па­нов­лар шәх­си ху­җа­лык то­та­лар, ан­нан алын­ган та­быш га­и­лә бюд­же­тын ту­лы­лан­ды­ра. Йорт­ла­рын­да мал­лар­ның бар тө­ре, хәт­та ат­ла­ры да бар. Олы ул­ла­ры Мак­сим сүз­лә­ре­нә ка­ра­ган­да, ху­җа­лык­та­гы авыр эш­ләр­не ат бе­лән баш­ка­ра­лар: ти­рес чы­га­ра­лар, кар чис­тар­та­лар, җи­ден­че сый­ныф­та уку­чы Мак­сим­га әти­се ат­ны ыша­нып тап­шы­ра. Бу то­як­лы акыл­лы хай­ван да, ху­җа­лык­та­гы 3 баш МЭТ, са­рык­лар, дуң­гыз­лар да ма­лай­ны тың­лый­лар, ул алар­ны яра­тып, бик ос­та ка­ра­ша. Яңа ел­га аңа ку­ян бү­ләк ит­кән­нәр, аны да ка­рый­сы. Мак­сим та­гын га­и­лә өчен кой­мак-пе­ше­рә бе­лә, ка­мыр ре­цеп­тын без­гә дә әйт­те: кат­лау­лы тү­гел, тик чәй һәм кай­нат­ма бе­лән бик тәм­ле бу­ла. Еле­на үзе зур кәст­рүл­дә кө­не бу­е­на җи­тәр­лек аш пе­ше­реп куя, ри­зык­ны төр­лән­де­рер­гә ты­ры­ша, кем­дер со­лян­ка яра­та, кай­сы бә­рәң­ге бе­лән та­вык итен хуп кү­рә. Өй­дә әни­се­нә олы кыз Ири­на бу­лы­ша, ул мәк­тәп­тә дә уку ал­дын­гы­сы, клуб­та җыр­лап та йө­ри, кух­ня­да да яр­дәм­лә­шә, ике яшь­лек се­ңе­ле­се Ма­ша­ны да ка­ра­ша, бе­рен­че сый­ныф­та уку­чы Олег­ның дә­рес­лә­рен тик­ше­рә. Олег - бик тый­нак, сөй­кем­ле, рәх­мәт­ле ба­ла, шул ара­да пар­та­да­шы аңа кү­че­реп язар­га рөх­сәт итү­ен дә яшер­мә­де ( бу­сын укы­ту­чы­сы ише­тә күр­мә­сен). Ул үзе дә Ди­на исем­ле кыз­ны на­чар ма­лай­лар­дан һәм усал эт­ләр­дән як­ла­я­чак.

Ба­ла­лар­ның иң ак­ти­вы һәм ара­ла­шу­ча­ны Игорь бул­ды. Ул мәк­тәп­тән кай­тып ке­реш­кә үк без­не кы­зык­сын­дыр­ган бар­лык со­рау­лар­га җа­вап бир­де: "2 сый­ныф­та укыйм. Инг­лиз те­лен яра­там. Бү­ген "4" һәм ике "5"­ле ал­дым", - ди. Өй­дә­ге­ләр өчен бу бил­ге­ләр га­җәп тү­гел, би­ре­дә һәр­кем үз эшен "4" һәм "5" бил­ге­лә­ре­нә баш­ка­ра. Игорь да үзеш­чән сән­гать­тә кат­на­ша. Ма­шень­ка­дан ка­ла (ул әле ба­ла­лар бак­ча­сын­да иде) бар да ашар­га утыр­ды. Әти­лә­ре янә­шә­се­нә ма­лай­лар: Олег, Игорь, Мак­сим елыш­ты, Ири­на бе­лән әни­лә­ре (рә­сем­дә) өс­тәл­не тү­гә­рәк­лә­де. Чәй та­бы­ны янын­да сүз тор­мыш авыр­лык­ла­ры­на, кү­ңел­сез хәл­ләр­гә ба­рып то­таш­ты.

Еле­на үзе шә­һәр кы­зы бу­ла, авыл еге­те бе­лән та­ны­шып, аңа кия­ү­гә чы­га. Күп ел­лар егет­нең әти-әни­се бе­лән бер тү­бә ас­тын­да яши­ләр. Ки­лен ке­ше өл­кән­нәр­дән ху­җа­лык эш­лә­ре­нә өй­рә­нә. Иң авыр эш­не һәр­чак ир­ләр үз­лә­ре баш­ка­ра­лар. Га­и­лә бик та­ту яши, онык­ла­ры­ның ба­ба­ла­ры ва­фат бу­лу­га 9 ел үт­кән, әби­лә­ре­нең дөнья кую­ы­на да ел­дан ар­тык.

Ни­ко­лай бе­лән Еле­на тор­мыш­тан арт­та кал­мый­лар, ба­ла­ла­ры­на за­ман­ча тәр­бия би­рә­ләр: ба­ла­лар компь­ю­тер бе­лән эш итә­ләр, Ин­тер­нет­ка да то­та­ша­лар, за­ман­ча ви­део-фо­то­ка­ме­ра­лар һ.б. ки­рәк­ле җи­һаз­ла­ры бар. Ири­на ки­лә­чәк­тә та­биб-пе­ди­ат­р бу­лыр­га те­ли. Мак­сим, Игорь һәм Олег әле­гә кем бу­ла­сы­ла­рын бел­ми­ләр, Ма­шень­ка исә тәр­би­я­че­ләр һәм га­и­лә­дә­ге­ләр­дән, ип­тәш­лә­рен­нән ка­ла әле­гә бер­ни бел­ми. Тик ба­ла­лар тиз үсә, алар­ның ки­лә­чә­ге ту­рын­да әти-әни бү­ген­нән кай­гыр­та. Ни­һа­ять, хө­кү­мәт тә иш­ле га­и­лә­ләр­не кай­гыр­та, бә­я­ли баш­ла­ды. Сте­па­нов­лар га­и­лә­се күп ба­ла­лы га­и­лә­ләр­гә игъ­ти­бар күр­сәт­кә­не өчен ра­йон баш­лы­гы Вя­чес­лав Коз­лов­ка һәм бәй­рәм ал­дын­нан бү­ләк­ләр алып кот­лар­га кил­гән ра­йон баш­лы­гы урын­ба­са­ры На­и­лә За­ки­ро­ва­га һәм җир­ле ха­ки­ми­ят­кә бик рәх­мәт­ле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X