Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Балалар юлда һәлак була

31 июльдә булган вакыйга район халкын тетрәндерде - юлда балигъ булмаган ике яшүсмер һәлак булды. Яшьләр төне буе, Интернетта аралашып, килеп чыккан фаҗигада кем гаепле булуы турында үз фаразларын урнаштырдылар: Газель шоферымы, әллә мотоцикл белән идарә иткән һәлак булган малайлармы? Ничек кенә булмасын, нибары 15 һәм 16 яшь кенә булган...

31 июльдә булган вакыйга район халкын тетрәндерде - юлда балигъ булмаган ике яшүсмер һәлак булды. Яшьләр төне буе, Интернетта аралашып, килеп чыккан фаҗигада кем гаепле булуы турында үз фаразларын урнаштырдылар: Газель шоферымы, әллә мотоцикл белән идарә иткән һәлак булган малайлармы? Ничек кенә булмасын, нибары 15 һәм 16 яшь кенә булган улларын әти-әниләренә кире кайтарып булмый.
Юлларда килеп чыккан шундый фаҗигалар елдан-ел арта бара. Ата-аналар үзләренең балаларын "үлем юлы"на чыгарып җибәрмәсеннәр өчен бу сан (үлем очрагы) күпмегә кадәр җитәргә тиеш соң? Өлкәннәр үзләре Законны хөрмәт итми һәм моңа балаларын да өйрәтми торып, бу сорауга җавап булмаячак.
Ата-аналар арасында балаларына төрледән-төрле ике көпчәкле транспорт сатып алу модага кереп китте бугай. "Кем җитезрәк" дигән мактану хисләре малайларга хас һәм алар, юл хәрәкәте кагыйдәләре турында онытып, "әти бүләге" руле артына утырып алга ашкыналар.
Полиция хезмәткәрләре аларны вакытында туктатып, барысы да ата-аналарын КДН утырышына чакырып, штраф билгеләп, әти-әниләрнең "улыма башка транспорт бирмәячәкмен!" дигән җитди карар кабул итүләре белән генә бетсә, бар да яхшы булыр иде дә бит...
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәре Айрат Сатдаров, шоферлар тарафыннан ЮХК-ен бозучылар санына (исәбен) тукталмыйча, мотоцикл йөртүчеләр турында сөйли:
-Район территориясендә үткәрелә торган профилактик чаралар барышында 19 берәмлек мототранспорт тоткарланды һәм махсус кую урынына урнаштырылды. Шуларның 3 се - мототранспорт белән исерек хәлдә идарә итүче, 9-сының йөртү таныклыгы юк, документлары булмаучылар - 1 һәм 6 мопед һәм мотоцикл белән балигъ булмаганнар идарә иткән.
Дәүләт автоинспекторы ата-аналарның һәм аларның балаларының исләренә төшерә: "Мопед яки мотоцикл йөртү таныклыгында тиешле категорияләр булган очракта гына идарә итү рөхсәт ителә". Һәм, әлбәттә инде, һичшиксез мотошлем булу да зарур.
Лариса ФЕДОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев