Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Балалар үз-үзләрен тотарга өйрәнделәр

-30 октябрьдә - ЮТҺ корбаннарын дөньякүләм искә алу көнендә ТР районнарының белем бирү учреждениеләрендә ЮТҺ корбаннарын искә алу акциясе һәм юл хәрәкәте иминлеге буенча чаралар үткәрелде, - дип хәбәр итте редакциягә Балалар иҗат үзәге директоры Светлана Мартышова.

-24 октябрьдән башлап атна буена укучылар һәм бакча балалары шушы көнгә багышланган занятиеләрдә актив катнаштылар. Класс сәгатьләрендә укучылар юллардагы аварияләр темасына бик теләп дискуссия үткәрделәр: машина йөртүченең юлда кечкенә генә игътибарсызлыгы да кеше үлеменә китерергә мөмкин бит.
Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр исә рәхәтләнеп юлларда үз-үзеңне тоту турында лекция тыңладылар, тематик уеннарда актив катнаштылар, "Имин юл" темасына рәсем ясадылар, алардан исә күргәзмә оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев