Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Барлык проблемалар хәл итәрлек

Быелгысы елның 15 гыйнварыннан 13 мартка чаклы районның торак пунктларында район җитәкчелеге катнашында район предприятиесе һәм оешмалардагы хезмәт коллективлары белән очрашулар оештырылды. Җыеннар вакытында гражданнардан 219 сорау алынды. Мөрәҗәгатьләрнең иң күбе (30%) торак-коммуналь секторга туры килә - 63.

Шулар буенча Красный Октябрьдәге Болын урамында урам яктырткычлары урнаштырылды, Черемухово Бистәсендә эчә торган суның саркып югалуы һәм Новопоселенная Лебедкада Октябрь, Комсомол, Акбүредәге Яшьләр урамында суүткәргечләрдәге тишек урыннарны бетерү буенча эшләр башкарылган. Зирекле хастаханәсенә чаклы юлга асфальт түшәү, Петропавел Бистәсендәге Яшел урамга каты түшәмәле юл төзү перспектив планга кертелде. Шахмай авылындагы Үзәк урамга асфальт түшәү мәсьәләсе хәл ителү стадиясендә тора. Хәзергесе вакытта Зирекле авылындагы автобус павильонын яңадан урнаштырырга, Зирекле аша Түбән Камага чаклы яңа автобус маршруты ачарга кирәк. Петропавел Бистәсеннән Чернобыль вакыйгаларында катнашучы А.М. Беляев торак белән тәэмин итүгә исемлеккә кертелде.
Мөрәҗәгатьләр саны буенча икенче урында - социаль өлкә (52).
Чабаксар мәктәбендә 1-4сыйныф укучыларын туган телләрендә укыту проблемасы күтәрелгән иде - мәсьәлә хәл ителде. Шулай ук түбәндәгеләр дә уңай хәл ителде: Яңа Иванаево ФАП-ы өчен глюкометр сатып алынды, Красный Октябрь поселогында яшәүчегә инвалид улына "Церепро" дигән дару препараты сатып алу өчен матди ярдәм күрсәтелде. Район ФАП-лары тулысынча медикаментлар белән тәэмин ителерме дигән сорауга җавап бирелде - тулы исемлек буенча медикаментлар белән тәэмин итүгә ирешү мөмкин түгел, чөнки аларның кайберләре табиб билгеләве буенча язып бирелә. Җыенда мәгариф бүлегенә район дәрәҗәсендә чыгарылыш тугызынчы сыйныфлар өчен сынау имтиханнары (ГИА) оештыру тәкъдим ителгән иде - бу мәсьәлә үтәлде. Яңа Чишмә РҮХ өчен функциональ диагностика табибы вазыйфасына кандидатура сайлау мәсьәләсе дә бар иде. Хәзергесе вакытта РҮХ Чистайдагы функциональ диагностика табибы белән медицина хезмәте (ЭКГ үткәрү) күрсәтү турында килешү төзеде. Архангел мәктәбендә түбәне ремонтлауга смета төзелде, чөнки җыенда түбәдән су агу проблемасы күтәрелгән иде.
Мөрәҗәгатьләрнең чираттагысы икътисад өлкәсенә кагылышлы иде (14 мөрәҗәгать).
Җыенда район халкының үз шәхси ярдәмче хуҗалыкларындагы ит, сөт продукцияләрен сатуда кыенлыклар кичерүе турында әйтелгән иде. МЭТ, дуңгыз, сарык, каз-үрдәк үрчетү, умарта тоту белән шөгыльләнүче район халкына Яңа Чишмә авылындагы базар мәйданчыгы территориясендә авыл хуҗалыгы продукцияләрен сату өчен шартлар булдырылды.
Өргәнчә авылы халкы үз авылларына "Пищевик" ҖЧҖ җитештергән икмәк-күмәчнең үз вакытында китерелмәвеннән зарландылар. Хәзер эш график буенча башкарыла, үз вакытында китереп җиткермәүнең сәбәбе - автотранспортның ватык булуында. Кышын район үзәге буенча хәрәкәт итүче маршрут автобусы эшендә дә өзеклекләр булды- быелгысы елның мартыннан эшләр көйләнде.
Горшково авылы халкын Яңа Чишмәдәге мал чалу пунктының эше канәгатьләндерми. Хәзергесе вакытта ветеринария рөхсәте булмау сәбәпле, мал чалу пункты үз эшен туктатты.
Мәсьәләнең оператив хәл ителүе җирле үзидарә органнары, район оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләренең көйле эшләвенә генә бәйле түгел, ул финанс чыгымнары да таләп итә. Әйтик, төзелеш объектлары: Яңа Чишмә РҮХ каршындагы автостоянка мәйданын киңәйтү, Архангел Бистәсендә мәктәпнең түбәсен ремонтлау, Шушма елгасының төбен чистарту, Әдәмсәдә суэтем башнясын төзү, Екатерина Бистәсендә балалар бакчасының түбәсен ремонтлау өчен акча кирәк.
Вячеслав ТЕМНИКОВ,
район башлыгы ярдәмчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев