Барлык уңайлыклар тудырылган
1 мартта муниципаль район башлыгы Вячеслав Козлов һәм кунаклар катнашында яңадан торгызудан соң мировой судның 1 нче номерлы суд участогы бинасын тантаналы шартларда ачу чарасы булып үтте.
"Стройсервис" ЯАҖ төзүчеләре тарафыннан башкарылган капиталь ремонттан соң бина эчке һәм тышкы яктан да шактый үзгәргән. Хәзер тарихи бина янәшәдә 15 февральдә ачылган "Татэнергосбыт" офисы белән бер түбә астында урнашкан. Ремонт эшләре буенча район башлыгы Вячеслав Козлов үтенеченә битараф калмаган якташыбыз, «Татэнергосбыт»ААҖ директоры Рифнур Сөләймановка да рәхмәт сүзләре әйтелде. Мировой суд бинасының эчке бизәлеше барлык норматив таләпләрне исәпкә алып башкарылган. Иркен уңайлы кабинетлар, утырышлар залы мировой суд хезмәткәрләренә үзләренең хезмәт вазыйфаларын тулысынча башкарырга мөмкинлек бирә. Клиентлар белән эшләү өчен аерым зона бүленгән. Бинада гражданнарны кабул итү өчен барлык уңайлыклар тудырылган, әйтергә кирәк, клиентлар саны елдан-ел арта бара. Үткән елда гына да мировой судның теге яки бу хезмәтләреннән районның һәр алтынчы кешесе файдаланган. Мәдәният бүлеге хезмәткәрләре суд участогын тантаналы шартларда ачуны тәэмин иткәннәр: бина бик матур итеп бизәлгән, музыка яңгырап торды, кунаклар да байтак җыелган иде. Аларның барысын да ипи-тоз белән каршы алдылар. Алар арасында: ТР Югары Суды рәисе Илгиз Гыйләҗев, ТР-да Суд Департаменты Идарәсе начальнигы Җәүдәт Салихов, ТР юстиция министры Мидхәт Курманов, күрше шәһәр һәм районнарның суд рәисләре бар иде.
Район башлыгы Вячеслав Козлов яңачишмәлеләрне һәм район кунакларын суд участогы ачылу уңаеннан котлап, республика җитәкчелегенә капиталь ремонтка акча бүлеп биргәне, ә төзүчеләргә - сыйфатлы эшләгәннәре өчен рәхмәт белдерде һәм балта осталары бригадиры Рафаэль Гыйззәтуллинга, штукатур-маляр Гөлсирә Якуповага истәлекле бүләкләр тапшырды. Җыелучыларны Илгиз Гыйләҗев, Мидхәт Курманов, Яңа Чишмә район суды рәисе Равил Закировлар да котлады. "Стройсервис" ЯАҖ директоры Хәлим Билданов 1 нче номерлы суд участогы мировой судьясы Алсу Сәхәбиевага символик ачкыч тапшырды. Ул аппарат эше һәм гражданнарны кабул итүгә бик шәп шартлар булдырганнары өчен җитәкчелеккә һәм төзүчеләргә рәхмәт белдерде.
Тасманы кискәннән соң кунаклар ремонттан соң бинаның эчке бизәлеше белән таныштылар.
Рәсемнәрдә: 1. И. Гыйләҗев, А. Сәхәбиева, В. Козлов һәм М. Курманов (сулдан уңга) тасманы кисәләр. 2. Х. Билданов А. Сәхәбиевага символик ачкыч тапшыра.
Азат Мусин
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев