Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Барысын да искә алабыз...

Җиңү көне алдыннан районның барлык мәктәпләрендә патриотизм дәресләре үтә. Бу дәресләргә укучылар районның ветераннар Советы рәисе Александр Скоковны ешрак чакыра башлаганнар.

Мондый дәресләрне ветераннар Советы рәисе Рус Волчья, Черемухово, Чаллы Башы мәктәпләрендә үткәргән инде.
Сугыштан соң туган кеше нәрсәләр турында сөйли соң, бу хакта без Петропавел Бистәсе мәктәбендә үткәрелгән дәресләрнең берсендә булгач белдек.
Александр Алексеевич укучыларга сугыштан әйләнеп кайткан һәм кайтмаган якташлары, шәхсән үзе белгән кешеләр һ.б. турында сөйли. Аларның гадәтләрен, аралашу рәвешләрен искә алган. Аларның кайда яшәүләрен, нинди сукмаклардан йөрүләрен аңлаткан. Һәм сугыш геройларының - якташларының тарихы укучылар өчен якын темага әверелгән. Һәркайсы үзен шушы тарихның дәвамчысы итеп тойган. Хәзер балалар Ватан өчен көрәшкән һәр якташлары турында күбрәк белергә тырышалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев