Байтак чаралар үткәреләчәк
Ел саен 1 октябрьдә Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Янәшәбездә игътибар һәм кайгыртуга мохтаҗ кешеләр яшәгәнлеген онытырга һич ярамый. Азат МУСИН Безнең район территориясендә 70 яшьтән узган 1785 кеше яши. Өлкәннәр ункөнлеге чорында район җитәкчелеге, социаль яклау бүлеге, пенсия фонды, хастаханә белгечләре катнашында төрле чаралар үткәрү традициягә керде. Практика күрсәткәнчә,...
Ел саен 1 октябрьдә Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Янәшәбездә игътибар һәм кайгыртуга мохтаҗ кешеләр яшәгәнлеген онытырга һич ярамый.
Азат МУСИН
Безнең район территориясендә 70 яшьтән узган 1785 кеше яши. Өлкәннәр ункөнлеге чорында район җитәкчелеге, социаль яклау бүлеге, пенсия фонды, хастаханә белгечләре катнашында төрле чаралар үткәрү традициягә керде. Практика күрсәткәнчә, мондый очрашулар безнең ветераннарга бик кирәк, шулар нәтиҗәсендә социаль яклау, медицина хезмәте күрсәтү, пенсия белән тәэмин итү буенча тиешле чаралар күрү турында халыкның хәбәрдарлыгы арта. Очрашуларда барлык мәсьәләләр гомумиләштерелә һәм аларны үтәү район җитәкчелеге контроленә алыначак.
Быелгысы елда хезмәт коллективларында, авыл җирлекләрендә, учреждениеләрдә азык-төлек тутырылган пакетлар тапшырып, ветераннар белән чәй табыннары оештырылачак.
Картлар йортында яшәүчеләргә туклану продуктлары тапшырып һәм чәй табыннары әзерләп хәйрия ярдәме күрсәтеләчәк, шулай ук концерт программасы да тәкъдим ителәчәк.
"Без синең өеңдә җылылык саклыйбыз" дип аталган акция кысаларында 100дән артык пенсионерга тәрәзәләрне юу һәм җылыту, өйләрне кышка әзерләү буенча ярдәм күрсәтеләчәк. "Кайгырту" ХСХКҮ белгечләре "Гомер көзе" дип аталган чара үткәрәчәк, лекцияләр белән чыгыш ясаячаклар, октябрьдә туганнарны котлаячаклар, "Шәфкатьлелек экипажы" мобиль бригадасы Бакташ, Сөлчәбаш һәм Н.П. Лебедка авылларында күчмә кабул итү көне үткәрәчәк.
Китапханәләрдә "Зирәклек һәм игелек көне" дип аталган китаплар күргәзмәсе тәкъдим ителәчәк. Кино челтәре бушлай кино күрсәтүләр оештыра, мәгариф учреждениеләре "Игелеклелек почтасы" акциясе буенча педагогик хезмәт ветераннарына котлау открыткалары җибәрәчәк. "Хезмәт десанты" акциясе кысаларында мәктәп укучылары бакча казу, ишегалларын җыештыру буенча өлкәннәргә ярдәм итәчәкләр.
Мәшгульлек үзәге пенсионерлар берлеге белән бергәләп өлкәннәрне компьютер белеменә өйрәтү эшен дәвам иттерәчәкләр (әлегә 75 пенсионер укытылган).
1 октябрьдән "Игелек телефоны" дип аталган яңа хәйрия акциясе старт алачак. Аның максаты өлкән яшьтәге ялгыз гражданнарны кәрәзле телефоннар белән тәэмин итү (алар оператив рәвештә табиб, коткаручылар хезмәтен һ.б. чакыра алсыннар өчен). Безнең райондагы 19 ветеранга телефон сатып алуда район предприятиеләре һәм оешмалары хәйрия ярдәме күрсәтәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев