Базар нык үзгәрә
Соңгы айларда район үзәгендәге базар шактый үзгәрде. Ачык һавадагы лотоклар һәм прилавкалар урынына түбәсе ябык уңай, иркен биналар төзелде. Евгений СТАРОВ
Россия хөкүмәте карары белән киләсе елдан башлап ачык урында сәүдә итү тыелачак. Сәүдә касса аппаратлары кулланып, бары тик ябык стационар биналарда алып барылырга тиеш. Дөрес, керемгә карап салына торган салым түләүче авыл эшмәкәрләре ансыз да эш итә алалар. Базарда сәүдә итүче эшмәкәрләр ике ширкәт оештырып, үз акчаларына сәүдә павильоннары төзеделәр. Дүрт эшмәкәрне берләштергән беренче ширкәттә төзелеш эшләре тулысынча төгәлләнгән. 9 эшмәкәрне берләштергән икенче ширкәттә дә эшләр төгәлләнергә тора. Район акчасына базар территориясенә асфальт түшәлде. Ул "Яңа Чишмә идарәче компания" муниципаль унитар предприятиесенә тапшырылган, ул район халкының шәхси хуҗалыкларында җитештерелгән туклану продуктлары белән сату итү өчен бушлай урыннар бирүгә сәүдә лотоклары хәзерли. Ярминкәләр дә шунда оештырылачак. Шул ук мәйданда Татарстан Республикасының башка шәһәрләреннән һәм районнарыннан килгән эшмәкәрләргә дә түләүле урын биреләчәк. Ачылган павильоннарда товарларны урнаштыру өчен Чистай мебель фабрикасында заказ буенча эшләнгән стеллажларга сокланып туймаслык. Һәр бинада көзгеләр куелган киеп карау почмагы булдырылган. Эшмәкәрләргә кышын сәүдә итүе, ә сатып алучыларга җылы бинада товар сатып алуы рәхәт булачак. Сәүдә цивилизацияле алып барылачак. Павильоннарга коляскада йөрүче инвалидлар керү мөмкинлеге булдырылган. Сәүдә биналарын төзүгә һәм җиһазлауга эшмәкәрләр үз акчаларын биргәннәр, тик бу чыгымнар үз-үзен акларга тиеш. Чөнки яңа биналарда, һава торышы нинди булса да, сәүдә итү алып барылачак, сатучылар һәм сатып алучылар өчен уңайлыклар тудырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев