Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 68 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов МӨРӘҖӘГАТЕ

Ка­дер­ле та­тарс­тан­лы­лар! Хөрмәт­ле фрон­то­вик­лар һәм тыл хезмәт-чәннә­ре!

Рес­пуб­ли­ка­быз Дәүләт Со­ве­ты, Хөкүмә­те исе­меннән һәм шәхсән үзем сез­не Бөек Ва­тан су­гы­шын­да Җиңү­нең 68 ел­лы­гы уңа­ен­нан кай­нар кот­лыйм!

1945 ел­ның 9 мае - иле­без, күп­милләт­ле хал­кы­быз һәм һәр га­илә яз­мы­шын­да иң әһә­ми­ят­ле ва­кый­га. Тез чүк­те­релгән Рейхс­таг­та бу көн­не ке­ше­лек та­ри­хын­да иң дәһшәт­ле, кан­кой­гыч, ко­точ­кыч су­гыш­ның ахыр­гы сә­хифәлә­ренә нок­та ку­ел­ды. "Яшь ара­лаш" бәйрәм ителә тор­ган Бөек Җиңү­нең да­ны ел­лар узу белән як­ты­рак бал­кый, су­гыш­тан соң­гы бу­ын вә­киллә­ре өчен ул тиңдәш­сез ба­тыр­лык, фи­да­карь­лек һәм Ва­тан­га тирән мәхәббәт ча­гы­лы­шы бу­лып то­ра.

Мил­ли­он­ла­ган ва­тан­даш­ла­ры­быз­ның һәм Җир ша­рын­да­гы бар­лык иге­лек­ле ке­шеләр­нең ру­хи нык­лык күрсә­теп көрәш­үе нә­тиҗә­сендә дөнья бө­тен бер ха­лык­лар­ны, дәүләтләр­не юк­ка чы­га­ру белән яна­ган на­цизм кол­лы­гын­нан ко­тыл­ды. Җиңү га­ять зур югал­ту­лар бә­рабә­ренә яу­лан­ды. Ту­ган җир да­ны һәм азат­лы­гы өчен го­ме­рен дә кыз­ган­ма­ган ка­һар­ман­нар ту­рын­да­гы як­ты истә­лек йөрәклә­ре­бездә мәң­ге сак­ла­ныр!

Та­тарс­тан­нан гы­на да явыз дош­ман­га кар­шы су­гыш­ка җи­де йөз меңнән ар­тык ке­ше кит­те, шу­лар­ның яр­ты­ла­шы ди­яр­лек ту­ган ни­гезлә­ренә әйлә­неп кайт­ма­ды. Су­гыш һәр­бер йорт­ның бу­са­га­сын ат­лап кер­де һәм ях­шы­лар­дан да иң ях­шы­лар­ның го­ме­рен ал­ды. Му­са Җә­лил, Ми­ха­ил Де­вя­та­ев, Мә­губә Сырт­ла­но­ва, Петр Гав­ри­лов, Га­ни Са­фиул­лин, Ни­ко­лай Сто­ля­ров, Га­зи За­һи­тов, Ми­ха­ил Си­мо­нов һәм Та­тарс­тан җи­ре­нең баш­ка бик күп ка­һар­ман­на­ры­ның шан­лы исе­ме үлем­сез. Алар ба­ры­сы да рәхмәт хи­се ту­лы йөрәклә­ре­бездә, шәһәр һәм бистә, урам һәм мәктәп ата­ма­ла­рын­да, һәйкәлләрдә, му­зей­лар һәм ме­мо­ри­ал­лар экс­по­зи­ци­ялә­рендә мәң­геләш­те­рел­де.

Дош­ман­нан үч алу телә­ге белән фаб­ри­ка һәм за­вод­лар­да көн­не төнгә ял­гап ко­рал кой­ган, ал­ны-ял­ны бел­ми кол­хоз кыр­ла­рын­да, тыл­да­гы гос­пи­тальләрдә, фән, мә­га­риф һәм мәдә­ни­ят уч­реж­де­ни­елә­рендә хезмәт куй­ган фи­да­карьләр­не һәр­чак тирән их­ти­рам һәм олы рәхмәт хи­се белән искә ала­быз. Та­тарс­тан һәм аның дан­лык­лы баш­ка­ла­сы - бо­рын­гы Ка­зан ка­ла­сы - дош­ман­ны җиңүгә һәм хә­рабә хә­ленә ки­те­релгән ха­лык ху­җа­лы­гын тор­гы­зу эшенә зур өлеш керт­те.

Без их­лас кү­ңелдән ка­һар­ман җиңү­челәр бу­ы­ны вә­киллә­ре - ка­дер­ле ве­те­ран­на­ры­быз­га тиңдәш­сез ба­тыр­лык­ла­ры өчен рәхмәт хислә­ре­без­не җит­керә­без һәм алар­ның тор­мыш шарт­ла­рын ях­шыр­ту, рес­пуб­ли­ка­ның иҗ­ти­ма­гый тор­мы­шын­да ак­тив кат­на­шу­ла­рын тәэ­мин итү өчен кул­дан килгән­нең ба­ры­сын да эшләргә ты­ры­ша­быз. Ве­те­ран­нар­ның кү­бе­се, ин­де олы яшьтә бу­лу­ла­ры­на ка­ра­мас­тан, бү­ген яшьләргә хәр­би-пат­ри­о­тик тәр­бия бирү эшендә кат­на­ша­лар, бу исә бу­ын­нар чыл­бы­ры өзелмә­ве­нең ачык гәүдәлә­не­ше бу­лып то­ра. Бөек Җиңү­нең 70 ел­лык юби­ле­ен бәйрәм итүгә әзер­лек мо­ның әһә­ми­я­тен та­гын да арт­ты­ра. Хөрмәт­ле ве­те­ран­нар, без­не сөен­де­реп, ара­быз­да мөм­кин кадәр озаг­рак яшәсә­гез иде!

Җиңү Кө­нен якы­най­ту­га үзеннән өлеш керткән, җи­ре­безгә ты­ныч һәм азат тор­мыш алып килгән һәр­кемгә мәң­ге­лек дан!

Ка­дер­ле та­тарс­тан­лы­лар, сез­нең һәммә­гезгә бә­хет, исән­лек-сау­лык, ты­ныч­лык һәм имин­лек те­лим.

Җиңү бәйрә­ме кот­лы бул­сын!

Та­тарс­тан

Рес­пуб­ли­ка­сы

Пре­зи­ден­ты Р.Н. Миң­не­ха­нов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X