Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Белемне бәйгеләр арттыра

Бүгенге көндә физик яктан сәламәт булу гына җитми, заман рухи яктан сәламәт булган балалар тәрбияләүне таләп итә. Тәрбия сагында торучылар өчен киң күңеллелек, ярдәмчеллек кебек сыйфатларны булдыру, сәламәт акыллы яшьләр тәрбияләү - заман ихтыяҗы, ә тәрбия эшендә иң хак сүзләр, һичшиксез, тик Коръәндә...

23 нче март көнне Шахмай авылы мәчетендә район буенча Коръән уку бәйгесе үткәрелде. Бәйгенең максаты - изге Коръән китабына карата балаларда мәхәббәт уяту, тормышларын Коръән кушканча алып барырга чакыру.
Мәҗлесне олылап, күрше Чирмешән районыннан Хәбир хәзрәт Ханов, Рәфис хәзрәт Әгъзамов, Яңа Чишмә районы мөхтәсибе Газизулла хәзрәт Зартдинов, Зирекле авылыннан Ильяс хәзрәт Сөләйманов, Тубылгытау авылыннан Фәннур хәзрәт Кәримов, район татар авылларыннан Коръән укучылар җыелган иде. Кунакларны авылыбыз имамы Ринат Салаватов каршы алды. Шушы бәйгедә катнашырга барлыгы 38 бала килде. Алар үзләре белән таныштырып, анкеталар тутырдылар. Зәвык белән киенгән кызларыбызга, егетләребезгә карап куанып утырдым. Кулларына Коръән тоткан балалар дулкынлансалар да, йөзләрендә шатлык иде.
Һәр көн саен кулларыма Коръән алам,
Нинди хикмәт, хәйран калам.
Күзләремә тулган яшем - шатлык яше,
Ничек яши аңламыйча моны кеше?
Нинди пәрдә томалаган аның күзен?
Колаклары ник ишетми бу пакълекне?
Бөек Аллаһ һәр кешегә җанны өргән,
Ак - караны аерырга акыл биргән.
Шул сорауны бир үзеңә һаман - һаман:
Каян килдем? Нигә яшим? Кая барам?
Соравыңа җавап булыр тик Коръәндә,-
Башка җирдә эзләмә син, өметләнмә...
Олы мәҗлесне Коръән сүрәләре белән Ильяс хәзрәт Сөләйманов башлап җибәрде. Ул Коръән уку тәртибен аңлатып үткәч, балаларга гыйлем өстәргә ярдәм итүче әти - әниләргә, олыларга, мөгаллимнәргә, шулай ук бәйгене оештыручыларга, химаячеләргә, эшмәкәрләргә бик зур рәхмәтен белдерде. Шушы Коръән уку бәйгесенең максатларын да төшендереп үтте: "Бүген җиңүчеләр билгеләнсә дә, безнең бәйгенең максаты урыннар, бүләкләр түгел. Сез барыгыз да җиңүчеләр! Без Коръән укыган вакытта Аллаһы Тәгаләнең сүзләрен укыйбыз. Аллаһ безне яратса, үзенә якын итә. Иң мөһиме - ихласлык....".
Бәйгене Сөлчәбаш авылыннан килгән Арина Ламанова бик матур, эчтәлекле шигыре белән ачып җибәрде. Балалар яшьләре буенча 7 - 12, 12 -17 яшьлек төркемнәргә бүленеп ярышты. Коръәнне яттан белүчеләр аерым ярышты.
Беренче төркемдә кечкенәләрдән Шахмай авылы кызы Галәветдинова Рузия, Сәлахова Илзирә, Хәсәнов Әбделхәким, Даутов Ильяс матур итеп догалар укып күрсәттеләр.
Коръәнне яттан 8 ир бала укыды: Хатыйпов Рәмис (Тубылгы Тау авылы), Миннебаев Динар (Шахмай), Әбдерәфыйков Рәфис (Тубылгы Тау), Зиннуров Рәкыйп (Әдәмсә), Кәримов Рузәл (Тубылгы Тау), Илалов Ислам (Шахмай), Вәлиуллин Илдар (Тубылгы Тау авылы), Сибгатуллин Айназ (Әдәмсә).
Кыз балалардан: Хатыйпова Гөлшат (Тубылгы Тау), Хәсәншина Әнисә (Акбүре), Хөсәенова Рәмизә (Тубылгы Тау), Шәйдуллина Ландыш (Акбүре), Ламанова Арина (Сөлчәбаш), Мотыйгуллина Алисә (Акбүре), Хәйруллина Рузилә, Садретдинова Сөмбел (Акъяр), Салаватова Гөлфинә, Миръякупова Әнисә (Шахмай) укыдылар.
Коръәнне карап укучы ир балалар: Исмәгыйлов Илфат, Әбдерәфыйков Рифнур, Сөләйманов Мансур (Зирекле), Фәизов Наил, Лотфуллин Рамил (Тубылгы Тау), Миръякупов Рәшит (Шахмай), Кәлимуллин Айназ (Акъяр).
Китаптан карап укучы кыз балалар: Зарипова Әлфинә, Миргазова Сөмбел, Миншакирова Зөһрә (Зирекле), Исхакова Алинә, Гәрәева Гөлсинә, Исмәгыйлова Гөлгенә, Хәлиуллина Динә, Кәримова Румия (Тубылгы Тау авылы), Вәлиуллина Зөлфия (Акбүре). Бәйгедә катнашучылар Коръәни Кәримне тәҗвид кагыйдәләре белән жюри әгъзалары әйткән урыннан укып ишеттерергә һәм туктатканчы укырга тиеш иделәр.
Бәйгегә нәтиҗәләр чыгарган арада Ильяс хәзрәт Сөләйманов вәгазь укыды. Мәчеткә килүчеләр үзләрен кызыксындырган сорауларын биреп, тулы җаваплар алдылар. Ул арада нәтиҗәләр дә чыгарылды. Бәйгедә катнашучыларга бәя биргәндә, ни дәрәҗәдә дөрес итеп көйләп уку да, мәкаменең (тембр) бизәге дә искә алынды. Нәтиҗәләрне Яңа Чишмә районы мөхтәсибе Газизулла Зартдинов игълан итте. Балалар арасында Коръәнне яттан укучы малайлар арасында: 1 урынны Кәримов Рузәл (Тубылгы Тау) алды. Ул грамота һәм электрон Коръән белән бүләкләнде. 2, 3, 4 урыннар алган Миннебаев Динар (Шахмай), Илалов Ислам (Шахмай), Сибгатуллин Айназ (Әдәмсә) грамота һәм термос белән бүләкләнделәр.
Коръәнне яттан укучы кызлар арасында 1 урынны Шахмайдан Миръякупова Әнисә алды. Ул да грамота һәм электрон Коръән белән бүләкләнде. 2 урын алган Салаватова Гөлфинәгә (Шахмай) - грамота һәм телефон, З урындагы Сөлчәбаштан килгән Ламанова Аринага - грамота һәм чәйнек, 4 урындагы Тубылгы Тау кызы Хөсәенова Рәмизәгә грамота һәм термос тапшырылды.
Ир балалардан Коръәнне карап укып 1 урынны алган Сөләйманов Мансур грамота һәм планшет белән бүләкләнде. 2 нче урындагы Миръякупов Рәшит - грамота һәм телефон, 3 нче урындагы Кәлимуллин Айназ (Акъяр) - грамота һәм мантоварка, 4 урындагы Фәизов Наил (Тубылгы Тау) грамота һәм чәйнек белән бүләкләнде.
Кызлар арасында Коръәнне кычкырып укып 1 урын алган Кәримова Румиягә (Тубылгы Тау) грамота һәм планшет тапшырылды. 2 урындагы Шакирова Зөһрә (Зирекле) - грамота һәм телефон, 3 урындагы Зарипова Әлфирә (Зирекле) - грамота һәм мантоварка, 4 урындагы Исмәгыйлова Гөлгенә (Тубылгы Тау) грамота һәм мантоварка алды. Бәйгедә катнашучы барлык балаларга китаплар таратылды.
Барлык катнашучылар, кунаклар, авылдашлар өчен мәҗлес Шахмай авылы мәдәният йортында халыкның үз көче белән әзерләнгән табын артында дәвам итте.
Мондый мөселман бәйрәмнәре дәвамлы булсын, тыныч, мул тормышта яшик, дигән теләктә каласы килә.
Резидә Абдуллина, Шахмай авылы мәдәният йорты директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев