Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бер атнада район газетасына 200 дән артык абунәче язылган

"Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы редакциясе районның почта хезмәте белән берлектә 24 ноябрьдән 28 енә чаклы абунәчеләр атналыгы үткәрде, ул нәтиҗәле узды. Атна дәвамында 200 дән артык кеше район газетасына язылды. 1 декабрьдә абунәчеләр атналыгында газетага язылучылар өчен почтада редакция призлары уйнатылды. Чараның иганәчеләре эшмәкәрләр Рамил Нуртдинов белән Рәсимә Мусина булды,...

"Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы редакциясе районның почта хезмәте белән берлектә 24 ноябрьдән 28 енә чаклы абунәчеләр атналыгы үткәрде, ул нәтиҗәле узды. Атна дәвамында 200 дән артык кеше район газетасына язылды.
1 декабрьдә абунәчеләр атналыгында газетага язылучылар өчен почтада редакция призлары уйнатылды. Чараның иганәчеләре эшмәкәрләр Рамил Нуртдинов белән Рәсимә Мусина булды, без аларга бик рәхмәтлебез һәм бизнесларында уңышлар теләп калабыз.
Газетага язылучылар 200 дән артык булса да, приз уйнатуга килгән яңачишмәлеләр аз булды. Приз уйнатуда Шахмай, Әдәмсә, Чуаш Чабаксары, Красный Октябрь авылларыннан абунәчеләр катнашты, алар язылу турында квитанцияләрен җибәргәннәр. Призларны яңачишмәлеләр Светлана Бушенева, Гүзәл Мусина, Людмила Лазарева һәм башкалар отты.
-Район газетасына гел язылабыз, газета кызыклы, эчтәлеге бай, приз отуыбызга да сөенәбез,- диделәр "Ашыгыч ярдәм" хезмәте шәфкать туташы Светлана Бушенева белән ВДПО бухгалтеры Гүзәл Мусина.
Барлыгы 30 приз (80 ләп квитанция) уйнатылды. Төп приз - стена сәгате Красный Октябрьдән газета укучыбыз Галина Кондратьевага чыкты.
Язылу төгәлләнергә 20 көн вакыт калып бара, "Яңа Чишмә хәбәрләре"нә язылырга өлгермәүчеләрне почта бүлекләренә чакырып калабыз.
Газета укучыларыбызның исләренә төшерәбез, кичә, 3 декабрьдә, түбән бәяләрдән газетага язылу ункөнлеге башланды. Ул 13 декабрьгә чаклы дәвам итә (бу язылу кампаниясе чорында инде шундый икенче ункөнлек). Безнең газетага 493 сум 56 тиеннән (аена 82 сум 26 тиен) язылып калырга мөмкин. Сезне почта бүлекләрендә көтеп калабыз.
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев