Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бер көндә - 52 бункер

Район авыл хуҗалыгы идарәсе уңышны урып-җыюда катнашучы комбайнчылар һәм шоферлар арасындагы хезмәт ярышының икенче бишкөнлегенә йомгак ясады.

Икенче бишкөнлек нәтиҗәләре буенча "Лексион" комбайннары арасында "Козлова М.И." КФХдан Евгений ХОЛИН алдынгы булып тора. Ул 5 көндә 534 тонна бөртек суктырган.
"Нью-Холланд" комбайннары арасында "Яңа Чишмә" а/ф-дан Равил СИТДЫЙКОВ беренче. Ярдәмчесе Константин ШИШКИН белән алар 5 көндә 235 т бөртек суктырып алганнар.
"Акрос" һәм "Дон" комбайннары арасында "Яңа Чишмә" а/ф-дан Иван ШИШКИН инде икенче бишкөнлектә дә алдынгылыкны тота. Ярдәмчесе Евгений НЕСТЕРОВ белән алар 5 көндә 323 тонна бөртек суктырганнар.
"Нива" һәм "Енисей" комбайннары арасында бу бишкөнлектә иң яхшы күрсәткечләр "Нурхамәтов З.М." КФХ-дан Юрий РУЖЬЕВТА. Ул"Нива"да 5 көндә 300 тонна бөртек суктырган, ә бер көндә - 52 бункер. Булдырасың, Юрий!
Шоферлар арасында "Козлова М.И." КФХ-дан Александр ЗАВАЛИШИН бишкөнлек алдынгысы булып тора. Ул КамАЗ а/м белән 5 көндә комбайннардан ындыр табагына 673 тонна бөртек ташыган.
Район башлыгы Вячеслав Козлов һәм район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов алдынгыларның барысына да кызыл әләмнәр һәм акчалата премияләр тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев