Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бер көнне ике өй туе

10 сен­тябрь­дә ра­йон­да сө­е­неч­ле ва­кый­га бул­ды - су­гыш­та кат­на­шу­чы­лар­ның тол кал­ган­ ха­тын­на­ры - Әдәм­сә­дән На­деж­да Ве­ре­тен­ни­ко­ва һәм Ар­хан­гел Бис­тә­сен­нән Еле­на Де­ми­на өй туе үт­кәр­гән­нәр. Алар "То­рак- ве­те­ран­нар­га" дип атал­ган фе­де­раль прог­рам­ма бу­ен­ча тө­зел­гән уңай­лы җы­лы өй­ләр­гә кү­чен­гән­нәр.

Бү­ген­ге­се көн­гә әле­ге прог­рам­ма бу­ен­ча 159 ве­те­ран үз­лә­ре­нең то­рак шарт­ла­рын ях­шырт­ты, шул исәп­тә шу­лар­ның 103 се икен­чел ба­зар­дан то­рак са­тып ал­ды, ә 56 ве­те­ран яңа то­рак ал­ды.

Ар­хан­гел Бис­тә­сен­дә­ге һәм Әдәм­сә­дә­ге бик ма­тур уңай­лы йорт­лар бы­ел­гы җәй­дә кал­кып чык­ты һәм ме­нә 10 сен­тябрь­дә өй туй­ла­ры үт­кә­рел­де. Ра­йон баш­лы­гы Вя­чес­лав Коз­лов әле­ге шат­лык­лы ва­кый­га уңа­ен­нан кот­лап, һәр авыл­да Бө­ек Ва­тан су­гы­шы җи­ле ка­гыл­ма­ган га­и­лә, мө­га­ен, юк­тыр, дәү­ләт хә­зер исән кал­ган ве­те­ран­нар­га, су­гыш­та кат­на­шу­чы­лар­ның тол кал­ган ха­тын­на­ры­на хөр­мәт күр­сә­тә, дип бил­ге­ләп үт­те.

Ул эш­не сый­фат­лы һәм тиз ара­да (опе­ра­тив төс­тә) баш­кар­ган­на­ры өчен тө­зү­че­ләр­гә рәх­мәт бел­дер­де, Ека­те­ри­на Де­ми­на­га һәм На­деж­да Ве­ре­тен­ни­ко­ва­га нык­лы исән­лек, шу­шы өй­ләр­дә ба­ла­ла­ры, онык­ла­ры тәр­би­я­сен­дә һәм алар­ның кай­гыр­ту­ла­рын то­еп озын-озак яшәү­лә­рен те­лә­де, алар­га өй ач­кыч­ла­ры тап­шыр­ды.

"Ст­рой­сер­вис" ЯАҖ җи­тәк­че­се Хә­лим Бил­да­нов ра­йон җи­тәк­че­ле­ге­нә төзүчеләргә эш­не ыша­нып тап­шы­ру­ла­ры, ә газ­чы­лар­га, электр­ик­лар­га һәм ком­му­наль хез­мәт күр­сә­тү­че­ләр­гә опе­ра­тив төс­тә хез­мәт күр­сәт­кән­нә­ре өчен рәх­мәт бел­дер­де, йорт­лар­га бер ел­га га­ран­тия вәгъ­дә ит­те­ һәм ве­теран­нар­га яңа өй­лә­рен­дә бә­хет­ле, озын го­мер ки­че­рү­лә­рен те­лә­де.

- Без хө­кү­мә­те­без­гә без­не кай­гырт­кан өчен рәх­мәт­ле­без, - дип сөй­ли озак ел­лар кол­хоз­да бо­зау кара­у­чы бу­лып эш­лә­гән һәм ире бе­лән (ба­кый­лык­ка кү­чү­е­нә дә 37 ел бул­ган) дүрт ба­ла тәр­би­я­ләп үс­тер­гән На­деж­да Ве­ре­тен­ни­ко­ва.

- Бу яңа йорт­та без кы­зым Та­и­сия һәм оны­гым бе­лән яшә­я­чәк­без, - ди ул (кы­зы - Та­и­сия До­ро­фе­е­ва, кы­ру­чы (то­карь) һө­нә­рен сай­ла­ган ха­тын-кыз, бү­ген­ге­се көн­дә ла­ек­лы ял­да бу­лу­ы­на ка­ра­мас­тан, ул эш­лә­вен дә­вам итә). На­деж­да Ива­нов­на­ның бү­ген 7 оны­гы, 3 онык­чы­гы бар.

Еле­на Де­ми­на да го­ме­ре бу­е­на кол­хоз­да эш­лә­гән, ире бе­лән (ире­нең ва­фат бу­лу­ы­на 20 ел) 4 ба­ла тәр­би­я­ләп үс­тер­гән. Аның да 8 оны­гы һәм 8 онык­чы­гы бар. Бү­ген ул яңа өй­гә сө­е­неп туя ал­мый.

Әби­лә­рне яңа өй­лә­ре - өй туе бе­лән кот­лар­га авыл­даш­ла­ры, ту­ган­на­ры, якын­на­ры кил­гән, мә­дә­ни­ят хез­мәт­кәр­лә­ре дә ма­тур чы­гыш­ла­рын бү­ләк ит­те­ләр. Авыл җир­ле­ге баш­лык­ла­ры: Ни­на Сер­дюк һәм Лю­бовь Ко­то­ва кот­лау сүз­лә­ре иреш­тер­де­ләр. Алар яңа йорт ху­җа­ла­ры­на һәм тө­зү­че­ләр­гә бү­ләк­ләр тап­шыр­ды­лар.

Өй­гә ке­рү юлын­да ал тас­ма­лар ки­сел­гәч, яңа йорт­ның ху­җа­би­кә­лә­ре ку­нак­лар­ны һәм авыл­даш­ла­рын чәй эчәр­гә ча­кыр­ды­лар.

Азат Мусин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X