Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

бердәм коллектив

"Шешмадорстрой плюс" ҖЧҖ-тә барлык мәсьәләләрне хәл итәрлек бердәм коллектив тупланган. Юл төзүчеләр зур күләмле эш башкаралар, районда каты түшәмәле юллар арта тора, торак пунктларда территорияләр төзекләндерелә

.Безнең белән әңгәмәдә шушы оешма җитәкчесе Равил Рәхмәтуллин агымдагы елда яңа асфальт түшәү буенча эш алып барылмавын искәрде - финанс кытлыгы булган. - Барлык юл эшләренә без нибары 37 млн. чамасы акча алдык, 2012 елда 100 млн. сумнан артык акча бирелгән иде. Узган ел Новотроицкида (8,2 км) һәм Яңа Иванаевода мәктәпкә чаклы (3,2 км) юл төзедек,- диде ул. Быел төзекләндерү буенча байтак эш башкарылган. 11 мәктәп һәм балалар бакчалары янында урам аша чыгу юллары - зебрлар, "яткан полицейский"лар яңартылган, 170 яңа билге урнаштырылган, 4 суүткәргеч торбасы ремонтланган, 34 мең кв. метр мәйданда чокырлар ямалган.

Сезон башыннан бирле асфальт заводы юлларны торгызуга 14 мең тонна асфальт ясап чыгарган, юл төзүчеләр балансында 244 километр автомобиль юллары исәпләнә.
Коллективта 50 ләп кеше эшли. Александр Дорофеев җитәкчелегендә асфальт заводы бригадасы - оператор Владимир Добрынин, электрик Владимир Милютин, эретеп ябыштыручы Михаил Сушковлар бик әйбәт эшлиләр. Грейдерчы Нәҗметдин Сәхабетдинов, экскаваторчы Евгений Клюшкин, шоферлар Ринат Нургатин һәм Александр Банцыревлар үзләрен югары класслы хезмәткәрләр итеп күрсәткәннәр. Механик Гомәр Нуриев техниканың аварияләрсез һәм югары җитештерүчәнлекле эшләвен тәэмин итә.
Василий Банцырев җитәкчелегендәге асфальт салучы бригада зур нәтиҗәлелек белән эшли. Юл эшчеләре Виталий Беженцев һәм Антон Буйняков үзләренең эшкә намуслы карашта булуларын күрсәткәннәр.
Хәзергесе вакытта коллектив автомобиль юлларын кышкы чорда карап тотуга әзерләнә. Юл читләре чиста итеп чабып алынган, 1700 тонна - тозлы-комлы катнашма, 60 тонна тоз әзерләнгән. Юлларны чистартуга 22 берәмлек техника эшкә керешә ала (К-700 тракторлары, шнекороторлар, грейдерлар һәм КДМ - катнаш юл машиналары). Соңгы елларда юл төзүчеләр кышкы юлларны яхшы хәлдә тоталар.
Без юл төзүчеләр коллективын бәйрәм белән котлыйбыз, аларга авыр эшләрендә уңышлар, исәнлек-саулык һәм иминлек телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев