Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Беренче җиңүчеләр билгеле

Газета укучыларыбызга хәбәр иткәнебезчә, район башкарма комитеты тарафыннан урып-җыюда әйбәт эшләгән комбайнчылар һәм шоферларны матди кызыксындыру чаралары эшләнгән. 30 июльдә хезмәттәшлек ярышының беренче бишкөнлегенә йомгак ясалды һәм җиңүчеләргә кызыл әләмнәр, премияләр тапшырылды.

Чит илдә эшләнгән комбайннар арасында "Кулон" агрофирмасы комбайнчысы Владимир Гарев (ярдәмчесе үз улы Максим) алда, ул "Нью-Холланд" комбайны белән урак башланганнан бирле 275 тонна бөртек суктырган.
"Акрос-530", КЗС-1218 һәм ДОН-1500 комбайннары арасында беренчелекне "Козлова М.И." КФХ-дан Евгений Остолопов тота, ул ДОН-1500 комбайнында урып-җыю башланганнан бирле 151 тонна бөртек суктырган. "Нива" һәм "Енисей" комбайннары арасында "Зубов В.С." КФХ комбайнчысы Сергей Буйняковның күрсәткечләре әйбәт, "СК-5 "Нива" комбайнында ул урак башланганнан бирле 183 тонна бөртек суктырган.
Комбайннардан бөртек ташучы шоферлар арасында "Кулон" а/ф-дан МАЗ шоферы Сергей Захаров алда бара, ул 439 тонна ашлык ташыган.
Бу эш күрсәткечләре 30 июльгә алынган.
Урак батырларына премияләрне һәм әләмнәрне басуга килеп район башлыгы Вячеслав Козлов белән район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Сергей Баранов тапшырды, алар механизаторларның сорауларына җавап та бирделәр.
Икенче бишкөнлектә комбайннар 4 төркемгә бүленеп каралачак, чөнки "Мега" һәм "Лексион" комбайннары "Нью-Холланд"тан көчлерәк, шуңа да аерым төркем булып барачаклар.
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X