Беренче җиңүчеләр билгеләнде
Соңгы көннәрдә яңгырлар булуга да карамастан, урып-җыю эшләре кызу темплар белән бара. Бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларны билгеләнгән срокларда һәм яхшы сыйфатлы итеп урып-җыюда катнашучы комбайнчыларны һәм шоферларны матди кызыксындыру максатларында район башкарма комитеты матди яктан стимул бирүче чаралар булдырган.
Комбайн төркемнәре буенча иң күп ашлык суктырган комбайнчыларга премияләр тапшырылачак: беренче - чит илдә эшләнгән "Мега-360", "Лексион", "Нью-Холланд" комбайннары, икенче - "Акрос-530", КЗС-1218, "ПАЛЕССЕ GS12", "ДОН-1500", өченче - "Нива-эффект", "СК-5 Нива", "Енисей". Һәр төркем буенча комбайнчыларга - 1000, комбайнчы ярдәмчеләренә - 500 сум премия каралган. Комбайннардан ындыр табагына бөртек ташучы алдынгы шоферга - 1000 сум премия. Премия бишкөнлек нәтиҗәләре буенча тапшырылачак.
Уңыш урып-җыю чорында 4 күчмә әләм тапшыру каралган. Сишәмбе көнне түбәндәге комбайнчыларга әләмнәр һәм акчалата премияләр тапшырылды: Гаяр Сәйфетдинов, "Татарстан" а/ф-ның Акъяр бүлекчәсе ("Лексион" комбайнында 437 тонна бөртек суктырган, ярдәмчесе - Илнур Садретдинов), Илсур Газизов ,"Татарстан" а/ф-ның Чертуш бүлекчәсе ("Акрос-530", 574 тонна бөртек суктырган, ярдәмчесе Рияз Хәлиуллин), Михаил Барсуков, "Козлова М.И." КФХ ("Енисей" комбайнында 412 тонна бөртек суктырган) һәм шофер Сергей Храмов (КамАЗ а/м-да 1200 тонна бөртек ташыган). Әлеге күрсәткечләр 2013 елның 30 июленә булган торыш буенча төзелгән. Премияләрне һәм әләмнәрне муниципаль район башлыгы Вячеслав Козлов һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Сергей Баранов тапшырды.
Сергей Баранов һәм Вячеслав Козлов Гаяр Сәйфетдиновка һәм аның ярдәмчесе Илнур Садретдиновка премия һәм күчмә әләм тапшыралар. Евгений Старов фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев