Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бергәләп эшләргә кирәк

22 гыйнвар көнне авыл Мәдәният йортында Екатерина авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Наталья Баранова 2013 елда эшләнгән эшләр һәм агымдагы елга булган бурычлар турында авыл халкы алдында отчет тотты. Авыл җирлеге Советының киңәйтелгән утырышында муниципаль район башлыгы Вячеслав Козлов катнашты һәм чыгыш ясады. Җыелыш башланганчы РҮХ баш табибы Ришат Билалов,...

22 гыйнвар көнне авыл Мәдәният йортында Екатерина авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Наталья Баранова 2013 елда эшләнгән эшләр һәм агымдагы елга булган бурычлар турында авыл халкы алдында отчет тотты. Авыл җирлеге Советының киңәйтелгән утырышында муниципаль район башлыгы Вячеслав Козлов катнашты һәм чыгыш ясады.
Җыелыш башланганчы РҮХ баш табибы Ришат Билалов, РМБ мөдире Александр Еронтьев, социаль яклау бүлеге начальнигы Әлфирә Гайфетдинова, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегеннән Ольга Лаврентьева һәм Мәшгульлек үзәге директоры Луиза Исхакова үз эш юнәлешләре буенча гражданнарны кабул иттеләр. Авыл җирлеге башлыгы Наталья Баранова отчетында авылдагы учреждениеләр эшенә анализ ясалды, эшнең уңай яклары һәм агымдагы елда эшләнәсе эшләр билгеләп үтелде.
Бер ел эчендә Советның сигез утырышы булып узган, гражданнардан кергән 536 мөрәҗәгать каралган. Нигездә, бу социаль өлкәгә кагылышлы сораулар, алар буенча тиешле карарлар кабул ителгән. Авыл җирлеге башкарма комитет эшчәнлеге өлкәсендә ШЯХ буенча кредит рәсмиләштерү (кызганычка каршы, ел нәтиҗәләре кына алынган, ә район буенча 100 йортка - 28), гражданнарны эшкә урнаштыру, урам яктырткычлар, электр санагычларны кабат урнаштыру, территорияне төзекләндерү һәм чистарту, терлекләрнең караучысыз урамда йөрүе һ.б. мәсьәләләр булган. Әлеге барлык мәсьәләләр буенча әле эшлисе эшләр бар, авыл җирлеге Советы депутатларына, җәмәгать оешмаларына таянып, бергәләп, уртак фикергә килеп эшләргә кирәк (кызганычка каршы, җыелышта без депутатлар Раиса Соловьева, Алексей Зяблов, Любовь Гоголькова һәм Николай Финогентовларны күрмәдек),
Чыгыш ясаучы агымдагы елга бурычлар билгеләде, болар - "Китайский" чишмәсенә ремонт ясау, фатирларны хосусыйлаштыру буенча эшләрне төгәлләү, авылны төзекләндерү һәм яшелләндерү эшен дәвам итү, ШЯХ-ны үстерү, эш урыннары булдыру һәм үзкеремнәрне арттыру буенча (2013 елда ул 1,3 млн.сум тәшкил иткән) тагы да ныграк (конкретрак) шөгыльләнергә кирәк.
Авыл җирлеге башкарма комитетына уңышсыз гаиләләр белән (җирлектә мондыйлар 7 гаилә) эшне көчәйтергә кирәк.
Авыл халкы авыл эчендәге юллар торышына, эчә торган суның сыйфаты, өйдә җитештерелгән продукцияләрне (ит, бал) сату, дарулар белән тәэмин итүгә кагылышлы сораулар да бирделәр - аларның барысы да авыл җирлеге башкарма комитеты һәм район җитәкчелеге тарафыннан контрольгә алынды.
Мәктәп коллективының эше турында мәктәп директоры Ольга Смурыгина информация ясады. Мәктәптә 91 бала укый (шуларның 14се - Рус.Чабаксарыннан, 21 се - Яңа Иванаеводан), барлыгы 15 укытучы эшли, бер укытучыга уртача 8 бала туры килә. Уңай яклар белән беррәттән җитешсезлекләр дә бар - ГИА вакытында (сынап карау) өлкән сыйныфларда укучы 9 баланың 4 се аны тапшыра алмаган.
Полициянең участок уполномоченные Рамил Таһиров отчетында авылда эчкечелек очракларының булуы әйтелде, 2013 елда 18 административ беркетмә төзелгән, ә җинаятьләр нибары берәү генә булган (автомобиль урлап китү), ул ачыкланган.
Якын араларда монда участок уполномоченные өчен төзелгән яңа йортка кабат билгеләнгән участковый урнашачак. - Сездә авыл җирлеге башлыгы яңа һәм аңа эшендә булышырга кирәк,- дип билгеләп үтте үз чыгышында район башлыгы Вячеслав Козлов. - Барлык авыл проблемаларын һәм хәл ителмәгән мәсьәләләрне авыл җирлеге башкарма комитетына гына аударып калдыру дөрес булмас иде, аларны бергәләп хәл итәргә кирәк. Язын-көзен авыл эчендәге юлларны тракторлар изеп бетерә, хуҗасыз маллар урамнарны иңләп, утырткан үсентеләрне юк итә, үзәк урамда машинада җилдерәләр - болар бар да үзегезнең кешеләр, маллар да үзегезнеке, бер авыл башлыгы гына бөтен тәртипсезлекләрне карап-күреп бетерә алмый, тәртипне бергәләп салырга, бердәм эш итү кирәк. Авыл проблемаларын хәл итүгә үзара салым (самообложение) да ярдәм итәчәк, республика бюджеты хисабына ул 4 мәртәбә арттырыла.
Район башлыгы җыелган халыкны 2013 елда районның эш нәтиҗәләре, быел планлаштырылган эшләр белән таныштырды (быел Екатерина Бистәсендә күпфатирлы йортка капиталь ремонт үткәрелергә тиеш). Район башлыгы авыл җирлеге башкарма комитетының ШЯХ кредитлары бирү, гаилә фермалары төзү буенча җитәрлек эшләмәвен, кече һәм урта бизнесны үстерү юлы белән яңа эш урыннары булдыру буенча тәгаен эшләү кирәклеген билгеләп үтте һәм күп санлы сорауларга җаваплар бирде.
Екатерина авыл җирлеге Советы һәм башкарма комитетының эше канәгатьләнерлек дип табылды. Аннан Вячеслав Козлов ялгыз пенсионерларны карауда намуслы эшләгән социаль хезмәткәр Марина Кисловага Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк тапшырды. Ә Наталья Баранова 2013 елда лаеклы ялга чыккан юбилярларны котлап, аларга бүләкләр бирде. Җыелыш турында фикерләр туса, шулай ук сорауларыгыз булса, газетабыз сайтында novoshishminsk.ru калдыра аласыз.
Безнең белешмә
Екатерина авыл җирлегендә 263 йорт исәпләнә, 729 кеше теркәлгән, даими яшәүчеләр - 631. Пенсионерлар - 172, эшкә сәләтле халык - 305, эшсезләр - 52 кеше, 18 яшькәчә булган балалар - 145, студентлар - 45.
2013 елда 16 кеше үлгән, 1 бала туган, туйлар булмаган. Екатерина Бистәсендә буш йортлар - 8, Яңа Иванаевода -7.
Халыкта 124 җиңел автомобиль һәм 21 трактор бар, 3 кибет эшли.
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев