Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бергәләп киңәштеләр

27 гыйнварда Черемухово Бистәсендәге мәдәният йортында 2014 елда авыл җирлегенең эшчәнлегенә йомгак ясалды. -Узган елда җыенда халыкның тормыш дәрәҗәсенә, инфраструктураны үстерүгә кагылышлы күтәрелгән 11 мәсьәләнең күпчелек өлеше уңай хәл ителде, - дип башлады үзенең отчетын АҖ башлыгы Елена Корнева. Елена Корнева Бистә халкының олыгаюын искәрде: 273 йортның 138-ендә пенсионерлар яши....

27 гыйнварда Черемухово Бистәсендәге мәдәният йортында 2014 елда авыл җирлегенең эшчәнлегенә йомгак ясалды.
-Узган елда җыенда халыкның тормыш дәрәҗәсенә, инфраструктураны үстерүгә кагылышлы күтәрелгән 11 мәсьәләнең күпчелек өлеше уңай хәл ителде, - дип башлады үзенең отчетын АҖ башлыгы Елена Корнева.
Елена Корнева Бистә халкының олыгаюын искәрде: 273 йортның 138-ендә пенсионерлар яши. Шуңадыр, мал асраучы хуҗалыклар да азайган. 2014 елда 14 кеше ШЯХ кредиты алган, тулаем 100 йортка 6 кредит алынган. Башка АҖ белән чагыштырганда - бу түбән күрсәткеч. 273 йортның 105-ендә тавыклар, куяннар гына асрала, 54 йортта бернинди мал-туар, кош-корт юк. Хуҗалыкларда 280 баш МЭТ асрала, шуның 110 башы - сыерлар, 2013 ел белән чагыштырганда МЭТ саны 15 кә кимегән, субсидия аркасында 10 баш сыер арткан. Дуңгызлар, сарыклар һәм кәҗәләр саны да кимегән. Кызганычка каршы, Черемухово Бистәсендә дә 2014 елда тапшырылган сөт өчен акча алып бетермәгәннәр. 2014 елда республика программасы буенча Бистә эчендәге Совет урамында 880 метр озынлыкта (4 млн. 429 мең сумлык) юл түшәлгән, спорт мәйданчыгы төзелгән (1461 мең сумга төшкән). Җирле бюджет акчасына су бирү башнясы ремонтланган, 100 метр су торбасы салынган, Яр буе урамындагы җимерек юл ремонтланган, урамнарны яктыртучы лампалар, санагычлар, фотореле алыштырылган. Меценат Альберт Фәхретдинов ел саен Бистәгә ярдәм итеп тора. 2014 елда да ул АҖ башкарма комитет бинасын ремонтлауга 100 мең сум акча биргән.
2015 елда Бистәдә авыл ихтыяҗларына үзара салым буенча референдум үткәреләчәк. Җыенда гомуми тавыш бирү юлы белән хуҗалык бурычларын конкрет планлаштыру өчен инициатива төркеме сайладылар, һәр кешедән 300 сум взнос җыюны хәл иттеләр. Әлеге һәм республикадан бүлеп бирелгән акчалар күп кенә проблемаларны (көнкүреш чүп-чарларын чыгару өчен транспортка, авылда төзекләндерелгән чишмә юк һ.б.) хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Черемухово Бистәсендә хуҗалык итүче эре субъект - "Кулон" Агрофирмасы" ҖЧҖ булу да файдалы - хезмәткә сәләтле халыкның өчтән бере шунда эшли. Агрофирмадан ярдәм дә сизелерлек. Мисал өчен, үз ихтыяҗлары һәм халык ихтыяҗлары өчен дә үләт базларын яңадан үзгәртеп кору. Җыенда "Кулон" а/ф" ҖЧҖ генераль директорының беренче урынбасары Наил Ялилов чыгыш ясады.
Әмма авылның муллыгы, иминлеге һәм тышкы күренеше халыкның үзеннән дә тора. Бистәдә авылны төзекләндерүдә һәм яшелләндерүдә актив катнашучы, битараф булмаган инициативалы кешеләр бар, болар: Сергей Павлухин, Сергей Лобанов, Иван Корнев, Василий Савельев, Павел Сальцин, Петр Софонов.
2015 елда, Бистәнең 285 еллыгына, авылны уңай үзгәрешләр көтә. Монда яңа мәктәп ачачаклар, күп фатирлы торак йортны ремонтлаячаклар, урамдагы яктырткычларны яңадан торгызачаклар, юл-урам челтәрләрен тәртипкә китерәчәкләр, халык катнашында яңа парклар һәм аллеяләр ясаячаклар.
-Авыл яши һәм үсә, - диде район башлыгы урынбасары Надежда Попкова, - әмма төп тәнкыйть (кимчелек) - терлекләр санының һәм ШЯХ кредитларының аз булуы.
Халык буаны ремонтлау, терлекләрне якынрак урында көтү, телетапшыруларның начар булуы кебек мәсьәләләрне күтәрде. Аларга җаваплар да алдылар: буаны ремонтлау эшенә "Татмелиорация" ҖЧҖ алыначак, телевизор өчен хәзер санлы приставка кирәк, ә көтүлек өчен урыннар "Кулон" ҖЧҖ һәм халык арасында уң һәм сул якларга бүленгән.
Иске зиратны киңәйтү - иң борчыган мәсьәләләрнең берсе булды. Җир участогын рәсмиләштерүгә Казаннан уңай җавап бирмиләр икән.
Сүз дә юк, черемуховолылар бу проблеманы дә хәл итәчәкләр, чөнки алар җыенга киңәшләшер өчен килгәннәр бит. Халыкның җирле властька ышануын аның эшен бертавыштан канәгатьләнерлек дип бәяләүләре дәлилли. Җыен бүләкләр тапшыру белән төгәлләнде. Сугышта катнашучының тол калган хатыны, хезмәт ветераны һәм тыл хезмәтчәне Нина Горбунова 96 яшь тулу уңаеннан бүләккә тиенде, сугыш ветераны Семен Карточкинга да (96 яшен тутырган) бүләк тапшырдылар, "Кулон" ҖЧҖнең җирле бүлекчәсе җитәкчесе Александр Килеев һәм авылның лаеклы, мөхтәрәм кешеләре дә бүләккә ия булдылар.
Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев