Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

безгә министр килде

Чәр­шәм­бе көн­не, 30 июнь­дә, ТР Премь­ер-ми­нистр урын­ба­са­ры - ТР Авыл ху­җа­лы­гы һәм азык-тө­лек ми­нист­ры Ма­рат Әх­мә­тов без­нең ра­йон­да бу­лып кит­те. Эш­че сә­фә­ре ба­ры­шын­да ул урып-җыю эш­лә­ре­нең ба­ры­шы бе­лән та­ныш­ты, авыл ху­җа­лы­гы предп­ри­я­ти­е­лә­ре җи­тәк­че­лә­ре, авыл җир­лек­лә­ре баш­лык­ла­ры, авыл ху­җа­лы­гы ида­рә­се бел­геч­лә­ре, ра­йон үзә­ге оеш­ма­ла­ры җи­тәк­че­лә­ре бе­лән оч­раш­ты. Ев­ге­ний СТА­РОВ

Ра­йон баш­лы­гы Вя­чес­лав Коз­лов оза­ту­ын­да ми­нистр вер­то­лет­та Яңа Чиш­мә ра­йо­ны кыр­ла­рын ка­рап әй­лән­де. Ан­нан Акъ­яр авы­лы янын­да­гы ба­суда ("Та­тарс­тан" а/ф-ның Акъ­яр бү­лек­чә­се) ра­йон ак­ти­вы бе­лән оч­раш­ты. Оч­ра­шу­дан ми­нистр ка­нә­гать кал­ды, авыл ху­җа­лы­гы проб­ле­ма­ла­ры ту­рын­да ачык дус­та­нә сөй­лә­шү бул­ды, Ма­рат Әх­мә­тов күп ке­нә ху­җа­лык җи­тәк­че­лә­ре бе­лән кул би­реп кү­реш­те, җы­ел­ган ха­лык­ның күп сан­лы со­рау­ла­ры­на җа­вап­лар бир­де. Ми­нистр ба­су­да ра­йон ху­җа­лык­ла­рын­да кул­ла­ны­ла тор­ган бөр­тек­ле куль­ту­ра­лар ор­лык­ла­рын, үс­те­рел­гән авыл ху­җа­лы­гы куль­ту­ра­ла­ры үр­нәк­лә­рен ка­ра­ды. Ту­ла­ем, ми­нистр ра­йон­да бар­ган урып-җыю эш­лә­ре­нә уңай бәя бир­де. "И­ген­нәр уңы­шы ча­гыш­тыр­ма­ча әй­бәт. Иген­че­лек куль­ту­ра­сын ях­шыр­ту бу­ен­ча эш баш­ка­ры­лу си­зе­лә. Тик ты­ныч­ла­ныр­га яра­мый, эш­не нык­лык, үҗәт­лек бе­лән алып ба­рыр­га ки­рәк. Бү­ген­ге­се көн­дә төп бу­рыч - урып-җыю эш­лә­рен оп­ти­маль срок­лар­да үт­кә­рү, сый­фат­ка нык­лы игъ­ти­бар би­рү. Һәр ком­байн­га конт­роль бул­ды­рыр­га. Бы­ел­гы­сы ел­да югал­ту­лар­га юл ку­яр­га яра­мый", - дип ис­кәр­де Ма­рат Әх­мә­тов. ТР Авыл ху­җа­лы­гы һәм азык-тө­лек ми­нист­ры сүз­лә­ре­нә ка­ра­ган­да, Яңа Чиш­мә ра­йо­ны авыл ху­җа­лы­гын үс­те­рү өчен зур по­тен­ци­ал­га ия. "Бул­ган бар­лык ре­сурс­лар­ны эш­нең нә­ти­җә­ле­ле­ген арт­ты­ру­га юнәл­тер­гә ки­рәк", - дип ас­сы­зык­ла­ды ул. "Соң­гы көн­нәр­дә рес­пуб­ли­ка­быз тер­ри­то­ри­я­сен­дә явып үт­кән яң­гыр­лар­ның ку­ку­руз уңы­шы­на, са­бан бо­дае ба­ша­гы ту­лу­га, күпь­ел­лык үлән ба­су­ла­ры­на (икен­че кат ча­бу өчен) фай­да­сы ти­я­чәк", - дип бил­ге­ләп үт­те. Ра­йон баш­лы­гы Вя­чес­лав Коз­лов министр­га урып-җыю эш­лә­ре­нең тем­пы, иген­нәр­нең 24 про­цент мәй­дан­да урып-җы­е­лу­ын хә­бәр ит­те. Уңыш урып-җыю чо­рын­да ра­йон­да 4 күч­мә әләм бул­ды­рыл­ды - өче­се ком­байн­чы­лар (ком­байн төр­лә­ре­нә ка­рап) һәм бер­се ком­байн­нар­дан ын­дыр та­ба­гы­на аш­лык та­шу­чы­лар ара­сын­да. Эш­кә 5 көн са­ен йом­гак яса­ла. Күч­мә әләм­нәр­не һәм ак­ча­ла­та пре­ми­я­ләр­не ра­йон баш­лы­гы, ра­йон баш­кар­ма ко­ми­те­ты җи­тәк­че­се һәм авыл ху­җа­лы­гы ида­рә­се на­чаль­ни­гы тап­шы­ра.

Урып-җыю эш­лә­ре­нең бар­лык комп­лек­сы нә­ти­җә­лә­ре бу­ен­ча иң ях­шы ком­байн­чы җи­ңел ав­то­мо­биль бе­лән бүләк­лә­нә­чәк. Ат­на са­ен урак көн­дә­ле­ге бас­ты­рып чы­га­ры­ла. Ма­рат Әх­мә­тов са­бан куль­ту­ра­ла­ры­ның то­ры­шы бе­лән кы­зык­сын­ды. Ми­нистр­лык­та­гы бел­геч­ләр­гә шал­ты­ра­тып, ми­нистр кай­бер со­рау­лар­га аны­клык керт­те һәм ту­лы җа­вап­лар бир­де. Ди­зель ягулы­гы, ми­не­раль аш­ла­ма­лар алу­га, алын­ган тер­лек­ләр өчен до­та­ци­я­ләр, авыл хал­кы та­ра­фын­нан тап­шы­рыл­ган сөт­кә суб­си­ди­я­ләр, сөт өчен ху­җа­лык­лар бе­лән исәп-хи­сап ясау, бел­геч­ләр өчен то­рак тө­зе­ле­ше­нә суб­си­ди­я­ләр - ху­җа­лык җи­тәк­че­лә­ре һәм авыл җир­лек­лә­ре баш­лык­ла­ры­ның ми­нист­рга би­ргән со­рау­ла­ры­ның әле бу ту­лы исем­ле­ге тү­гел. М.Г. Әх­мә­тов авыл ху­җа­лы­гы оеш­ма­ла­ры җи­тәк­че­лә­ре­нә эш­че­ләр­гә хез­мәт ха­кын арт­ты­рыр­га куш­ты. М.Г. Әх­мә­тов бар­лык со­рау­лар­ны да ТР Пре­зи­ден­ты­на җит­ке­рер­гә сүз бир­де һәм алар күп­ме­дер дә­рә­җә­дә хәл ите­лер, ди­гән өмет­тә ка­ла­быз.

Ка­зан­га очар ал­дын­нан, ми­нистр иген­че­лә­ре­без­гә урып-җыю эш­лә­рен­дә уңыш­лар те­лә­де.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев