Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Безгә суүткәргеч килә. Менә!

Яңа Чишмә районының Әдәмсә авылында ике километр ярым озынлыкта яңа суүткәргеч сузылды, 4 гидрант урнаштырылды. Шушы эшкә авыл халкы сөенеп туя алмый.

Әйтик, хезмәт ветераны, пенсионер Хамәтзариф Мөлеков беренче чиратта бу эш өчен авыл җирлеге башлыгы Любовь Котовага рәхмәт укый. Ул безгә тимер торбаларның 70 нче еллардан бирле җир астында ятып, күгәреп-череп бетүләре, шунлыктан гел су агып яту, кулланучыга килеп җитә алмавы хакында сөйләде. "Любовь Степановна авыл җирлеге башлыгы булгач, шул күренешкә игътибар итеп, беренче эш итеп шушы эшкә кереште. Аның аркасында без сулы булдык, - дип йомгаклады сүзен ветеран. - Шушы проблеманы хәл итүгә керешү бик җиңел бирелмәгәндер.
- Эшне нидән башладыгыз, - дип сорадык Әдәмсә АҖ башлыгы Любовь Котовадан.
-Беренче эшем - район хакимиятенә бару булды, анда хуплап, ниндидер киңәш биреп, ярдәм иттеләр. Тиздән "2013 елга чаклы авылларны үстерү" программасы буенча безгә 300 мең сумга якын акча бүлеп бирделәр, шушы акчага без бер километр су челтәре үткәреп, 2 гидрант урнаштырдык. Тик моның белән генә тынычланып калмадык: хатлар яздык, конкурсларда катнаштык (грантларга) һәм нәтиҗәдә акчаны максатчан файдалануга (нәкъ менә суүткәргечләргә) 1 миллион сумлык грант оттык. Әлеге акчаларга 1 км 200 метр озынлыкта суүткәргечләрне алыштырдык һәм тагын 2 гидрант урнаштырдык. Иске суүткәргеч зират территориясеннән узганга, эшләр бераз кыенлашты. Хәзер, анда чокыр казымас өчен, суүткәргечне башка җирдән салдык. Быел безгә тагын 280 мең сум акча бүлеп бирделәр, бу акчаларга без тагын 450 метр суүткәргеч урнаштырдык. Бер урамда суүткәргеч линияләрне төгәлләү өчен без җирле бюджет акчаларын да өстәдек. 2015 елда су белән тәэмин итү эшләрен тулысынча бетерергә (ә бу 3 чакрым тирәсе) һәм әлеге мәсьәләне озак елларга күтәрмәскә ниятлибез. Хәзер проект әзерләнә. Беренче адым авыр булды, әмма сукмак салынган һәм без шуннан ахыргача барырга тиешбез, - ди АҖ башлыгы.
Лариса ФЕДОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев