Безне чиркәү берләштерә
Күптән түгел Черемухово Бистәсендә матур чәчәкләргә күмелгән оазис пәйда булды: әле күптән түгел төзелгән яңа чиркәү бинасын пөхтә итеп салынган сукмаклар, төрледән-төрле чәчәк түтәлләре уратып алган. Чиркәү чәчәкләргә күмелеп утыра, диярсең. Бу матурлыкны кемнәр тудырган соң? - Без авылыбызда православие чиркәве пәйда булуны күптән көттек, - дип сөйли авыл җирлеге...
Күптән түгел Черемухово Бистәсендә матур чәчәкләргә күмелгән оазис пәйда булды: әле күптән түгел төзелгән яңа чиркәү бинасын пөхтә итеп салынган сукмаклар, төрледән-төрле чәчәк түтәлләре уратып алган. Чиркәү чәчәкләргә күмелеп утыра, диярсең. Бу матурлыкны кемнәр тудырган соң?
- Без авылыбызда православие чиркәве пәйда булуны күптән көттек, - дип сөйли авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Е.А. Корнева. -2011 елның көзендә шушы хыялыбыз тормышка ашты. Меценат А.Ш. Фәхретдинов акчасына авыл уртасында (үзәк урамда) яңа чиркәү торгызылды. Ул хәзер эшли. Аллаһ йортын бизәүгә үз өлешебезне кертү өчен без, авыл кешеләре, аның тирәсенә чәчәкләр утыртырга булдык.
Яз көне биредә эш кайнады. Башта "Кулон" агрофирмасы көче белән туфрак китертелде. Мәктәп директоры В.С. Курбатова җитәкчелегендә югары сыйныф укучылары, педагоглар, бюджет оешмаларында эшләүчеләр туфрак ташып клумбалар ясадылар. Безгә Чистайдан килгән Сергий атакай киңәшен тотып, приход советы оештырылды, аңа 10 кеше керә. Хәзергесе вакытта территорияне төзекләндерү - түтәлләргә су сибү, утау эшләре белән алар һәм приход кешеләре шөгыльләнә. Болар: З.Г. Слимова, А.А. Савельева, С.Г. Насейкина, М.Г. Отавина, Р.Г. Ханжина, Е.А. Слимова, Л.Ф. Талаева, М.И. Корнева, Н.А. Корнева, А.М. Зубовалар. Мәхәллә советының төп өлешен пенсионерлар тәшкил итә. Алар арасында Н.И. Зубова бик актив эш итә. Алар сөйләшеп-киңәшеп, бердәм рәвештә эшкә чыгалар. Әлбәттә, тышкы якны төзекләндерүдә төп эшләрне мәктәп: укучылар, укытучылар башкара. Быел төзекләндерү буенча алда атап үтелгән волонтерлар (араларында АМЙ, китапханә хезмәкәтрләре дә бар) чиркәү тирәсендәге койманы буядылар. Хәзер, иконостас урнаштырылгач, ир-атларга да эш табыла. Бина эчендә В.Ф. Слимов, И.И. Слимов, Л.М. Ерофеев, Н.М. Абрамов актив эшлиләр. С.Н. Шебалдин үз чапкычы белән койма читләрен (тирәсен) чаба. Барлык эшләр үз ихтыярларында башкарыла.
Иганәчеләр дә байтак. 40 ел элек Черемухово мәктәбен тәмамлаган, хәзер Яр Чаллыдагы физкультура институты ректоры булып эшләүче А.С. Кузнецов үлгәннәрне искә алу тәресе сатып алуга 43 мең сум акча бирде. Пилишиннар гаиләсе купел алырга 45 мең сум акча бирде. Бистәгә шушы авылда туып үскән кешеләр дә, чит шәһәрнекеләр дә балаларын чукындырырга, машиналарын изгеләндерергә махсус кайталар. Чиркәүдә иконалар, шәмнәр, кечкенә тәреләр, дини китаплар сатып алырга да мөмкин.
Без чиркәү өчен бик шатбыз. Хәзер һәр кеше теләгән вакытта Аллаһ йортына килеп вафат булган туганнары, якыннары рухына, дөньялыкта яшәүчеләренең сәламәтлекләрен, озак яшәүләрен сорап дога кыла ала. Чиркәү авыл халкын бер гаилә итә- берләштерә, күмәкләшәп догалар уку шатлыгы бирә, православие дине өйрәткән һәм христианнарның тормышына хас уртаклык - бергәлек хисе уята.
Язманы Ольга Иванова әзерләде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев