Безнең Гөлгенә – дөнья һәм Европа чемпионы
Тубылгы Тау урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы спорт мастеры кандидаты Гөлгенә Исмәгыйлова Керчьта (Украина) үткәрелгән дөнья һәм Европа Чемпионатында гер спорты мастерларының Халыкара конфедерациясе алтын медаленә лаек булган. Спортта төрле дәрәҗәдәге җиңүләргә ирешкән, яңа гына дөнья чемпионкасы булган кызны Яңа Чишмә районының иң көчле гер күтәрүчеләрен тәрбияләүче тренер Ринат Гатин...
Ел саен БЯСМ тренеры һәм Тубылгы Тау мәктәбенең физкультура укытучысы Ринат Гатин үз укучылары белән гер спорты буенча төрле ярышларга йөри. Ә бервакыт, үз мөмкинлекләрен исәпләп, ул нишләп соң әле аларга планетаның иң яхшы гер күтәрүчеләре белән көч сынашып карамаска, дигән карарга килә. 1995-97 елда туган укучылар арасында Керчьтагы (Украинада) дөнья һәм Европа чемпионатына Гөлгенә үзенең тренеры Ринат Гатин белән гер спортының Халыкара Федерациясе чакыруы буенча бара. Әле 2011 елда ук бу сәләтле спортчы кызны җитди оешма истә калдырган була (Гөлгенә ул вакытта, Чемпионатта беренче тапкыр катнашып, көмеш медаль яулый). Ә менә аның быелгы бик шәп җиңүе булмый калырга да мөмкин иде бит! Беренчедән, акча булмау аркасында, Керчька бару мәсьәләсе хәл ителми торган. Ярышлар башланыр көннәрдә генә диярлек Яшьләр эшләре буенча бүлек начальнигы Ольга Лаврентьева акча таба алган, ә ара якын түгел, тренер исә спортчы кыз белән ярышларга соңга кала язганнар. Икенчедән, күптән түгел армрестлинг буенча район ярышларында Гөлгенәнең кул чугы сеңере тартылган була. Һәм өстәвенә, чемпионатка ике көн кала ул салкын тидерә. Поездда барганда халык чаралары белән (бал, үләннәр) температураны төшерәләр, таблетка эчәргә ярамый - допинг комиссиясе тарафыннан тыела. Дөнья һәм Европа чемпионатында Германия, Франция, Украина, Белоруссия, Үзбәкстан, Казахстан - барлыгы 18 ил катнашкан, ә Татарстан командасы ярышларны оештыручылар арасында иң көчлеләрнең берсе булып санала. Гөлгенәнең ярышташлары (60 кг-га чаклы авырлык үлчәмендә) аның белән яшьтәш 6 кыз булган, өч минутта 12 кг-лы герны 86 тапкыр күтәрү, җитмәсә кул чугы сеңере тартылган килеш, җиңел генә бирелми. Тиресен суйдырган, сөялләнеп беткән уч төбе шуңа дәлил булып тора. Әлеге җәрәхәтләре аңа 16 килограммлы гер белән үз уңышын кабатларга комачаулаган. Аны 10 минутта 100 мәртәбә күтәреп, шушы төр ярышта ул III урынны яулый. Җиңүче кызга тапшырылган 2 медаль һәм грамотадан тыш, гер спортын үстерүдә хезмәттәшлек һәм булышлык итүе өчен дөнья Чемпионатны оештыру комитетының Рәхмәт хатын аның остазы ала.
Спортта теләсә нинди җиңү еллар буе кискен көрәш һәм даими тренировкалар ясау бәрабәренә бирелә. Гөлгенә гер белән 13 яшеннән атнасына 6 шар сәгать буе шөгыльләнгән. Махсус күнегүләр комплексы йөгерүне, сикерүне, штанга белән чүгәләүне һәм физик чыдамлыкка махсус күнегүләрне дә үз эченә ала. Гер күтәргәнче, ул үзен армрестлингта, штанга күтәрүдә сынап карый. Аның спортның көч таләп итә торган төренә карата сәләтле булуын сизеп, тәҗрибәле тренер аңа гер спорты белән шөгыльләнергә тәкъдим итә.
-Вакыт минем ялгышмавымны күрсәтте. Ул бик тырыш һәм эш сөючән кыз. Хәзер минем 12 укучыдан торган төркем бар, алар арасында 3 кыз. Киләсе елда чемпионатка тагы да әзерлеклерәк төркем белән барырга ниятлим, - дип үз фикере белән уртаклашты тренер.
Тыйнак, сөйкемле Гөлгенә көч таләп итә торган спортка гына омтылмый. Аның мавыгулары байтак: ул бик матур җырлый, шигырьләр ярата, аларны үзе дә яза. Күптән түгел Алексеевскида үткән сәнгатьле итеп шигырь уку буенча республика конкурсында 1 урынны яулаган. "Ягез әле, кызлар!" конкурсында да җиңгән. Кыскасы, Гөлгенә кино герое кебек- "активистка да, спортчы да, бик чибәр дә".
21 майда Казанда җиңүчеләрне каршы алганда чемпион кыз турында видеосюжет төшерелгән, аны "Вести-Татарстан" тапшыруында күрсәтергә вәгъдә иткәннәр. Татарстан һәм Россия әләмнәре, гимн һәм көчле алкышлар белән җиңүче кызны бөтен мәктәп, авыл халкы каршы ала. Өстәвенә, чемпион титулын Гөлгенәнең үзенә 16 яшь тулу көне алдыннан яулавы тагы да күңелле (ул аны бүген билгеләп үтә). Әлеге җиңүе аның тренерының туган көненә дә (31 майда) бүләк булган.
Әгәр куллары бераз җайланса, җәрәхәтләре төзәлсә, бәлки Гөлгенә бүген гер спорты мастеры Н. Җеребцов истәлегенә республика ярышларында да катнашырга мөмкин. Яшь спортчы кызга яңа җиңүләр телибез!
Ольга ИВАНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев