Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Безнең үзәк алда

Районның Мәшгульлек үзәге 2013 елдагы эш нәтиҗәләре буенча ТР-да иң яхшысы булган.

ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы "ТР да иң яхшы мәшгульлек үзәге" дип аталган смотр-конкурсын үткәрү барышында Яңа Чишмә мәшгульлек үзәге барлык күрсәткечләр буенча алда баруын билгеләгән.
-Безнең үзәкнең төп күрсәткече - эшсезлек дәрәҗәсенең кимүе, - дип сөйли үзәк начальнигы Луиза Исхакова, - һәм бу безнең төп җиңүебез. Узып баручы елда безнең 4 белгечтән торган коллектив тарафыннан гражданнарга һөнәри юнәлеш бирү буенча зур эш башкарылган иде. 27 кешене һөнәри белем алу өчен укырга җибәрдек - безнең район өчен бу зур күрсәткеч. Үзмәшгульлек программасы буенча 9 кеше шәхси эшмәкәр булды. Җәйге чорда 70 укучы эшкә урнаштырылды. Инвалидлар өчен махсус эш урыннары булдырыла. Ел нәтиҗәләре буенча Яңа Чишмә Мәшгульлек үзәге беренче ел гына лидер түгел инде. Бу аларның икенче кубогы һәм биштән артык дипломга ия булганнар.
Лариса ФЕДОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев