Безнекеләр финалга чыкты
1 ноябрьдә Чистай шәһәрендә Татарстан Республикасы муниципаль районнарының, шәһәр округларының җирле үзидарә органнары, башкарма властьның дәүләт органнары территориаль бүлекчәләре хезмәткәрләре арасында Спартакиада булып үтте.
Зона Спартакиадасында Әлки, Алексеевск, Яңа Чишмә, Нурлат, Спасс, Чирмешән һәм Чистай районнары вәкилләре катнашты. Ярышлар спортның сигез төре: волейбол, мини-футбол, шашка, шахмат, гер спорты, өстәл теннисы, бадминтон, җиңел атлетика буенча узды.
Яңа Чишмә муниципаль район командасы составына авыл җирлекләре башлыклары һәм секретарьлары: Җ. Р. Гайфетдинов (Зирекле), Д.С. Гайнуллин (Акъяр), И. С. Хорькова (Екатерина Бистәсе), Р.Г. Трунова (Красный Октябрь), Җ. М. Җәләлетдинов (Акбүре), П. К. Петров (Чуваш Чабаксары), В. Г. Садыйков (Әдәмсә), Н. А. Сердюк (Архангел Бистәсе), Ф. К. Фәттахов (Тубылгы Тау), В.М. Веретенников (Ленино), Н. В. Пашутин (Яңа Чишмә), Р. Р. Миръякупов (Шахмай), Яңа Чишмә муниципаль районы башкарма комитеты һәм Советы, дәүләт гражданлык хезмәте хезмәткәрләре: О. А. Лаврентьева, А.Т. Краснова (ОДМСиТ), А.Р. Әхмәтҗанова (опека), Е.В. Кононерова (гомуми бүлек), Д.М. Ермолаев( финанс-бюджет палатасы), Т.Н. Маланчева (мәдәният бүлеге), А.И. Янов (мәгълүматлаштыру бүлеге), К.Г. Семеняк, И.М. Ибраһимов (ТР Казначылыгы), О.С. Сабирҗанова (ПИЗО) керде.
Командалар гер спорты буенча - беренче, бадминтон буенча - икенче, өстәл теннисы буенча - икенче, шашка буенча - икенче, мини-футбол буенча өченче урынны яуладылар. Гомумкоманда исәбендә безнең команда мактаулы беренче урынны яулап, 30 нчы ноябрьдә Казанда үтәчәк финалга чыкты. Командаларны БЯСМ укытучылары В.В. Кузнецов, С.Н. Финагентов, Е.П. Логинов хәзерләде. Башкалада үткән ярышларда да безнең район сынатмас, дип өметләнәбез.
Ольга Лаврентьева, Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев