Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Бәхетле балачак бәйрәме“

1 июнь - Балаларны яклау көнендә "Олимп" УСЗ каршындагы мәйданчыкта төрле яшьтәге малайлар һәм кызлар катнашында "Бәхетле балачак бәйрәме" булып узды.

Спорт комплексы каршындагы мәйданчык елдан-ел төзекләнә, яңа төс ала бара - балаларга бәйрәмдә генә түгел, ә һәр көннәрен күңелле итеп үткәрер урын бар. Чара башланганчы кечерәк яшьтәге балалар таган, турник тирәсендә мәш килделәр, ә зуррак яшьтәге ир балалар ачык спорт мәйданчыгында "Күн туп" (БЯСМ) турнирына әзерләнеп, эшлекле кыяфәт күрсәтеп, аякларын язылдырып алдылар. Балалар тиз арада "аквагрим" һәм "аквататуировка төшерү өчен "Кайгырту" ХСХКҮ белгечләрен уратып алдылар. Мәсәлән, фломастер ярдәмендә балаларның йөзе күз алдында көлкеле җәнлек танауына әйләнде. Бәйрәм дәвамында ул урында эш "кайнап" торды, беркемне дә кире какмадылар. Татлы мамык сатучылар яныннан да балалар өзелмәде. "Жемчужина" бассейнына якынрак урында квадроцикллар, балалар автомобильләре һәм батут урнаштырылган иде - алар тирәсендә дә балалар байтак булды. Бәйрәмне, балаларны каникул башлану белән котлап, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк ачып җибәрде. Ул балаларга җәй буена бай эчтәлекле уен программалары һәм күңелле ял вәгъдә итте. Ә бәйрәмдә ниләр генә юк иде! Мәдәният бүлеге БСМ белән берлектә балалар җырларын башкаручы яшь артистлар концертын әзерләгәннәр, монда балалар үзләре дә кушылып җырладылар.
Мәгариф бүлеге һәм аграр яшьләр берләшмәсе балаларны кәгазьдә рәсем ясарга чакырганнар. Яшьләр эшләре буенча бүлек җитәкчелегендә шундый ук иркен мәйданчыкта асфальтта рәсемнәр конкурсы игълан ителгән иде. Төп темалар - "Минем өем", "Минем Ватаным", кайбер әниләр үзләре дә әлеге иҗат эшенә кушылдылар. "Аквагрим"нан соң катнашучылар саны буенча бу конкурс икенче урынны алды. Зөлфия Бикбова ("Бердәм Россия" җирле бүлекчәсе) кечкенәләр белән сабын куыгы өреп чыгару "эшендә" мәшгуль булды.
Конкурсларда катнашкан өчен һәммәсенә дә кечкенә генә булса да бүләкләр тапшырдылар. Теләкләре булганнар роликларда йөри яки бассейнда йөзә алдылар (болары бүләк йөзеннән иде). Динамикадан яңгыраган балалар җырлары кәефләрне тагы да күтәреп җибәрде.
Җәйнең беренче көне бик тә эссе булды, балаларны бушлай салкын эчемлекләр белән сыйладылар (эшмәкәр Татьяна Порецкая). Гомумән, балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар. Барысы да балалар ялы өчен оештырылган иде. Күңел ачу программаларының исемнәре үк җисеменә туры килеп тора иде, әйтик, "Балалар - тормыш чәчәге", "Һәрвакыт булсын кояш", "Малайлар һәм кызлар, шулай ук аларның әти- әниләре", ә барысы бергә алар "Бәхетле балачак бәйрәме"нә кушылган иделәр.
Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев